top of page

Ф.Зыятов-бакчачы


Төркиядә яшәүче якташыбызның бакчасында

(фотода Фәнис сулда) Якташыбыз – Арча районы Өчиле авылында туып үскән Фәнис Зыятов ике дистә елга якын инде Төркиядә яши. Фәнис хөрмәтле ветераныбыз, тамада, үзешчән сәнгать остасы, озак еллар укытучы булып эшләгән райондашыбыз Фәрхәт Зыятовның улы.

Фәнис безне үзенең яшәешен чагылдырган мәкаләләре белән сөендереп тора. бу мәкаләдә аның бакчасына сәяхәт кылырбыз.

Бакчабыз һәм бакчачыбыз

Безгә җәй көннәре кунакка килгән әти-әни, туганнар, дуслар, авылдашлар яшәгән йортның (апартамент) бакчасын күреп сокланып китәләр. Әйе, сокланырлык шул безнең гөлбакчабыз.

(Фәниснең әнисе Мәрьям апа) ( Айдар Хәлимнең бакчадагы гранат агачына сокланып торган мәле) (Фәнис Айдар Хәлим белән) Гомумән, Төркиядә балаларга уйнар өчен безнең ишегалдындагы кебек мөмкинлекләр сирәк. Ә безнең йортның балалары урамда яисә башка мәйданнарга барып уйнамый. Бала-чага өчен шугалаклар, болганчыклар, төрле уеннар, волейбол, баскетбол уйнау өчен алан бар. Ә инде чәчәкләр, агачлар бизәлеше бәйгесе булса, безнең йорт һичшиксез беренчелекне алыр иде. Анталиядә кыш суык булмагач, гел яшеллек була. Бер атна әфлисун, мандарин, гранат агачлары чәчәк атса, икенче атна розалар, лилияләр, заккумнар, әллә ничә төрле ромашкалар чәчәк ата. Сирень агачлары тәмле исе, матур чәчәге белән килгән кешеләрне таң калдыра.

Бигрәк тә «Ататөрек чәчәге» турында язасым килә. Бу чәчәкнең тагын бер исеме бар — «Яңа ел йолдызы» дип атала. Бу чәчәкне заманында Төркиянең беренче президенты Мустафа Кемал Ататөрек китерткән. Шушы чәчәкне караучы ботаниклар президентның хөрмәтенә ул чәчәккә «Ататөрек чәчәге» дип исем биргән. Бу гөл үзе чәчәк атмый, яңа ярган яфракның төсе кып-кызыл була һәм ул ике айга якын кып-кызыл булып яфрак ярып утыра. Ноябрь аенда яңа ел алдыннан яфрак яргангадыр аның икенче исеме «Яңа ел йолдызы» дип атала.

Сезне ялыктырмыйча гына тагын бер чәчәк турында язасым килә, дуслар! Бу йортка күчкәч көзгә таба көн төнгә авышкач тәрәзәдән өйгә бик тәмле хушбуй исе бәреп керде. Бу исне тоймый калу мөмкин түгел иде. Хатыным белән икебез бер беребезгә карашып, нинди тәмле хушбуй сөрткән берәү, дип уйлап куйдык. Ярар, хуш, икенче көнне шул ук сәгатьләрдә теге «хушбуй сөрткән кеше» тагын өебез турысыннан узып китте. Өченче көнне түзмәдек, икебез дә тәрәзәдән теге кешене күрәсебез килде, ә тышта беркем юк, сәерсендек. Дүртенче көнне дә шул ук хәл. Аннары түзмәдем, күршеләрдән сорадым. Теге «ислемай сөрткән кешебез» безнең «төнге рәхәтлек», «төнге сафа » дигән чәчәк булып чыкты, Чәчәк төнгә таба тәмле исен тарата икән. Менә шундый чәчәкләр, агачлар бар бакчабызда.

Ә кем шөгыльләнә соң бу бакча эшләре белән? Бакчачыбызның исеме — Али. Без барыбыз да аңа Али оста дибез Ул үз эшенең остасы. Аның көн саен иң беренче эше – Анталиянең җәйге эссесендә иртүк торып чирәмнәргә, чәчәкләргә, агачларга махсус җайланмадан су сиптерү. Али оста вакыты җиткәч ул чирәмнәрне һәм агачларны кыркып тора. Агачларга төрле шәкелләр, фигуралар бирә.

— Али оста, бакча эшләреннән туйган чакларың буламы? — дип сорадым мин аннан бервакыт.

– Нигә сорыйсың? — диде елмаеп.

— Синең турыда якташларыма язасы идем, сине татарларга танытам, — дигәч эшен читкә куеп аңлата башлады:

— Адвокатым, күршем, (ул миңа ара-тирә шулай эндәшә Ф.З.) менә бу матурлыкны, яшеллекне, агачларны Раббым безгә хозур алсыннар өчен барлыкка китергән. Аллаһның яраткан бу яшеллеген мин сөенеп карыйм, сулыйм, чистартам. Аның шушы яшеллеген кадерләп караганым өчен теге дөньяга савап җыямдыр дип уйлыйм. Эшемне яратып башкарганым өчен ару–талуны белмичә эшлим.

Чынлап та шулай бит, бөтен нәрсә, яшеллек, табигать, ризык, сулар, болытлар, кояш, ай, йолдызлар, җир, су, туфрак… Безнең өчен, кешеләр өчен. Ә без бу нигъмәтләрнең кадерен беләбез микән?

Фәнис Зыятов.

Төркия

Featured Posts
Recent Posts
Archive
Search By Tags
Follow Us
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square
bottom of page