top of page

 Радик Мөхәммәт

(1958-1997)

 
Радик Мөхәммәтҗановның тормыш юлын, иҗатын мин һич икеләнүләрсез батырлык дип саныйм. Әйе, батырлык. Чөнки кеше рухының бөеклеге теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга торган ныклыгы турындагы сүзләр һич кенә дә буш сүзләр тугел.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җырлап яшә тормышта,
Җырдан көчле көч табылмас,
Җырлар көчле тумыштан.
Кайгыдан да аера ул,
Шатлыкларны да арттыра.
Өметсезләнеп йөргәндә
Күңелдә таң, аттыра.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җиңелүләр белмәссең
Алга килгән борчуларга
Билләреңне бирмәссең.
Киң болыннарда йөргәндә
Җырлап иңлә болынны
Бишек янына килгәч тә
Җырлап юат улыңны.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җырлау — үзе шатлык ул. Җырга булган мәхәббәтең –Күңелдәге аклык ул. Менә бу тирән мәгънәле, эчтәлекле, тормышның ямен, матурлыгын тоеп яшәргә өйрәткән юлларны ничә еллар буе урын естендә яткан, аяк-куллары бөтенләй йөрмәгән кеше язган.
Ай, бу язмыш дигән нәрсәне! Радик Мөхәммәткә язмышның бигрәк ачысын язган шул. Ул да 1958 нче елның 30 мартында анадан сау-сәламәт, матур, көтелгән беренче бала булып дөньяга килә. Уйный-көлә, шук малай булып үсә ул. Һәр кеше бәхеткә омтыла. Әмма язмыш һич уйламаган рәхимсез сынаулар әзерләп куя ана.
Әнисе Рәйсә апа — укытучы, әтисе Малик абый -колхозчы. Алар хезмәт сөючән, ачык күңелле, туган җанлы кешеләр. Гаиләдә тагын бер ул һәм бер кыз туа. Радик аларга үрнәк, ярдәмчел абый була. Авылның башка балалары кебек, артык иркәләүләрне белмичә, авылның яшел чирәмендә бәбкә саклап, тәгәрәп уйнап үсә ул, урманында печән дә чаба, утынын да кисә…
Бала чактан ук кызыксынучан, зирәк, максатка ирешүчән була Радик, Өчиле сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан элемтә техникумына укырга керә. Анда да сынатмый, үзен яхшы яктан күрсәтә, техникумны яхшы билгеләргә тәмамлый.
Шайтан таягына кырау тими,
Мин үзем дә шайтан таягы,
Сынып аудым, әмма сыгылмадым…
дип яза ул үзенең шуклыгы, зур сынаулар алдында бирешмәве хакында, ә сынауньң бит әле ачысы алдарак булган.
Техникумнан соң — армия. Армия… Чита каласы, Байкал артының ачы суыклары. Бәла аны шунда көтеп торган да инде, ул котылгысыз булып килә. Анны башта Радик абый үзе генә сизә. Сафта берни уйламый төз атлап барганда, кисәк кенә аньң аяклары хәлсезләнеп, тоткарланып китә. Әлбәттә, егет бүтәннәрдән калышмаска, сафта атлап барырга тырыша. Никадәр генә тырышса да, спорт залларында никадәр кунегүләр ясаса да, чир табибларга кадәр барып житә. Алар егетне бик яхшылап тикшерәләр һәм хәзерге вакытта әле дәвалап булмый торган, тора-бара тагын да көчәйгән авыру табалар. Комиссия аша үткәреп, егетне өенә кайтарып җибәрергә булалар. Менә шуннан егетнең рухи батырлыгы башланып китә.
