top of page

 Сания Әхмәтҗанова

 

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Әнисе Рәхимә апа балачакта укытучы булырга хыялланган, ләкин биш яшеннән аннан өлкәнрәк сигез бертуганы белән әтисез калуы, яшьлегенең михнәтле сугыш елларына туры килүе бик күп яшьтәше кебек үк аны да тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр иткән. Унҗиде яшьлек Рәхимә,   шул елларда артельдә эшләп, хәрбиләрнең кием-салымнарын төзәтү-ямау, яңаларын тегүдә катнашкан һәм тегүче һөнәрен үзләштергән. Сания, әнисенә охшап, кечкенәдән тапкыр телле, җор сүзле булып үскән һәм бүгенгәчә уенчак һәм шат күңелле булып калган. Әнисе даими язылып-укып барган газета-журналларны, ул үз күргән әдәбият-сәнгать дөньясын Сания дә кечкенәдән якын иткән. Әтисе Юныс абый да иҗаттан ерак кеше булмаган. Ул агач эшенә осталыгы белән тирә-якта дан тоткан. Йорт-җирне баштанаяк үзе эшләп, табак-кисмәктән алып, җиһазларга кадәр үзе ясаган. Арба тәгәрмәче, чана-чаңгы, тырма ише көнкүреш кирәк-яракларын ясау, көянтә бөгү кебек эшләрне дә осталарча башкарган. Әти-әнисе алты баласына да төпле һөнәри белем алуда ярдәм итеп кенә калмыйча, үзләре белгән кул эшләренә маһирлыкны  да мирас итеп калдырган.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала. Үзенең яшьлек хыялын кызының тормышка ашыруын Рәхимә апа аеруча куанып кабул итә.

Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөртеп, ике дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә:  укытучылар журналы булган “Мәгариф”тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгариф өлкәсендәге хезмәтен иҗади эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында  язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, күпмедер иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый.

Сания Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр  җыр текстлары авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер, чөнки С.Әхмәтҗанова шигырьләренә язылган күп җырның көй ягыннан авторы да, башкаручысы да шул ук З. Хәйретдинов. Байтакка сузылган бәрәкәтле иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Дәшмә миңа, соң инде”, “Әйтер сүзең әйтеп кал”, “Сары кашкарыйлар”, “Ялгыз әнкәй” кебек җырлар дөнья күрде.

“Идел – Пресс” нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” исемле беренче китабын бастырып чыгарды. Югары полиграфик эшләнештәге затлы басмада дөнья күргән тәүге мәхәббәт лирикасы; хатын-кыз язмышы, халык-милләт турында фәлсәфи уйланулы шигырьләре укучыны битараф калдырмагандыр.

Сания Әхмәтҗанова алга таба да иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Пар алма” дип исемләнгән яңа  шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

2009 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда шагыйрә Сания Әхмәтҗановага әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

С.Әхмәтҗанованың әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә, образлы фикерләвенә нигезләнгән; аның иҗатына ихласлык, хисси кайнарлык  хас; шигъри әсәрләре күңел кылларын тибрәтерлек төгәл музыкаль-ритмик яңгырашка ия. Халык мәхәббәтен яулаган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы булу да моңа йогынты ясамый калмагандыр. Кияүгә чыккач, Сания ире Сәүбәннең туган авылына – Ашыт елгасы башлангыч алган гүзәл табигатьле Ашытбашка туган йортына караганда да ешрак кайтып йөри башлый. Бергә гомер иткән чирек гасыр вакыт дәвамында ул бүгенгәчә һәвәскәр умартачы иренең алыштыргысыз ярдәмчесе дә, рухи иңдәше дә булган. Бал кортларының тырышлыгы Саниянең иҗатына һәм яшәү рәвешенә дә күчкәндер, мөгаен. Җәен-көзен Ашытбаш белән ике арада  яшәп, кайнаналарның-кайнанасы Маһиәнвәр апага килен хезмәте күрсәтеп, ире белән бергә ике егет үстергәннәр, аларга авыл тормышын, умартачылык серләрен төшендереп кенә калмыйча, югары һөнәри белем дә биргәннәр. Өстәвенә иҗатта укытучылык хезмәтенә бәрабәр иҗтиһат итәргә омтылуын Саниянең үзенә күрә егетлеге дими нәрсә дисең? Шагыйрәнең бүген иҗат диңгезенә инде тирәнрәк чумып, бөтенләй башка кимәлдәге гәрәбәләр табып, аларны чын осталарча чарлап, үзенең шигърият таҗында кабатланмас асылташ итеп яшьнәтү-балкытуын,  аңлашыла ки, балалары үсеп, гаилә тормышында икенче сулыш ачылу белән дә аңлатырга мөмкиндер. Хәер, Сания Әхмәтҗанованың иҗатын күз уңында тоткан шигърият сөючеләр соңгы елларда моны үзләре дә бәяләми калмагандыр, мөгаен.    

