top of page

   Рөстәм Закиров

Рөстәм Закиров – популяр эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.

Рөстәм Раиф улы Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда дөньяга килгән. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.

1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 елда ике җыр: «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый.

Туган авылында 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген Татарстанда да билгеле.

Гаиләсе:

Әтисе — Раиф (вафат), әнисе — Разия, бертуган абыйлары — Рафис, Расих. Гаилә хәле: хатыны — җырчы Люция Мусина, балалары — Айрат, Миләүшә.

bottom of page