top of page

 

Габдрахма́нова Стелла Зәки кызы

(17.11.1933, Казан)

педагог, Социалистик Хезмәт Герое (1978). 

 

Тәрҗемәи хәле:

Казан педагогия институтын тәмамлый (1955). 1955-89 да Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбендә татар һәм рус телләре һәм әдәбияты укытучысы. Герой исеме мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә. Педагогик эшчәнлегендә укучыларны әхлакый тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бөтенсоюз укытучылар съездында катнаша (1977). 

 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре:

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

 

Әдәбият:

Бадыгов Р. Габдрахманова Стелла Закиевна // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1984. Кн. 2.

bottom of page