 

 

Библиография

 

Фәйзуллин Р. Җыр канатлары сынмасын! – Китапта: Оч иреккә, җырым: Шигырьләр. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”, 2002. – 5 б.

Гарипова Х. Җыр канаты – сөюдән // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март. – 14 б. С. Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” китабы чыгу уңаеннан.

Мостафин Р. Шигъриятькә кызлар килә // Татарстан яшьләре. – 2004. – 15 гыйнвар. Мәкаләдә С. Әхмәтҗанова иҗаты турында әйтелә.

Госман Садә. Офыгында – кояш нуры // Ватаным Татарстан. – 2004. – 23 гыйнвар. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.

Мөхәммәдиева Л. Туган якта очрашу // Арча хәбәрләре. – 2004. – февраль. Мәктәптә укучылар белән очрашудан соң язылган мәкалә.

Гәрәев М. Син йөрәктә ... // Мәдәни җомга. – 2004. – 19 март. – 8 б. Арчада булып узган хезмәт һәм сәнгать бәйрәме турындагы язмада С. Әхмәтҗанова иҗаты искә алына.

Сәлахова Э. Укытучы булып туганмын ... // Ирек мәйданы. – 2004. – №19. – 5 ноябрь. – 4 – 6 б. С. Әхмәтҗанованың иҗаты һәм тормышы турында.

Хитлар ничек туа? // Кәеф ничек? – 2006. – №5. –  март. – 10 б. А. Юнысова, М. Әгъләм, С. Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырлар турында.

Гаташ Р. // Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 апрель. – 6 б. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.

Туган нигез җылысына төреп... // Мәдәни җомга. – 2007. – 20 апрель. – 7 бит. Шигырьләреннән соң кыскача белешмә.

Моратов Г. Пар алмадай идек, багалмадай. – Китапта: Пар алма: Шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 5 – 6 б.

Вәлиева Д. Мин бәхетле булыр өчен тудым //Ватаным Татарстан — 2009. — № 13. — 24 гыйнвар. — 8 б. «Пар алма» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе турында мәкалә.

Гыйззәтуллин Р. Җырың очсын биектә //Мәдәни җомга. — 2010. — 20 август. —16 бит. “Пар алма” китабына рецензия.

Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге. – Китапта: Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.

Локманова Л. Сания Әхмәтҗанова: “Мин яңадан тудым бу дөньяга” // Безнең гәҗит. – 2012. – № 15 (18 апрель). Шагыйрәнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.

Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге //Мәдәни җомга. – 2012. – 20 апрель. – 14 бит. “Гәрәбә” китабы чыгу уңаеннан мәкалә.

Язучыларыбыз. Сания Әхмәтҗанова. //Мәйдан. – 2012. –  № 5 (май). –  31 – 67 битләр. Иҗат үрнәкләре, шагыйрә турында каләмдәшләре, автор архивыннан фотографияләр тупланмасы.

 Рәшит Әхмәт. Күңелемнән – күңелеңә // Мәдәни җомга. – 2012. – 30 ноябрь. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.

Садыйкова Р. Шигырь дәвасы // Мәдәни җомга. – 2014. – 31гыйнвар. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.

 

                              Награды Ахметзяновой Сании Юносовны,

          редактора отдела филиала ОАО «Татмедиа» «Редакция журнала «Магариф»

 

1. Диплом Управления культуры администрации г.Казани (1999) – за II место в номинации «Лучший текст детской песни о Казани» в фестивале «Песни о Казани-99».

