top of page

                                              Диас Вәлиев 

                                                 (тулы исеме Диас Назих улы Вәлиев)

 рус телендә иҗат итүче язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгелауреаты.

 

Диас Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Балачагы һәм мәктәп елларыКазан шәһәрендә уза. 1956 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә, студент чагында ук геологик экспедицияләрдә катнаша, күп өлкәләрдә һәм республикаларда була. 1962 елда универститетны тәмамлагач,Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Казанга кайтып, беркадәр вакыт геология өлкәсенә бөйле оешмаларда эшләп алганнан соң, "Комсомолец Татарии" газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973-1975 елларда Диас Вәлиев Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Аннан кайткач, тулысынча язучылык эшенә күчә.

Диас Вәлиев рус телендә яза. Алтмышынчы еллар дәвамындааерым хикәяләре, очерклары Мәскәүдә чыгып килүче әдәби журналларда һәм Татарстанда көндәлек матбугатта басыла. Хикәя һәм повестьлары тупланган проза китаплары Казанһәм Мәскәү китап нәшриятларында дөнья күрә.

 

Диас Вәлиевның язучылык сәләте драматургия өлкәсендә аеруча ачык чагыла. Интеллигенция тормышыннан алып язылган, кискен конфликтларга корылган "Намус хөкеме" ("Суд совести" яки "Охота к умножению") исемле беренче драмасы ук театр дөньясында үзенчәлекле, интеллектлы, караш-фикерләве белән аерылып торган драматург килгәнлеген хәбәр итә. "Дәвам" ("Продолжение") исемле героик драмасы тагын да зуррак уңышка ирешә. Социаль-политик яңгырашлы, киң колачлы вакыйгаларга нигезләнгән драма, әдәби әсәр буларак, чын сәнгать биеклегенә күтәрелә. 1976 елда "Дәвам" пьесасы өчен Диас Вәлиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Драматургның шуннан соң язылган "Диалоглар" ("Диалоги") "Казанның Елга аръягы күрәзүчесе" ("Пророк из казанского заречья"), "Казан университеты" исемле пьесалары Мәскәү, Ташкент һәм башка шәһәрләрнең театрлыранда куела. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган "Билгесез көн" ("День икс") әсәре дә драматургның героик яңгырашлы, яңа сәнгать алымнарына корылган әсәре булды.

Аның "Намус хөкеме" (1971), "Язмышың хәл ителгәндә" (1976), "Үз-үзеңә хыянәт итсәң" (1979) драмалары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды.

Диас Вәлиев 1973 һәм 1978 елларда милли драматургия буенча уздырылна Бөтенроссия фестивалендә Беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аңа 1981 елда — Татарстанның, 1983 елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.

1990 еллардан Диас Вәлиев иҗатында сәнгати-фәлсәфи публицистика өстенлек итә. Ул "Мәңгелеккә өч сәяхәт" ("Три похода в вечность", 1990) исемле эсселар җыетыгы, "Өченче кеше, яки Фәрештә" ("Третий человек, или Небожитель",1994), "Мөртәд, яки Гольгофага чират" (Изгой, или очередь га Гольгофу", 1996), "Мин" ("Я", 1999) романнарын яза.

Диас Вәлиев — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучы 2010 елның 1 ноябрендә Казанда вафат булды[1].

