top of page

 Мәчетләребез

 Яңа Кенәр

                       Тарих

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләгә барча мактау, дан һәм хөрмәт булсын!

Барлык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән, үзенең тормышы белән безгә күркәм үрнәк булган, сабырлык белән саф, гадел гомер кичергән, кешеләрнең күңелләрендә изгелек, мәрхәмәтлек уята белгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Аллаһның рәхмәтләре һәм сәламе булсын!

   Ошбу Яңа Кенәр авылында архивтагы язулардан күренгәнчә, октябрь инкыйлабына кадәр авылыбызда биш мәхәллә эшләп килгән. Биш вакыт намаз укылган һәм башка дини йолалар башкарылган. Өлкән буын вәкилләренең сөйләве буенча 1936 елның җәй аенда соңгы мәчетнең манарасы киселә.

Вакытлар уза һәм илебездә димократия җилләре исә башлый. Яңадан мәчетләр торгызыла, мәдрәсәләр ачыла,гаид намазлары укыла башлый. 1992 елны Казанда Кабан арты мәчетендә “Ислам дине кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ачыла. Авылыбыз егете Ирек Галиев озак уйлап тормый, мәдрәсәгә укырга керә. Ике ел укыганнан соң авылыбызга кайта. Авылда дини вазифаларны башкарган бабайлар белән очраша. Алар бер авыздан Ирекнең дини вазыйфаларны башкаруны үз өстенә алуын хуплыйлар. Авылда гаид намазларын Ирек хәзрәт алып бара башлый. Җеназа уку да һәм башка вазифаларда тәртип салына.

1994 елның җәй ае аеруча истәлекле авылыбыз өчен, чөнки ошбу вакытта хатын-кызлар хәзрәткә дин гыйлемен өйрәтүен сорап киләләр. Шулай итеп авылыбызда дини дәресләр алып барыла башлый. Хатын-кызлар  мәктәп директоры Надия Фатыховага мөрәҗәгать итәләр, Аллаһның рәхмәте белән Надия ханым каршы килми һәм дәресләр мәктәптә уздырыла башлый. Дәресләргә алтмышка якын хатын-кыз йөри. Аларның күбесе инде гур иясе. Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын, Үзенең мәңгелек җәннәтләрен насыйп итсен!

Кышкы айларда укуларга Таһир исемле егет катнаша башлый. Һәм егетләр киңәшләшеп, мәчет төзелешен торгызып җибәрү уе белән яна башлыйлар.

Мәчет сала башлауның кыскача тарихы:

1991 елнының җәендә авылыбызның өлкәннәре мәчет салу өчен акча җыюны башлап җибәрәләр. Оешма җитәкчеләре киңәшләшкәннән соң, Балтач поселыгында салынган мәчет проектында тукталалар. 1993 елның 18 октябрендә мәчеткә нигез салына. Ошбу елны заманның күп кенә сәбәпләре аркасында мәчет  төзелеше туктап кала.

Егетләр  үзидарә җитәкчелеге белән берлектә авылыбызның мәдәният йортында җыен оештыралар. Җыенга авылыбызның өлкәннәре һәм оешма җитәкчеләре чакырыла. Җыенда төрле сораулар һәм тәкъдимнәр була. Мәхәлләнең имамы итеп, Ирек хәзрәт сайлана. Төзелешне алып баруны Рәгыйб ага үз өстенә ала. Һәм ниһәять 2 ноябрь 2001 елда мәчет файдалануга тапшырыла.

1994 елда башланган укулар туктамый дәвам итә. 1997 елның 4 нче  июль көнне авылыбызның яшь техниклар сараенда торгынлык елларыннан соң беренче тапкыр азан әйтелеп, җомга намазы укылды. Әлхәмдүлилләһ, хәзерге вакытка хәтле намазларның өзелгәне юк. Әлбәттә, мәчет булганчы намазны төрле җирләрдә укырга туры килде. Без аеруча рәхмәтлебез Надия Габделфәрт кызына һәм Җәүдәт Ибнеәмин улына. Надия ханым укуларны башлап җибәрүдә һәм беренче җомга намазларын оештыруда бик актив ярдәм итте. Җәүдәт әфәнде кеше күбәйгәч, мәдәният йортында гаид һәм җомга намазларын уку өчен уңай шартлар тутырды. Алар һәрвакыт Аллаһның рәхмәтендә булсыннар!

