top of page

                                                       Рифат Җамал

 

                                               Галим шигырь яза

 

Бакчасы гөлләргә кү­мелгән, бинасы быел ныклап төзекләндерелгән мәктәпкә кунак алып ки­лүе дә күңелле шул. Бу мәктәптә кунакны каршы ала беләләр. Шагыйрьнең тормыш юлына багышлап иҗади почмак эшләп куй­ганнар Ул гынамы, башта слайдлар ярдәмендә тулы бер документаль фильм карадык. Укучылар ши­гырьләрен яттан сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев очрашуны күңелле ител алып барды. Арчаның "Казан арты" тарих-этнография музее ди­ректоры урынбасары Шәфигулла Гариповка шундый җылы, эчтәлекле очрашу оештырганы өчен рәхмәт.

— Мәктәпле авылга (Айван) килсәм, сөенәм мин. — дип башлады сүзен Рифат Җамал.

 Мәчетләр күбәя

 Мәктәпләр азая...

Авылсыз зиратлар өчен дө борчыла Авылны ике нәрсә — мәктәп һәм ферма тота, ди ул.

Мин сезнең кебек гади бер авыл малае, дип балаларны авызына каратты да куйды шагыйрь, тын да алмый тыңладылар. Балаларны ул акчага, байлыкка табынмаска, китапны күп укырга дәште. Байлык бәхет түгел, байлар күбрәк елый. диде.

Кемнеңдер хыялы —

 Тау-тау алтын.

Ә минем күңелемә

Бер уч арыш саламы

 Күпкә якын.

 Ул үзенең фәлсәфи ши­гырьләрен "фикерләр" дип атый.

Шигырь бит ул —

Җанның каны.

Кан ярадан

 Чыга бары.

Бүген, 1 октябрьдә, аның туган көне. 63 яшь. Әле кайчан гына Мирҗәм авы­лыннан өч егет беренчеләрден булып югары уку йортына укырга керәбез, дип чыгып китә. Шуннан соң күпме вакыт узган. Ка­зан ветеринария институ­ты студенты, армия хез­мәте. штангачы, ветери­нар, үзе укыган институтта укытучы, кафедра мөдире, ректор, галим һәм ша­гыйрь. Гади авыл малаеның зур хезмәт юлы узуы һәм аны шома гына үтмәве сокландыра һәм уйландыра. Ә бәлки сикәл­тәле тормыш юллары аны шагыйрь иткәндер?!

 Батырмакчы булдылар.

 Батмадым

Батудан курымадым

Чөнки беләм,

Агач, черек булмаса.

Күпме төптә ятса да.

 Барыбер калыкканын.

Рифат Җамалның "Өзгә­ләнмә күңел", “Күңел сурәләре", “Ташта үскэн чәчәкләр" китап­ларының кайсы битен ачсаң да. кызыклы һөм гыйбрәтле фикерләр белән очрашасың .

Мине яратмыйлар —

 Әллә бәхетлемен?!

Мактасалар, уйлыйм:

Әллә тәхеттә мин?

Рифат Җамалның ши­гырьләрен укыган саен укыйсы килә.

Ачтан үлмәс өчен

бер тиенне

Эзләгәндә меңнәр

Бер капкорсак.

ябыгырга диеп,

Түли меңнәр.

Меңнәр!..

Рифат Җамал һаман да эзләнүдә, иҗат эшендә.

 Языла әле, языла.

Языла шигырьләрем.

 Күңел тулы - чәчкә исе.

Һәм дә күңелдә - әрем.

Кемдер дәшә:

“Бәхет – рәшә!”

 Алай булгач,

Яшәү нәрсә ?!

                            Румия НАДРШИНА

 

bottom of page