top of page

Шәйхиева Гөлназ

 

Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна 1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган. 
1988–1993 елда КДПИның тарих-инглиз теле бүлеге студенты. 1993-1997 елларда Казанның 15 татар гимназиясендә тарих һәм инглиз телләре укытучысы. 
1997–2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Дөнья” студиясе әзерләгән “Татарстан авазы” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. 
2002 елдан БТК БКның матбугат үзәге җитәкчесе 
Татарстан журналистлар Берлеге әгъзасы
“Күңел – дәрья” китабы авторы

Тел: (843) 299-77-17
E-mail: Gulnaz989@mail.ru 

Мәгълүматны бирүче: Бөтендөнья татар конгрессы
www.Tatarile.org

Гөлназ Шәйхи: «Күргәннәремне тарихта беркетеп калдырасым килде»

 

Татар халкы элек-электән китапны икмәк белән тиң күргән. Кая гына барса да, чит җирләргә чыгып китсә дә, үзе белән китап алган. Коръән исә һәрвакыт өйнең иң түрендә, чиста урында, ак тукымага төреп сакланган.

Китап ул белем арттыру, рухи яктан баю чыганагы гына түгел, ә тарих битләре дә. Яңа басманың кыйммәте еллар, кайчагында гасырлар узгач, тагын да арта. Әле күптән түгел генә дөнья күргән «Сыналганнар – сынатмый» басмасы да шундыйлардан. Аның авторы – танылган журналист, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Басма ике өлештән тора. Аның бер өлешендә дөньяның төрле почмакларына сибелгән мәшһүр татарлар тормышы, икенчесе исә татар авылларына багышланган. Автор сүзләренчә, китапка җиде еллык хезмәт кергән. ­Россиядә 4200 татар авылы исәпләнә. «Сыналганнар – сынатмый»­да шуның 23есе хакында мәгълүмат бирелгән, аларга багышланган язмалар урын алган.

– Китап минем өчен бик кадерле әйбер. Әби-бабайлар, сөргенгә сөрелгәндә, үзләре белән әйбер алып китә алмаса да, китап алган. Кытайдагы милләттәшләребез белән аралашканда да, үз күзләрем белән моны күреп, кабат шуңа инанып кайттым. Аларның әби-бабалары безнең җирләрдән күченеп киткәндә, үзләре белән китап алган һәм ул басмаларны хәзер дә ядкарь итеп саклый. Китап – кулдан-кулга күчә торган әйбер. Минем дә күргәннәремне, белгәннәремне язып, тарихта беркетеп калдырасым килде. Бу китап язам дип язылган язмалар түгел. Авыллар, татар халкының бөек уллары һәм кызларына багышланган материаллар республиканың төрле газета-журналларында чыккан һәм җыелып барылган.Әлеге китапта Курган, Красноярск өлкәсе, Новосибирск, Самара, Чувашия, Ульяновскидагы татар авыллары хакында язмаларны укырга мөмкин, – ди Гөлназ Шәйхи.

СССРның халык артисты Бибигөл Түлигинованың әнисе татар икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Әлеге искитмәле ханым хакында да «Сыналганнар – сынатмый»да укырга мөмкин. Кытайда яшәүче татар генералы Рәдигъа Акмуллина кебек зыялы шәхесләргә багышланган язмалар да басмада урын алган.

16 март көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге чара татар эшмәкәрләре форумына туры китереп уздырылды. Ник дигәндә, форумда катнашучы эшмәкәрләр, авыл һәм район җитәкчеләренең шактые хакында әлеге китапта мәгълүмат табарга мөмкин. Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, «Казан» бию ансамбле һ.б. сәнгать әһелләре кичәне тагын да ямьләндерде. Алар да – шул китап геройлары.

Моңа кадәр китапны Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендә тәкъдим итү чаралары узган иде. Анда да тамашачы зал тутырып килгән, китапны да җылы кабул иткән.
– Үзебезне китап битендә күрү – бик рәхәт, икән дип, тамашачы рәхмәтләрен җиткерде. Бу чараларны иң беренче чиратта халык өчен оештырдык, – ди Гөлназ Шәйхи.
                                                                                                                                   Лилия ЛОКМАНОВА

 

bottom of page