2. Диплом Государственной телерадиокомпании «Татарстан», Закрытого акционерного общества «Барс-Медиа» (2000 г.) — как автор текста песни-лауреата в телевизионном конкурсе «Татар жыры-2000».

3. Диплом Государственной телерадиокомпании «Татарстан», Закрытого акционерного общества «Барс-Медиа» (2002 г.) — как автор текста песни-лауреата в телевизионном конкурсе «Татар жыры-2002».

4. Диплом Государственной телерадиокомпании «Татарстан», Закрытого акционерного общества «Барс-Медиа» (2003 г.) — как автор текста песни-лауреата в телевизионном конкурсе «Татар жыры-2003».

5. Почётная грамота Министерства образования и науки РТ (2003 г.) — за достигнутые успехи в педагогической деятельности.

6. Медаль «В память 1000-летия Казани» (2009 г.) – за внёсший значительный вклад в развитие культуры города Казани.

7. Почётное звание «Заслуженный деятель искусств РТ» (№ УП-250, 10 апрель, 2012) — за многолетний плодотворный труд, большой вклад в развитие литературы и искусства

8. Почётная грамота Министерства образования и науки РТ (Пр от 19.04.12 № 48-п)

9. Благодарственное письмо Председателя Государственного Совета РТ (20 апреля, 2012)

 Фотоальбом

 

 Тере сулы чишмәң булалмасам,

 Туган җирем, мине яд итмә.

                                                                                                    Сания Әхмәтҗанова

 

Газиз җирем  – Арчага багышланган лиро-эпик цикл

 

                АНТ

 

Горурланам – мин бит Арча кызы!

Данлы хөкем – уйлап карасаң...

Сискәнепләр китә каләм җаны,

Тоеп бөекләрнең карашын.

 

Тотындыммы шигырь ялларына,

Тукай калка камчы уйнатып;

Язгы күкрәү булып дәшә гүя:

«Телнең җанын йөрмә канатып!»

 

Яз сулышын Кырлай кырларына

Апрель җиле тигез тараткан.

Җир, Су, Кояш туры Тукаемны

Халык бәгыреннән яралткан.

 

Күпме бөекләргә, гали җанга

Арча булган язмыш аланы.

Мин – арчалы, мин, дип, Апрель кызы,

Җиңел генә әйтеп буламы?!

 

Заман җилләренә җанны ачсам,

Тетрәп калка кузы, моң яна.

Тукай аһы тамган чал туфракта

Яралганмын мин дә дөньяга.

 

Яралганмын, ахры, күз яшеннән,

Тукай җанлы булып гомергә.

Ләйсәнле һәр тамчым – изге антым,

Оеганда җаным шигырьгә.

 

Явым көткән халкым күңеленә

Тамып, шытым бирсен тамчылар.

Кыямәт көне килсә моң багына,

Тукай үзе безне камчылар.

 

Олы ташлар куеныннан чыгып,

Яшьнәп яналмасаң, ант итмә!

Тере сулы чишмәң булалмасам,

Туган җирем, мине яд итмә!

 

 

АРЧА КАПКАСЫ

 

«Казан ханлыгы чорында шәһәр агач дивар белән уратып

алынган, аның машлары, капкалары булган... Арча капкасы —  

Арча кырына һәм Арча шәһәренә илтә торган юлга каршы

урнашканга күрә шулай аталган булса кирәк...»

М.Худяков. «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар».

 

Бармы минем ачып керер капкам,

Кем капкасын кагыйм, җан тарыкса?

Бүре булып улый төнге хәтер,

Арча гөмбәзендә Ай калыкса.

 

Уяумы син, Вөҗдан атлы сакчым,

Йорт-утарым кайда? Кайда ханнар?!

Кирмән диварында бәргәләнә

Шәүлә булып гүя өрәк-җаннар...

 

Үткәнемне эзләп килдем монда,

Чик куярга нәүмиз шикләремә;

Ачып керәм Вакыт капуларын,

Тылсым-ачкыч табып бикләренә.

