top of page

Галиәхмәт Шаһи

 

 

 

                                                                                                                                                                                                  Шаһиәхмәтов Галиәхмәт (Галиәхмәт Шаһи) 1949 елның 24 августында Татарстан Республикасының Арча районы Шура авылында туа. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, аңа читкә чыгып китәргә туры килә. Йошкар-Олада урта белем ала, шул шәһәрдә үк технология техникумын тәмамлый. Дипломлы яшь белгеч сәүдә системасында эшли. Тормыш аны кая гына ташламый: Екатеринбург, Уфа, Оренбург, Ташкент,Алма-Ата шәһәрләрендә яшәргә, эшләргә туры килә. Ләкин, туган яклары истән чыкмый гел үзенә тартып тора. Казан дәүләт университетында укыган елларда ул Арча районы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннан Мөслим районы Баек авылында рус теле һәм әдәбиятын укыта.1982–1984 елларда Г.Шаһи Мөслим районының Баек авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1984 елдан ул – Чаллы шәһәрендә, биш ел шәһәр мәктәпләрендә укытучылык һөнәрен дәвам иттерә. Аннары, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшен ташлап, үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә, шигърияткә багышлый. 1997 елда Чаллы шәһәр матбагасында аның «Кояшлы юл» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.
Г.Шаһи – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

  Хәзерге вакытта ирекле иҗат белән шөгыльләнә.
Галиәхмәт мәктәптә укыганда ук шагыйрь Габдулла Тукайның якташы булуы белән горурланып яши. Ул вакытларда класс белән Тукай Кырлай авылында бик еш булырга туры килә аңа. Шигърият дөньясына оеткы аңа бала вакытта ук салына. Туган якларыннан еракта яшәү үзенекен итә, якыннарын сагынып, юксынып яшәү ул вакытларда ук ак кәгазь битләренә шигъри юллар булып төшә. Укучылар аның җимешләре белән тәүге китабы аша 1997 елдан ук танышлар. Туган ягының табигатен тасвирлап, авыл кешеләре, якыннарын сагынып язган шигырьләрен дулкынланмый уку мөмкин түгел. Хәзерге көндә 11 шигъри җыентык авторы.
2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елдан Язучылар оешмасы каршында оешкан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты
.

 

           ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кояшлы юл: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 1997. – 76 б. – 2000 д. 
Мәхәббәт елгасы: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2000. – 64 б. – 1000 д.
Кулым җылысы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 64 б. – 700 д.
Моңлы китап: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2001. – 68 б. – 500 д.
Ай ташы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 32 б. – 700 д.
Әүлия чишмәсе: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. – 104 б. – 500 д.
Канатлы еллар: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 128 б. – 1000 д.
Сандугач кайткан таллыкка: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. – 132 б. – 500 д. 

 

Родился 24 августа 1949 года в деревне Шура Арского района ТАССР. 
В Набережные Челны прибыл в 1983 году из Азнакаево. 
Работал преподавателем татарского языка в средних школах №10 и №12. 
Член Союза писателей Татарстана. 
Автор книг «Кояшлы юл» («Солнечный путь», 1997), «» («Река любви», 1998), «Ай ташы» («Ледяной камень», 2001), «Канатлы еллар» («Крылатые годы», 2002), «» («Нагляжусь вдосталь», 2006) и других.
 

 

bottom of page