Хәзерге вакытта мәчеттә биш вакыт, җомга һәм гаид намазлары, дини укулар, дин әһелләре белән очрашулар алып барыла. Җәй айларында балалар өчен лагерьлар оештырыла.

Без Аллаһ ризалыгын өмет итеп динне күтәрүдә ярдәм иткән һәр кемгә рәхмәтлебез.

                               Хәбәр

Демонстрацияләргә чыгулар беткәннән соң Яңа Кенәр урамнарының моның кадәр халыкны күргәне булдымы икән? Әйтерсен лә өйләрдә беркем дә калмаган, олысы-кечесе,авыруы, тазасы иртәдән манарасы күккә ашкан мәһабэт бина янына ашыккан. Гажәп түгел, авыл халкы күптән, бик күптән көткән тантана чакырды аларны бирегә — 2 ноябрь көнне Яңа Кенәрдә әле генә сафка баскан мәчет халыкка хезмәт итә башлады.

Бер караганда, бүген мондый хәбәр белән берәүне дә гаҗәнләндерә алмыйсың. Әмма Яңа Кенәр мәчете ачылу республикакүләм әһәмият алырга тиеш иде. Ни өчен дигәндә, мөфти Госман хәзрәт Исхакый үзе әлеге тантанада катнашырга теләк белдергән булган. Кичектергесез эш килеп чыгу гына комачаулаган. Соңыннан белдек, Әфганстандагы вакыйгалар уңаеннан ул көнне Госман хәзрәтне республика президенты М.Ш.Шаймиев кабул иткән. Шик юк, Кенәрдәге тантана турында президентыбызга әйтми калмагандыр ул. Ә болар турында ИТАР-ТАСС хәбәрчесе Н.М.Сорокин сөйләде. Дәрәҗәле агентлык вәкиленең нәкь шушы көнне районыбызга килеп чыгуының да сере бар икән. Германиядә 1 миллион тираж белән басылып дөньяның бик илләренә таралучы «Фокус» журналы Татарстанда милли мәсьәләләргә багышлан махсус сан чыгарырга жыена. Хәбәрчеләре республикага килгәч, аларга Арча районында, аерым алганда Яңа Кенәрдә мәчет ачу тантанасында булырга тәкьдим иткәннәр. “Кечкенә генә авылда мәчет ачылу вакыйгасы чит ил кешеләре өчен кызыклы хәбәр булырмы?» — дип сорагач, фотохәбәрче И.Гаврилов (ул Мәскәүдә торып эшли икән) болай анлатты: «Әфганстан бөтен дөньяны борчый, дини каршылыклар көчәя.Ә сезнең республикада бу мәсьәлә үрнәк булырлык». Болай булгач, Кенәрнең даны бик еракка таралыр әле…

Авыл халкы, килгән кунаклар түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитте.Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев тантананы ачып җибәрде һәм район хакимияте башлыгы А.Ә.Назировка сүз бирде. Алмаз Әминович авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде. Һәм мәчет төзелешендә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән хезмәт коллективларын, җигәкчеләрне атады. Ә алар күп: нефть базасы, сөт комбинаты, агроснаб, «Тимер» ширкәте, Кенәр МТСы, азык комбинаты һ.б.һ.б. Акча исәбе дә унар мең дә йөзәр мең. ЗО лап келәм генә! Матди ярдәм бик кирәк мәчеткә. Чыгымнар исәпсез, аларны санап тормыйча шуны әйтү дә җитә — ягулык газ өчен генә дә көнгә 200 сум түлүргә кирәк, салкыннар киткәч 300 сум да житмәс әле.

Бүләк белән килгән аерым кешеләр дә шактый. Билгеле, аларның өлеше тыйнаграк, ләкин аңа карап бәясе төшми, чөнки барысы да чын күңелдән бирелә бит.

Җыелган халык алдында чыгып сөйләүчеләрнең берсе дә дулкынлануын яшерә алмады. Рәхмәт сузләре, изге теләкләр, шатлыклы күз яшьләре болытлы салкын көнне дә жылытырлык иде. Казаннан Рамил хәзрәт Юнысов, Балтачтан Җәлил хәзрәт, Кенәр мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Фәнил, хатын-кызлар исеменнән сөйләгән Гәүһәрия Хөсәенова һәм башкалар бер теләктә: мәчеткә сукмак суынмасын, бөген авыл өчен нур чыганагы булсын.