 

Чыңгызыйлар каны тамган җирдә

Бар дәхелем — икърар итә алам!

Үз капкамнан кереп нигеземә,

Үз йортымда солтан булып калам.

 

...Урман — колак, кыр  —  күз ... мәңгелек сер...

Ниләр күрдең, сөйлә, Арча кыры!

Ни ишеттең, Урман, әйт, яшермә, —

Хакыйкатькә өмет баглыйм бары.

Ачылыгыз, Вакыт капулары!

 

            НИЗАМЛЫ НИГЕЗ

      (Ханлыкның шанлы вакыты)

 

Сак астында Хан капкасы, тыныч йоклый башкаласы...

Арча юлы ныгытмалы, Арча кыры — ил кальгасы.

 

Бу  — ханлыкның шанлы чагы, Мөхәммәдле1 — данлы чагы,

Йорт-утарның таянычы — ганимәтле Арча ягы.

 

Гади халык һәм затлысы, җәяүлесе һәм атлысы... —

Башкалага киң ачыла — Арчаның бар үз капусы.

 

Хан капкасы  — янәшәдә, төп капка һәм «көндәше» дә;

Бәла-каза килә калса, теләктәше-иңдәше дә.

 

Хан капкасын кагучылар — аксөякләр, карачылар2,

Җилнең кайдан искәнен дә ирештереп торучылар.

 

Ханнар килә, ханнар китә ... яу артыннан яулар үтә;

Бер вариска мәдех3 бетсә, башкасына чират җитә.

 

Бу — ханлыкның кан агышы, Ватан-йортның җан кагышы,

Капкаларның иңнәренә иңен куйган ил язмышы.

 

Ныгыт, Казан, диварларың, тирән булсын су-урларың,

Урман — колак, кыр күз булса, җир астыннан тап юлларың.

 

Арча кыры —  япан кырдыр, далага хас өне бардыр:

«Хан сараен уяу сакла: илбаскынга дөнья тардыр!»

 

Казанымның туар таңы ил күзенә багып тора,

Идел-йортның капкаларын хәтәр җилләр кагып тора.

 

                  КАНЛЫ РӘШӘ

            (Арча шәһәренә кыргын яу. Һәлакәт)

 

Төтен сулап ята харәбәләр,

Бирешмәскә кирмән җан тырмаша;

Соңгы күгәнендә, аягүрә,

Соңгы капка иңрәп ыңгыраша.

 

Утлы дәһшәт. Кем ышаныр, әрнеп,

Идел-йортның исән каласына...

Баш иелгән илдә башкаладан

Өмет күчә Арча кальгасына.

 

Инде бетте... дигәч, кабат калка,

Сөңгеләрдә әле дәрман калган.

Ханлык байрагына иң соңыннан

Газиз ягым — Арча каны тамган.

 

Дошман таптый җирең, аннан — динең...

Үрелер ул Телең капкасына!

Җиңелгәнне жәлләп аяганны

Тарих белми: кайтып, мең кат сына!

 

Телне җуйсак, Сим-Сим көче генә

Ача алмас Хәтер капкаларын.

Ничек аңлатырбыз бу Җиһанга

Татар дигән шанлы милләт барын?!

 

 

 

***

Күмерләнгән имән баганалар —

Ут телләре барын ялмап алган.

Арча капкасының итәгенә

Яраланган бер эт башын салган.

 

Текә маңгай — бүре чалымнары,

Адәм акыллары — күзләрендә.

Тояк тавышлары тупырдамый

Сынган дага калган эзләрендә.

 

Бәгыреннән елый карт алабай,

Сизә хуҗасының кайтмасын да...

Гаярь шаһбаз инде ат кешнәтмәс

Көл ителгән Арча капкасында.

 Лиро-эпик циклны тулысы белән күчереп алырга

Сания Әхмәтҗанова: “Мин яңадан тудым бу дөньяга...”

 

Ул  туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халык күңелен яулады. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар Рөстәм Закиров, Алсу Хисамиева, Зөһрә Шәрифуллина, Алсу Хәбибуллина, Эльвира Хәйруллина кебек танылган җырчылар репертуарында урын алган. Җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлар дөнья күрде.  

