top of page

 

      Юныс бине Айванай(Иванай)

                                                                              (1619- 1689/1690)

 

Заманында билгеле булган мәгърифәтчеләрнен берсе - Юныс бине Айванай(Иванай) 1619 елда хәзерге Арча районы  Кәче авылында туган. Ш. Мәрҗани аны Мавәраэннәһердә укып белем алган беренче кешеләрдән саный.Юныс бине Айванай Казан арты мәдрәсәләрендә укыткан.

Урта Азиягә барышлый, Әбелхәер хан хозурыңда Юныс кунакта булган. Идел буе мөселманнарының фарызлары турында һәм грамматика буенча китаплар язган. *Бәр фәраизыСираҗиһига шәрех" әсәренең өч нөсхәсе Ташкент шәһәрендә саклана. Шуларнын берсе 1675 елда Күчмөкол кулы белән күчерелгән “Грамматика' китабы да безнең көннәргә килеп житкән. Татар тел белеме өчен бу - бик әһәмиятле хезмәт. Шулай ук ул “Бәдән' исемле китабын гарәп теле морфологиясенә багышлаган.Автор гарәп теленең грамматик фор­маларын, бигрәк тә фигыльләрне һәм аларның төрләнешләрен ана теле чаралары белән аңлата, ул мәгълүм дәрәҗәдә татар теленең дә грамматикасы булып тора.

bottom of page