— Юк, — ди ул. «Армия хезмәте срогым тулмыйча, мин өйгә кайтмыйм. Бүтәннәр
белән беррәттән хезмәт итәм!» — ди. Никадәр кыен булса да, тешләрен кысып түзә.
Беркемгә дә зарланмый, үзен кызгануларын теләми. Хәтта әти-әнисенә авыруы
хакында әйтми.
Әле армиядән кайткач та, берничә ел бирешми ул авыруга. Гәрчә инвалидлык алып, тик угыру мөмкинлеге булса да, төрле урыннарда эшли. Әнисе дә аның авыруының нинди рәхимсез икәнен дәвалаучы врачыннан гына белә алган. Яшь йөрәк, кайнар күңел, озын-төз гәүдәнең алай тиз генә бирешәсе килми.
Казан шәһәренә китеп авиация заводына эшкә керә. Инде шәһәрдә ялгыз яшәве бик кыенлашып кына, туган авылына, әти-әнисе нигезенә кайта. Анда да тик утырырга жыенмый. Клуб мөдире, кино күрсәтүче механик булып эшли. Йөрергә, хәрәкәт итәргә мөмкин булганга кешеләр арасында булырга тырыша. Инде аяклары йөри алмый башлагач, иҗат эшенә чумып, язмышы белән көрәшә башлый.
Радик абый кече яшьтән үк шигырьләр, мәкальләр язарга ярата. Шигырьләре балалар газетасы һәм журналларында басылып бара. Ә инде бөтенләй йөри алмый башлагач, ул тулысы белән шигырьләр, поэмалар, мәкальләр язарга керешә, алар Бер-бер артлы район газетасында, соңрак «Идел», «Аҗаган» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газетасында басыла башлый.
Килегез сез, Арча якларына,
Һәрчак шат без килгән кунакка.
Күңелебез җылы, яшәсәк
тә
Татарстан чиге – төньякта.
Радик Мөхәммәтнең «Арча якларына килегез!» дигән шигыренә үзешчән
композитор Марсель Фәйзрахманов көй язды. Бу җыр күп тапкырлар сәхнәдә
яңгырады. Аның шулай ук «Бәхетлеме син, иркәм?» дигән шигыренә башкорт
композиторы Салават Әхмәдуллин, «Чиканасым» дигән шигыренә авылдашыбыз
Вагыйзь Әһуллин көй язды.
Кара урман горурлыгым
Туып үскән төбәгем.
Куанычым, юанычым,
Авыр чакта терәгем…
Радик Мөхәммәтнең иҗади сәләте, осталыгы көннән-көн үсә бара, тик менә
Сәламәтлеге генә начарая. Радик абый язмыш һөҗүменә каршы үзенең талантын куя,
яңадан-яңа шигырьлә яза 
Иңнәремне авыр кайгы баскач,
Уйларымнан канлы яшь атты
Тик шигырьләр мине кеше итте,
Тик шигырьләр мине яшәтте.
Яшь гомерен авыру карап уздырмасын дип, сөйгән ярына өйләнми, ә бит сөйгәне барысына да риза була. Бик сагынса да, саргайса да ул сөйгәне белән очрашмый. Куңелендә төз, матур Радик булып каласы килә аның. Һәм шушы мәхэәббәтенә тугры кала.
Аякларым йөрми минем,
Кулларым да эшләми.
Бер эшли башлар әле,
Булмас диеп яшәмим, — дип, язса да, рәхимсез үлем аны 38 яшендә безнең арадан алып китте.
Бүгенге көндә Радик Мөхәммәтнең 3 китабы дөнья күрде. Халык аның шигырьләрен яратып укый. Укучылар кичәләрдә сөйлиләр, укыйлар. Мондый иҗат һич онытылырга тиеш тугел.

