Соңгы язмалар:
Сайтка керүчеләр саны
Ишеттеңме әле?
Гаҗәп хәлләр...
Әңгәмәләр
Экскюзив фотолар
Арчада
Ул әйтте
Туган авыл
Мәчетләр
Эчтәлек
Мөндеши Фәйзулла Мортаза улы
(1781-1851)
Ул Казан артының хәзерге Арча районы Мөндеш авылында 1781 елда туа,1851 елда шунда вафат була, Фәйзулла абыйсы Бирәзәви Хәмзә улыннан математика, астрономиядән белем ала,аннан соң Курса мәдрәсәсендә укый һам озак еллар шунда укыта.
Аяын турында Мәрҗани болай яза: “Математика белеменә маһир (оста) иде.Ул формула һәм саннар (исчисление) белән эш итеп, хосуф вә көсуф (ай белән кояш тотылышы), кояш чыгышы, баешы турында алдан хәбәр биреп торганга,“Мөнәҗҗим Фәйзулла" дип атаклы иде Хәзергесе көндә. - дип яза Мәрҗани. - Фәйзулланың үзе эшләгән бер әстерлябе (астролябия), бер көррәсе (глобус) минем китапханәмдә саклана. Үэе төзегән сәгатьнамәсен күрдем. Тәкъвимате (табель-календаре) басылмыш иде".