Данил Гыйниятов

 .Данил ГЫЙНИЯТОВ 1969нчы елның 15нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк авылында туган. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире.

Вазыйфа: "Татарстан хәбәрләре", "Татарстан. Атналык күзәтү" тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире.

Туган көне: 1969 елның 15нче декабре, Татарстанның Арча районы Ю.Әзәк авылы

Балачакта кем булырга теләгән: хәрби

Белеме: югары

Телевидениегә ничек эләкте: очраклы рәвештә генә, дуслар ярдәме белән.

Иң яратканы: җәй, табигать, балык тоту, машинам белән мәш килү, тизлек, хатыным һәм балаларым.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: итагатьсезлек.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: һәрвакыт яхшы нәтиҗә.

Хыялы: гаиләмнең зур булуы.

Тормыш максаты: файдалы булу, туганнарым һәм якыннарыма терәк булу.

Тормышта иң зур уңышы: балаларымның тууы, фатир сатып алуым.

Күңелен төшергән иң зур нәрсә: онытканмын инде.

Мавыгулар: эш, эш һәм тагын бер кат эш!

Тормыш мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә кешеләрне сынар өчен яраткан. Минем тормышымның мәгънәсе - әлеге сынауларны яхшы гына узу.

Гаилә хәле: өйләнгән.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: начаррак та булырга мөмкин!

"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… сәламәтлек, байлык, бәхет!

 

 .

Данил Гыйниятов: «Теләк булса, вакыт табып була!»

 

– Данил абый, «Татарстан хәбәрләре»нең җитәкчесе буларак, тапшыру турында нәрсәләр әйтә аласыз?! Гомумән, программа башка мәгълүмати тапшырулардан нәрсә белән аерыла?
– Хәбәрләр тамашачылар белән тыгыз элемтәдә булды һәм әле дә шул юнә­лешен саклап килә. Безнең тапшыру гади кешеләрне борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыга, яктырта һәм хәл итәргә тырыша. Татар халкына бәйле яңалыкларны җиткерә. Шулай ук, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә таныта.
«Татарстан хәбәрләре», башка тапшырулар белән чагыштырганда, милләт темасын, татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен нигезле, төпле, уйланылган итеп яктырта.
– Телевидениегә ничек килеп эләктегез?


– Авылда 8 классны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенә белем алырга кердем. Анда 4 ел укыдым. Алга таба, язмыш мине Казан дәүләт университетының татар теле һәм көнчыгыш телләре тарихы факультетына алып килде. Озакламый – 1994 елда мин телевидениегә килеп эләктем. Якташым, шагыйрь На­ил Касыймов телевидениедә эшли иде. Ул миңа сәяси һәм иҗтимагый тапшырулар редакциясенә кеше кирәк диде. Үземнең бәхетемне сынап карарга булдым. Эшкә алдылар. Редакциягә килдем һәм анда Илфат Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшли башладым.
– Телевидениегә килгәнче кайларда эшләдегез?
– Мәдәният министрлыгының фольклор үзәгендә берникадәр эшләп алдым. Шуннан соң телевидениегә килеп эләктем. Дөресен генә әйткәндә, журналист булырмын дип беркайчан да уйламаган идем. Нәселдә дә журналистлар булмаган. Әтием – укытучы, әнием – мәдәният хезмәткәре. Энеләрем дә бөтенләй башка өлкәдә эшли. Ә мин менә журналистика һөнәрен сайладым.
– Сезгә танылу алып килгән беренче иҗади эшегезне хәтерлисезме?
– Балалар өчен сөт әзерли торган комбинат турындагы сюжетны әле дә хәтерлим. Белмим, танылу алып килгән иҗади эшем дип әйтеп буламы икән аны, ләкин шул сюжеттан соң, күрше егете миңа: «Без сине телевизордан карадык, тавышыңны ишеттек», – дип әйткән иде. Шул сүзләрдән соң, ничектер күңел күтәрелеп китте һәм шул вакытта мин телевидениенең көчен аңлый башладым. Безгә бит еш кына кешеләр үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итә. Урамда да әбиләр, танып, яныма киләләр һәм проблемаларын сөйли башлый. Аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде.
– Гади тамашачы буларак, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруыннан канәгатьме Сез?
– Тамашачы буларак, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруыннан канәгать дип әйтә алам. Беренчедән, ул миңа якын. Ул – туган телемдә алып барыла торган, яшәгән төбәгемнең проблемаларын яктырта торган тапшыру. Безнең тапшыру гади кешеләрне борчыган сорауларны хәл итәргә булыша. Тамашачылар еш кына редакциябезгә ярдәм итү­не сорап шалтыраталар.
Миңа калса, журналист бераз психолог та булырга тиештер әле, чөнки күп кенә сорауларны халык белән телефон аша да аралашып хәл итәбез. Алар безгә шалтыратып, үзләренең проблемаларын уртаклашалар. Күбесе: «Сезнең белән сөйләшкәннән соң, тынычланып калдым», – дип тә әйтә.
– Гомерегезнең шактый елларын журналистикага багышлаганга үкенгәнегез бул­мадымы?
– Эшне җиренә җиткереп эшләргә яратам! Кайберәүләр бер урында озак вакыт эшли алмый. Ә мин, киресенчә, даимилек яратам. Минем әти дә бит гомер буе мәктәптә укыткан. Безгә дә кечкенәдән үк шундый тәрбия бирде. «Син укыгансың, эшкә урнашкансың икән – шул эшеңдә төпләнеп, аны югары дәрәҗәдә башкарырга тиешсең!» – дип өйрәтте безне әти. Шуңа күрә дә, журналистикага килгәнемә үкенгәнем булмады. Бу эш миңа бик ошый. Ләкин тормышымны журналистикага багышладым дип әйтә алмыйм. Дөресрәге, мин аны халыкка, тамашачыга багышладым дип уйлыйм.
– Журналистика өлкә­сен­дә зур профессиональ дәрәҗәгә ирешкән кеше буларак, яшь журналистларга нинди киңәшләр бирер иде­гез?
– Иң беренче чиратта язарга, эшләргә теләк булырга тиеш дип уйлыйм. Журналист яңалыклар белән кызыксынырга, төпле фикер йөртергә тиеш. Гомумән, бу өлкәдә эшләр өчен, сәләт, ты­рышлык кирәк һәм эшеңне яратып башкару мөһим.

 


Гөлназ ГАБДУЛҖАНОВА."Шәһри Казан".