Бу көнне хезмэт ветераны Рәгыйб Усманович Халитов исеменә җылы сүзләр күп әйтелде. Гомере буе балаларга белем биргән Рәгыйб ага мәчет төзелешенә башлаганнан узенә күрә «штаб начальнигы» булды. Бик күп борчу-мәшәкатьләр күрде, әмма барысын да жиңде. Ул үзе дә чыгыш ясады.

Менә көннең иң мөһим мизгеле җитте. Район хакимияте башлыгы А.Ә.Назиров тасманы кисә һәм мөхтәрәм кунаклар, авыл кешеләре киң ишектән эчкә үтә. Ә анда иркенлек, чисталык. Намаз укырга да, дини белемнәр үзләштерергә дә урын җитә. Яңа Кенәр мөтәвәллияте рәисе М.Каюмов, авылда яшәүче һәркем ишекләре беркайчан да кадакланмас, манарасы җимерелмәс, дип ышана.

«Арча хәбәрләре» 10 ноябрь 2001 ел

Арча шәһәре

Арча шәһәре

Каланың үзәк өлешендә, иң биек калкулыкта урнашкан һәм шуңа күрә шәһәр панорамасының доминанты булып тора. Мәчет бинасы кирпечтән төзелгән, ике катлы, ике заллы, манарасы түбәсенең төньяк өлешендә куелган, турыпочмаклы бина дүрт кыеклы түбә белән капланган. Аркылы ике дивар бинаны һәрбер этажда өч өлешкә бүлә: вестибюль (2 каттагы холл) һәм гыйбадәт заллары, көньяк фасадында чатырлы түбә белән капланган биш кырлы михраб чыгынтасы күренә. Мәчеткә төп керү корылмасы көнчыгыш фасадында ясалган. Төньяк фасадыннан да керергә була.

Ике яруслы сигез кырлы манара түбәсенең төньяк кыегы аша үтеп үзенең төньяк кыры белән бина диварына кушыла. Азанчы фонаренең традицион уемы булмаганлыктан манара кырыс, кальга башнясы сыман күрәнә. Почмаклар, аралыклар, тәрәзә һәм ишек йөзлекләре, бина кәрнизләре, манараның кәрнизләре һәм кырлар кабыргылары кызыл кирпечтән салынган фигуралы элементлар белән бизләгән. Ошбу традицион стильдә эшләнгән гыйбадәтханәне манарасы һәм михрабы күренешендә кальга архитектурасы элементлары сизелә.

Югары Курса

Икенче гильдияле сәдәгәрләр Гобәйдулла һәм Габделкәрим (1813-1873) Муса уллары Апанаевлар акчасына XIX гасырның уртасында төзелгән. 1863 елда А.М.Апанаев мәчетне төньягыннан өч тәрәзә уемы озынлыгына зурайта. 1880 елда мәчеткә ремонт ясыйлар, түбә белән манараны яңарталар.

Мәчет ике катлы, ике заллы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр сафына керә. Беренче кат гадәттәгечә хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Төп катында анфилад рәвешендә ике гыйбадәт зал белән вестибюль урнашкан. Көньяк фасадындагы михраб чыгынтысы ике кыеклы түбә белән капланган.

1930 елларда манараны, әвәләп ясалган үсемте орнаментын вә заллар интерьеры элементларының полихром буяуларын юк итәләр. Совет чорында “Г” хәрефе рәвешле төзелгән, янкорма мәчетнең әүвәлге күренешен тәмам боза. Ошбу гыйбадәтханә XIX гасыр уртасындагы татар мөселман архитектурасының бер үрнәге булып соңгы классицизм стилендә корылган.

Казиле

Мәчет 1899 елның маенда Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелә. Проект авторы — билгесез. Мәчет авыл үзәгендә урнашкан, ике заллы, манарасы торец ягыннан куелган гыйбадәтханәләр типына керә.

Турыпочмаклы беркатлы кирпеч бинага керү җире төньягыннан эшләнгән. Вестибюль белән ике зал анфилад рәвешендә тоташа. Вестибюльдә чорма белән манарага менә торган баскыч урнашкан. Төп залның көньяк стенасында почмаклары киселгән михрабның турыпочмаклы чыгынтысы корылган. Кабарынкы кыса эчендәге биек аркалы тәрәзәләр фигуралы ике консоль өстендәге баскычлы сандриклар белән очлана. Вестибюльнең керү өлеше өстендә өч яруслы сигез кырлы манара куелган. Мәчет фасадларын профильләштерелгән (билгеле бер формага салынган) кирпечләрдән ясалган зиннәтле сталактит кәрнизе бизәп тора. Мәчет интерьерлары әвәләп ясалган сәнгать үрнәкләре белән, зал тәрәзәләре — төсле витражлар белән бизәлеп баетылган.

