top of page

 

                                  Альберт Яхин 

                                                                        (8 ноябрь 1931, Арча, Татарстан) – язучы, журналист.

 

 Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый.

 

1959–1975 елларда Альберт Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы сәркатибе һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975–1981 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә.

1973 елда Альберт Яхинга РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Альберт Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. 60нчы еллардан башлап, әдип юмористик жанрында активлык күрсәтә, аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Соңгы елларда Альберт Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. 1979 елда «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.

 

БИБЛИОГРАФИЯ

Шамил Усманов драматургиясе.—Казан: 1959.—29 б. (Татарстан дәүләт музее). 300.
Шамил Усманов. 1898—1938: Ш. Усмановның тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында докум. очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 40 б. 3 б. рәс. 5000. Р е ц.: А г и ш е в Я. Шамил Усманов турында китап.— Соц. Татарстан, 1964, 17 июль.
Әйттем исә кайттым: Сатирик хикәяләр һәм әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—192 б. 12000. Рец.: Камалов Б. Ышандыру көче.— Соц. Татарстан, 1977, 8 февр. 
Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәзәкләр, бәетләр).— Казан: Казан ун-т нәшр., 1979.—198 б. 500. М. X. Бакиров белән бергә язылган.
Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәкаль, ..табышмак, җырлар).—Казан: Казан ун-т нәшр., 1982.—112 б. 600. М. Мәһдиев белән бергә язылган.
Творчество Шамиля Усманова: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. Филол. наук.— Казань, 1964.— 20 с. 250. Казан гос. ун-т).
Полный порядок: Некроткие рассказы / Пер. С. Оффенгендена.— Казань-Таткнигоиздат, 1978—96 с. 50000.
Система татарского фольклора.— Казань: Таткнигоиздат, 1983.—200 с. 5000

Аның турында

Галиев Ш. Альберт Яхин.— Казан утлары, 1978, № 3, 184 б. М и ң н у л л и н Т. Альберт Яхинга 50 яшь.— Казан утлары, 1981, № 3, 187—189 б. Кумысников X. «Шамил Усманов».—Соц. Татарстан, 1967, 19 нояб Шул исемдәге драма Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә. Илялова И. Судьбы народные.— Сов. Татария, 1967, 19 нояб. Драма «Шамиль Усманов» в Татар. акад. театре им. Г. Камала.

bottom of page