 

 

                                                                              Тамыр була алу тойгысы

  90 нчы еллар башы иде. «Идел» журналында эшләп йөргән чаклар. Совет империясе җимерелергә санаулы айлар калган. Мет¬рополия золымыннан тәмам гарык булган халыклар Кояш астында үзенә лаек урын даулый. Илдә башланып киткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә дөньяга килгән "Идел" журналы да әле¬ге хәрәкәтнең алгы сафында бара. Кыска гына вакыт эчендә басманың әбүнәчеләре дә 100 меңгә якынлашып кила Билгеле инде мондый журналда нафталин исе аңкып торган әсәрләр, мәкаләләр берничек тә басыла алмый. Хәер, ул чакта андый язмаларны тэкъдим итәргә авторлар үзләре дә базмый иде шикелле.
Һәм менә көннәрнең берендә редакциябезгә бер кулъязма килеп керде. Аны Арча төбәгеннән Радик Мөхәммәт атлы егет юллаган иде. Поэмага тартым күләмле генә шигъри әсәр. «Көмеш ияр» дип атала. Заманча рухта язылган, ә иң мөһиме — әсәрдә шагыйрь кулы сизелеп тора. Димәк, бәрәкәтле Арча туфрагында тагын бер булдыклы каләм әһеле җитлегеп килә дип куанышкан идек без ул чакта. Хәер, «Көмеш ияр»енең «Идел”дә басылып чыкканын күргәч, Радикның да үз-үзенә ышанычы тагын да арта төшкәндер. Шул ышаныч аны ашыктыра-ашыктыра яңа шигырьләр язарга рухландыргандыр. Шул ышаныч аңа үзенә тәгаенләнгән вакыт аралыгын сыктамый-сыкранмый, чын егетләрчә үтәргә булышкандыр.
Кызганыч, миңа Радик яшьтәшем белән беркайчан да очрашып сөйләшергә, тормыш, иҗат турында гәпләшеп утырырга туры килмәде. Әмма мин аның төс-кыяфәтен да йөрәк тибешен дә күңел тибрәлешләрен дә шигырьләре аша ачык төсмерлим.
Шау-гөр килеп бии яшьләр, 
Илемдә кичләр тыныч. 
Яшьләргә карап уйланам: 
Нишләттең мине, сугыш?

Әфган иле — таулар иле, 
Күгендә уйный кылыч. 
Тауларда калды саулыгым, 
Нишләттең мине, сугыш?

Күршеләргә кергәндә дә
Кысыла минем сулыш.
Ару белмаәс егет идем,
Нишләттең мине, сугыш? 

«Нишләттең мине, сугыш?» дигән әлеге тетрәндергеч шигырьгә гүя ки Радикның бөтен гомере сыеп беткән. Юк, бер Радикның, гына түгел, тулы бер буынньң фаҗигале язмышы чагыла анда. 38 яшендә дөньядан кичкән яшьтәшем дә хәрби хезмәт корбаны икән ләбаса. Ә без исә үзебезне һаман тыныч-имин тормышта яшибез дип ышандырырга тырышабыз.
Әйе, татар шигыре гомер-гомергә кан белән язылган. Озын-озак гасырлар дәвамында кансыз (дөресрәге, канлыдыр) режим шартларында җан асраган халыкның шагыйрьләренә әнә шундый язмыш тәгаенләнгән. Заманында Сибгат Хәким дә бер шигырендә, шагыйрьләрнең шуңа каны аз, дип юкка гына язмаган-дыр инде. Радик Мөхәммәт тә әрнүле дә, сагышлы да, якты да шигырьләрен язганда каләмен йөрәк канына манып-манып алгандыр кебек.
Үз тамыры була һәр агачның, 
Үз тамыры була кешенең. 
Кемнәргәдер тамыр буласы бар
Менә бүген кылган эшеңнең.
Тамыр буласы бар... Гаҗәеп дәрәжәдә зирәк әйтелгән гыйбарә. Яшәү мәгънәсе дигәннәре әнә шулдыр да инде ул. Әгәр дөньяга килгәнсең икән, синең күңелеңдә тамыр була алу тойгысы яшәргә тиештер.
Радик Мөхәммәткә сынмый-сыгылмый иҗат итәргә әнә шул гүзәл тойгы да көч-куәт биргәндер.
Бу сүзләрем яшьтәшем рухына бер дога булып барып ирешсен. Амин.
                                                                                                                             Газинур Морат