Фасадлар һәм интерьерлар бизәлеше шәрыкъ-мөселман мотивлары өстенлек иткән эклектика стиленең милли-романтик юнәлешендә эшләнгән.

Кышкар мәчете

Кышкар

Сәүдәгәр Баязит бин Госман әл-Кышкари (1797 елда үлгән) акчасына 1776-1777 елларда төзелә. Сәүдәгәрнең оныгының улы (туруны) Мортаза бин Мостафа 1865 елда мәчет бинасын зурайта, таш манара куйдырта. (Ул манара 1930 елларда җимерелә). XVIII гасыр азагыннан бирле XX гасыр башына кадәр Сәгыйть бин Ибраһим аль Барышы (1819 елда үлгән), Фаяз бин ад Добъязи (1779-1844), Исмәгыйль бин Муса әл-Маскарави (Үтәмышев, 1887 елда үлгән), Шаһимардан Үтәгән (1857 елда туган) кебек күренекле дин белгечләре һәм педагоглар ошбу мәчеттә имам Вазыйфасын башкарган. Аларның тырышлыгы, фидакарьлеге аркасында Кышкар мәдрәсәсе 150 ел дәвамында Русия-нең иң абруйлы, иң эре ислам дини уку йортларының берсе дип саналган.

Мәчет авыл уртасында урнашкан, традицион стильдә (ике кат, өч зал, түбәдәге манара) эшләнгән. Беренче катта — амбарлар, кирәк-яраклар өчен бүлмәләр. Гыйбадәтханәнең төп катында анфилад рәвешендә вестибюль һәм төрле зурлыктагы өч зал урнашкан. Заллар үзара өч аркалы уемнар ярдәмендә тоташа. Икенче һәм өченче заллар әрҗә (короб) типтагы биек гөмбәзле түшәмнәр белән капланган. Туры почмаклы-михраб өчен тирән аркалы куыш (уем) ясалган.

1989 елда архитектор Р.В.Билялов эшләгән реконструкция проекты буенча мәчетнең өч яруслы, чатыр ти-пындагы манарасын яңадан торгызу эшләре башлана. Мәчет фасадларының декоратив эшләнеше (пилястрлар, тәрәзә йөзлекләре, кәрниз Һ.6.), “петербург бароккосы” стилен хәтерләтә. Стенадан кәрниз ярдәмендә аерылган әрҗәсыман гөмбәзләр өслеге Мәрҗани мәчете декорына охшаган әвәләп ясау сәнгате үрнәкләре белән бизәлгән.

Кышкар мәчете XVIII гасырның соңгы чиреге — XIX гасырның уртасы чорындагы татар-мөселман архитектурасының матур бер үрнәге булып барокко һәм татар декоратив сәнгате алымнарын ачык чагылдыра. Мәчет фасадлары гадирәк эшләнгән булса да, алар уемнары иркенлерәк куелуы, артык каты закончалык булмавы белән аерылып тора һәм шуңа күрә элгәрерәк корылган гыйбадәтханәләрне хәтерләтә, хәтта күпмедер дәрәҗәдә романтик чалымнары белән күңелне җылыта.

Ташкичү мәчете

Ташкичү

Сәүдәгәр Сөләйман бин Назир (1837 елда үлгән) акчасына 1817 елда төзелгән. Архитекторы билгесез.

1821-1856 елларда биредә күренекле дин эшлеклесе Баһаветдин бин Собхан аль-Мәрҗани (1787-1856) имам-хатыйб вазифасын башкарган. Аның улы — атаклы фикер иясе вә тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәни ошбу мәчет мәдрәсәсендә башлангыч белем ала.

Мәчет авыл үзәгендә урнашкан һәм сакланып калган әүвәлге корылмаларның иң искесе булып санала. Гыйбадәтханә бинасы турыпочмаклы, ике катлы, ике заллы, манарасы түбә уртасында куелган. Беренче катта төрле хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән бүлмәләр, икенчедә исә — анфиладлы гыйбадәт заллары урнашкан. Вестибюльдән икенче катка баскыч белән менәргә була. Залара калын диварда чорма белән манарага алып баручы тар гына бер баскыч эшләнгән.