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

День за днем: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 72 с. – 1000 экз.
Старики, мужчины, мальчишки: повести и рассказы. – М.: Современник, 1975. – 174 с. – 30000 экз.
Суд совести: драм. повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 168 с. – 12000 экз.
По вечному кругу: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 168 с. – 15000 экз.
Диалоги: пьесы. – М.: Сов. писатель, 1982. – 440 с. – 15000 экз.
Сад: повести, пьесы / предисл. М.Магдеева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 224 с. – 30000 экз.
Дарю тебе жизнь. Диалоги. Ищу человека: трилогия. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 168 с. – 4000 экз.
Стук резца по камню: рассказы, пьесы, эссе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 464 с. – 15000 экз.
По вечному кругу: повести и рассказы / предисл. Р.Мустафина. – М.: Сов. Россия, 1988. – 286 с. – 50000 экз.
Три лика. – М.: Мысль, 1990. – 272 с. – 100000 экз.
Три похода в вечность: эссе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 384 с. – 9500 экз.
Карликовый буйвол: триллер. – Казань: Таң-Заря, 1993. – 60 с. – 5000 экз.
Истина одного человека, или Путь к Сверхбогу: проповеди, беседы, изречения. – Казань: Таң-Заря, 1993. – 202 с. – 5000 экз.
Третий человек, или Небожитель: роман-эссе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 640 с. – 2000 экз.
Охота убивать: криминальные истории. – Казань: Таң-Заря, 1995. – 76 с. – 1000 экз.
Необыкновенные приключения двух друзей: сказки. – Казань: Таң-Заря, 1995. – 80 с. – 1000 экз.
В омуте бесовства и смуты: записки инакомыслящего. – Казань: Таң-Заря, 1995, 380 с. – 1000 экз.
Изгой, или Очередь на Голгофу: театральный роман. – Казань: Таң-Заря, 1996. – 168 с. – 1000 экз.
Я: романы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 496 с. – 2000 экз.
Уверенность в Невидимом: трехкнижие. В 2 т. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 2000 экз.
Т. 1. – 560 с.
Т. 2. – 576 с. 
Портрет Дон-Жуана: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 600 с. – 2000 экз.
Пророк и черт: пьесы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 570 с. – 2000 экз.
Чужой: романы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 640 с. – 2000 экз.

* * *
Язмышның чарасы бер генә: сәхнә әсәрләре / ахыр сүз авт. Г.Ахунов; тәрҗ. Г.Ахунов, Р.Хәмид, Н.Дунаев, Ш.Максудова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 12500 д. («У судьбы вариантов нет») 
Әгәр үзеңә хыянәт итсәң: сәхнә әсәрләре / тәрҗ. А.Гыйләҗев, М.Харисов, Х.Сәлимҗанов, З.Садыйков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 224 б. – 11500 д. («Перед последней чертой»)

* * *
Погода на завтра (Дарую тоби життя): драматическая хроника / пер. с рус. В.Гончара. – Киев: Мистецтво, 1973. – 92 с. – 3300 экз. (На украинском языке.)
Дарю тебе жизнь (продолжение): драматическая хроника / пер. с рус. Р.Поховой. – Прага: Дилия, 1975. – 152 с. (На чешском языке.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Диас Валеев (анализ творчества): статьи, эссе, размышление. – Казань: Таң-Заря, 1996. – 248 с. 
Воронин А. Чаепитие с Небожителем // Казанские ведомости. – 2002. – 15 окт.
Султанбеков Б. Нечто беспрецедентное // Респ. Татарстан. – 2002. – 1 дек.
Валишин Ф. Послание от Диаса Валеева // Звезда Поволжья. – 2002. – 28 дек. 
Пашагина Т. Следователь по особо важным делам человечества // Пульс жизни. – 2003. – 26 июня.
Матвеичев А. Пораженный невозможным // Звезда Поволжья. – 2003. – 26 июня, 3 июля, 10 июля.
Колесникова А. «Будущее – за людьми огня» // Респ. Татарстан. – 2004. – 29 июня.
Копосов Р. Вечный поиск Диаса Валеева // Респ. Татарстан. – 2004. – 29 июня.
Матвеичев А. Штрихи к портрету Диаса Валеева // Звезда Поволжья. – 2004. – 1, 8, 14, 21 июля.
Ахунов А. Путь к Сверхбогу // Идель. – 2004. – № 5. – С. 82–87.

 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре

 

 

ТАССР һәм РСФСРның атказанган  сәнгать эшлеклесе (1981, 1983). «Тормыш бүләк итәм» («Дарю тебе жизнь») исемле фаҗигале хроникасы ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (1976). Вәлиев 1973, 1979, 1981 елларда өч мәртәбә Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз милли драматургия конкурсларында лауреат исемен ала.

 

bottom of page