 

 

   Арча районы Чиканас авылының жырлап аккан чишмәләре, матур табигате, куе урманы нечкә күңелле һәр кешедән шагыйрь ясый ала.
Булачак шагыйрь Радик Мөхәммәтҗанов 1958 нче елда шушы авылда туган, балачагы матур табигать кочагында үткән. Һәрнәрсә белән кызыксынучан сабый күңеле иптәшләре белән җиләк, чикләвек, гөмбә җыйганда да, өлкәннәр белән урманда терлек азыгы, кышлык утын әзерләгәндә дә табигатьнен ниндидер серләрен ачарга тырыша, могҗизалар ясау турында хыяллана. Шулар тәэсирендә балачакның хыял канатларында очкан малай күңелендә беренче шигырьләр бөреләнә. 1971 нче елда язган шигырьләр дәфтәре әле дә гаилә архивында кадерле ядкарь итеп саклана.
"Өчиле сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан элемтә технику¬мына укырга керде. Техникумнан соң армиягә алынды. Армиягә кадәр беркайчан авырмады. Бер тапкыр да врачка алып бармадым", - дип искә ала әнисе Рәйсә Мөхәммәтҗанова.
Шат күңелле, сау-сәламәт егет, ел ярым хезмәт иткәч, авырый башлый һәм ак билет белән кайта. Бермәлгә җир шары әйләнүдән туктап, бөтен дөньяны карангылык каплаган кебек була Радикка. Авыруы никадәр көчле булса да, ул беркайчан зарланмый. Үзсүзле, көчле рухлы егет үзендә кабаттан шигьрияткә әйләнеп кайтарлык көч таба. Яңадан шигырьләр яза башлавы турында ул истәлек дәфтәренә мондый юллар язып куйган: "Мин таякка таянып кайтып киләм. Күрше малайлары яңа яуган кар өстенә эз салып уйныйлар. Аларны күзәткәч, өйгә кердем дә "Балачакка кайтсаң иде", "Беренче кар" дигән шигырьләрне яздым". Шигырь артыннан шигырь туа. Бу шигырьләр район газетасында басыла башлый. Әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы яшь каләмдәшенә райондашыбыз, язучы Радик абый Фәизов көч, рух өстәп тора. Кирәк урында тәнкыйтьли, киңәшләрен дә бирә, язучылык серләренә дә төшендерә.
Улыньң, бөтен дөньясын онытып, баштанаяк иҗат эшенә чумган көннәре турында әнисе Рәйсә апа болай сөйли:
"Аның барлык шигырьләре, мәкаләләре, поэмалары район газета¬сында чыгып барды. "Көмеш ияр" поэмасы "Идел" журналында, балалар өчен язган шигырьләре "Яшь ленинчы", "Сабантуй" газетасында басылды. Үз язмаларын күреп, ул шулкадәр шатлана иде.
Радикньң күңелендә бер хыял яши: язганнарын китап итеп чыгару. Спонсорлар да эзли, Шашуринга да язып карый, кемнәргә, кайларга гына мөрәжәгать итсә дә, нәтиҗәсе булмый.
Радик Мөхәммәт инде вафат, ләкин җирдә аньң тормышка ашмаган хыялы яши. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгәндә, әнисе, пенсиядэге укытучы, мәгариф отличнигы, Мөхәммәтҗанова Рәйсә Әсәт кызына улының олы хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәрмен дип вәгьдә биргән идем. Вәгъдә - иман. Рәйсә апа белән бергә Радикның иҗат җимешләре туп-ланган китапны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Радикның рухы шат булсын!
Наил Габдрахманов, Арча педагогия көллияте
директоры, педагогия фәннәре кандидаты, 
Татарстанныц атказанган укытучысы

bottom of page