Мәчет фасадларына кырыс классицизм стиле хас. Буй фасадларында тимпандагы ярымциркульле уемлы өчпочмаклы фронтон белән тәмамлана торган өч тәрәзәле фасадның алга чыга торган бер өлеше белән (центральный ризалит) ясалган. Манара белән көнбатыш фасады-

ның ризалит фронтоны 1930 елларда җимерелә, һәм проекты буенча яңадан кутәрелә. Эшләнеше һәм бизәлеше буенча Ташкичү мәчете Казандагы “Иске Таш” белән 11 нче мәчетләр стиленә бик якын.

Ошбу гыйбадәтханә классицизм стилендәге татар ислам төзү сәнгатенең бер үрнәге һәм истәлеге булып санала.

Түбән Мәтәскә

Мәчетнең агач бинасы бер каттан тора, манарасы түбәдә. Көнчыгыш ягыннан, тактадан корылган кәҗәнкә аша керәләр. Мәчетнең төп бинасында вестибюль белән гыйбадәт залы урнашкан. Ике кыеклы түбәләр кисешкән җирнең уртасында өч яруслы, ике фонарьле манара күтәрелгән. Өске яктырткыч тирәли азанчының балконы ясалган. Буралы мәчет такта белән тышланган. Ошбу гыйбадәтханә зур түгел традицион авыл мәчете рәтенә керә. Ике азанчы фонаренә ия.

Югары Мәтәскә

Мәчет 1899 елның маенда Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелә. Проект авторы — билгесез. Мәчет авыл үзәгендә урнашкан, ике заллы, манарасы торец ягыннан куелган гыйбадәтханәләр типына керә.

Турыпочмаклы беркатлы кирпеч бинага керү җире төньягыннан эшләнгән. Вестибюль белән ике зал анфилад рәвешендә тоташа. Вестибюльдә чорма белән манарага менә торган баскыч урнашкан. Төп залның көньяк стенасында почмаклары киселгән михрабның турыпочмаклы чыгынтысы корылган. Кабарынкы кыса эчендәге биек аркалы тәрәзәләр фигуралы ике консоль өстендәге баскычлы сандриклар белән очлана. Вестибюльнең керү өлеше өстендә өч яруслы сигез кырлы манара куелган. Мәчет фасадларын профильләштерелгән (билгеле бер формага салынган) кирпечләрдән ясалган зиннәтле сталактит кәрнизе бизәп тора. Мәчет интерьерлары әвәләп ясалган сәнгать үрнәкләре белән, зал тәрәзәләре — төсле витражлар белән бизәлеп баетылган.

Фасадлар һәм интерьерлар бизәлеше шәрыкъ-мөселман мотивлары өстенлек иткән эклектика стиленең милли-романтик юнәлешендә эшләнгән.

Югары Бирәзә

Мәчет Казан губерна идарәсе расланган Габдулла Мансуров проекты буенча 1902 елда төзелә. Сакланып калган мәчет бинасын әүвәлге проект белән чагыштырганда төрле детальләрдә туры килмәгән урыннар ачыклана.

Бу агач мәчет авыл үзәгендә, елга кырыенда, йортлар арасында урнашкан. Бер катлы, ике заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр типына керә. Күтәртелгән аскы өй хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Ике зал белән вестибюль анфилад рәвешендә урнашкан. Көньяк фасадындагы консольле михраб төп зал белән сырланган кыса эчендәге аркалы уем (куыш) аша тоташа.

Мәчеткә керү корылмасы көнчыгыш ягыннан эшләнгән. Эчке баскыч вестибюльгә менә. Вестибюльнең зал белән чиктәш стенасы буенча ясалган тар баскыч чорма белән ике яруслы сигез кырлы манарага менгезә.

Мәчетнең бурасы ак известьташ нигезенә куелган һәм такта белән горизонталь рәвештә тышланган. Фронтоннарның (ягъни өй түбәсенең алгы яктагы өчпомак формасындагы өлешләренең) ярым түгәрәк уемнары традицион “балкыш” белән чорнап алынган. Бина фасадлары халык төзү сәнгате һәм классицизм архитектурасы элементлары булган эклектик стилендә эшләнгән.

Түбән Мәтәскә

Сикертән

Урта Курса

Урта Курса

bottom of page