top of page

 Азат Зарипов

Мәктәптә бик яхшы укыдым дип әйтә алмыйм, ләкин яхшы белем алдым...

 

Мин ,Зарипов Азат Әнәс улы, 1970 елнын 26 августында Арча районы Яңа Кенәр авылында дөньяга килгәнмен. 1977 елдан 1987 елга кадәр Яңа Кенәр урта мәктәбендә укыдым. Мәктәптә бик яхшы укыдым дип әйтә алмыйм, ләкин яхшы белем алдым. Укытучыларым бик яхшы булдылар. Тарихтан Сөмбел апа,математикадан Рафик абый, татар теленнән Иван абый, рус теленнән Фәймә апа,Стелла апа биргән белемнәрне әлегә  кадәр кулланам. Мәктәпне бетергәч, Пермь Хәрби Авиация Техник училищесына укырга кердем. Ләкин ай ярым вакытны  училищеда уздырганнан соң мин анладым: хәрби хезмәт минеке түгел икән. Һәм август уртасында Казан Дәүләт Мәдәният Институтының махсус җыйналган театр режиссурасы факультетына укырга кердем.

Минем остазларым-Наил Дунаев һәм Дамир Сираҗиев.

Мәдәният Институтында укыганда мин Татар Дәүләт Яшь Тамашачылар театры башлангычы булган театр студиясенә йөрдем һәм анда миңа 5 роль уйнарга насыйп булды.

1991 елны институт бетереп, Яңа Кенәр авылы клубына художество җитәкчесе булып эшкә кайттым. 1991-1992 елларда  армия сафларында хезмәт итеп кайтып, 1993елда яңадан Яңа Кенәр Мәдәният йорында директор һәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә җыр укытучысы булып эшләдем. 1994-1995 елларда Мәскәү шәһәрендә "Дружба" санаториясендә клуб мөдире. 1995 елнын октябреннән Казан Яшь Тамашачы театрына килеп, сәхнәгә кую бүлеге мөдире  һәм актер булып 2003 елга кадәр хезмәт куйдым. Эшләгән дәвердә күп кенә рольләр уйнарга һәм берничә спектакль куярга туры килде.

"Әй,син,исәнме"- Генадий Мамлин пьесасы буенча С.Шакуров тәржемәсе.

"Мияубәк һәм Чичиетта " Фәнәвил Галивныкы.

"Дөреслекме бу" Инга Бикбулатова әсәре.

"Килмешәк" Хәбир Ибрагимов әсәре

"Ир,егет,чибәркәй һәм тәрәзә" Р.Куни әсәре.

1999-2003 елларда Мәскәү шәһәрендә ЩУКИН исемендэге Югары Театр Училищсында Профессионал Режиссура буенча читтән торып белем алдым. 1999 елнын октябреннән Казан дәүләт Мәдәният Институтына режиссура һәм актерлык осталыгы буенча укытырга эшкә кердем һәм хәзерге вакытка кадәр шунда хезмәт куям.

Казан шәһрендә үткәрелгән  күп кенә чараларны әзерләдем: Казанның мең еллыгын, Сабантуйлар, Ягымлы яз, Студентлар язы һәм башкалар...  Режиссер һәм сценарист буларак эшләгән эшләр:

"ТӨПЧЕК МАЛАЙ  МАҖАРАЛАРЫ"  ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ. Х.ИБРАҺИМОВ.

"КАРАВАН СЧАСТЬЯ" РУС ТЮЗы. А.Гадельшин әсәре. Казаннын 1000 еллыгына.

"АРЫСЛАН БУЛСА САРБАЙ" Х.ИБРАҺИМОВ.  БУА ТЕАТРЫ

"КВАРТЕТ" Х. ИБРАҺИМОВ.  БУА ТЕАТРЫ

"Кычыткан чыпчыгы" Л.Лерон. Буа театры.

 Профессиональ театрларда 20дән артык спектакль куйдым. 5 кинофильмдә төштем. "ЕЛМАЙ" юморларында 700 гә якын роль уйнадым. 3 сериалда төштем.

 Хәзер Казан Дәүләт Мәдәният институтының Театр режиссура кафедрасында доцент булып хезмәт итәм. Татарстанның атказанган артисты, бөтендөнья һәм Рәсәйнең,Татарстанның күп кенә фестивальләре лауреаты.

 © Сайтка язманы шушы битнең авторы үзе бирде.Авторлык хокукларын бозмавыгызны сорыйбыз.Материалларны өлешчә яки тулысынча күчереп алганда автордан язмача рөхсәт алу һәм “Арча җәүһәрләре”  (http://faritvafin.wix.com/archa ) сайтына туры сылтама бирү мәҗбүри.

bottom of page