Шигырьләре яхшылыкка өнди."Гәрәбә" китабы турында

«Поэзия шаукымы тышаулы рухка — җәза, азат рухка — дәва», — дип яза танылган әдибебез Марсель ага Галиев Сания Әхмәтҗанованың «Гәрәбә» китабына кереш мәкаләсендә. Мәшһүр каләм остасының саллы сүзеннән соң әлеге мәҗмуга турында өстәп нидер әйтергә җөрьәт итү артык зур кыюлык булып тоелса да, татар теле һәм әдәбияты укытучысы күзлегеннән карап, мин дә тыйнак кына фикерләремне «Мәдәни җомга» гәзите аша хезмәттәшләремә җиткерергә булдым. 

Офыгында кояш нуры

 

Тоташтан ике-өч ай инде сумка-букчамда Сания Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым!” дигән китабы йөри... аның авторы хакында сүз алып барганда, шуны әйтәсем килә: нәкъ Такташча, “юл бирегез, урамнар” – әдәбиятка яңа исем, яңа шагыйрә Сания Әхмәтҗанова килә!..

...Татар шигърияте – искиткеч зур мәйдан. 

Сания Әхмәтҗанова: Тукай буйлы Хәким

 Татар милләтенең затлы төбәге — игелекле холыклы, якты йөзле, киң күңелле Арчаның җылы кочагына Тукай буйлы, Тукайга тугры уйлы Сибгат аганы да сыендырасы иде.  Халык бәгыреннән яралып, халкы җанында яшәгән Тукай кебек, Сибгат ага да — безнеке, үзебезнеке бит. Туган телебез каршында, Тукай каршында бурычлы булган кебек, тукайчы әдибебез Сибгат ага Хәкимнең якты рухы каршында да без мең бурычлы! 

Сания Әхмәтҗанова: Нәкъ безнеңчә-Арчаларча

 Арча районында туып-үскән 15 профессиональ каләм иясе бүген актив иҗат итә. Казан арты дип аталган мәгърифәтле төбәк өчен бу, бәлки, беренче карашка әллә ни күп тә түгелдер. Г.Тукай, Г.Бәширов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев кебек бөек талант ияләре әлегә гасыр феномены булып кала бирә. «Арча хәбәрләре»нең баш мөхәррире И.Насыйбуллин сүзләре белән әйтсәк, «туфракның да зур уңыш бирү алдыннан бераз ял итүе мәслихәт. Сан түгел, сыйфат мөһимрәк», әлбәттә. 

Сания Әхмәтҗанова: Казан арты тарих-этнография музее

 Бүген республикада җәмгысе ничә музей эшләвен тәгаен генә әйтеп тә булмыйдыр, мөгаен. Шөкер, икътисадый кризис, оптимальләштерү дигәннәре рухи ихтыяҗны сүндермәгән әле: халкыбызга фидакарь хезмәт итүче милләт җанлы кешеләр көче белән берән-сәрән булса да яңа мәдәни–тарихи учаклар кабынып  тора. Шундыйларның берсе – Арчадагы «Казан арты тарих-этнография музее». 

Сания Әхмәтҗанова: Мәһдидә кунакта

 Инде тормыш тәҗрибәсе туплаган, үзең  күптән яшьләргә сабак бирерлек яшьтәге, акыл утырткан остазмы син, мәңге нарасый күңелле  булып кала алган дәрвиш җанмы – барыбер, күңел, теләктәшлек эзләп, үткәннәргә сәфәр чыга... Иҗат кешеләренең күбесе өчен ул үткәннәр авылда, гап-гади, иң гадәти бер авылда яши. 

Please reload

 Күчереп ал

 Сылтамалар:

 © Сайтка язмалар һәм фотоларны шушы битнең авторы үзе бирде.Авторлык хокукларын бозмавыгызны сорыйбыз.Материалларны өлешчә яки тулысынча күчереп алганда автордан язмача рөхсәт алу һәм “Арча җәүһәрләре”  (http://faritvafin.wix.com/archa ) сайтына туры сылтама бирү мәҗбүри.

bottom of page