top of page

Гариф Ахунов премиясенә ия булучылар

 

Иҗат белән шөгыльләнгән кешегә мактау сүзе, алкышлар - иң зур бүләк. Сине күреп алып, уңышыңны да танысалар, - монысы инде зур казаныш. Районда 2009 елдан бирле әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә ел да бирелеп барыла торган Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия - бу өлкәләрдә үзләрен күрсәткән иң оста укучылар, яшьләр өчен иң зур бәя. Кайбер премия ияләренең танылган шәхесләр булып китүе район өчен дә күркәм күренеш, ә алар бар һәм күп, диелә Арчаның arskmedia.ru сайтында.

Күптән түгел 2016 елгы бүләк тә үз ияләрен тапты. Ул дүрт номинациядә бирелде.

1. “Поэзия” номинациясендә Арча педагогика көллияте каршында эшләп килгән “Тамчылар” әдәби–иҗат берләшмәсе (җитәкчесе Фәридә Гайфуллина) беренче урынны алды. Икенче урынны да Арча педагогика көллиятенең беренче курс студенты Чулпан Мөбарәкшина яулады. “Шигырь язу теләге миндә беренче сыйныфта укыганда ук барлыкка килде. Беренче шигырем әниемнең туган көненә багышланды”, – ди Чулпан. Аннан ул шигърият белән чынлап кызыксынып китә, төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Өченче урында - “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы әгъзасы, Яңа Кенәр мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Миләүшә Аксакова. Шулай ук “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы әгъзасы, Курса–Почмак мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ралия Котдусова кызыксындыру премиясенә лаек булды.

2. “Проза” номинациясендә алдагы ике урын бирелмәгән. Өченче урында - Арчаның икенче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина. Ул һәр яктан булган, тырыш, актив кыз. Язарга, иҗат итәргә бик ярата. Безнең район газетасы битләрендә дә аның кызыклы язмалары басылып килә. Ә кызыксындыру премиясен “Тукай якташы” яшь журналистлар клубыннан Лесхоз мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зәлидә Фәттахова алды. Зәлидә дә һәрьяктан үзен сынап караган. Шигырьләр дә, хикәяләр дә язган. Алар газета битләрендә дә урын алган. Шулай ук җырларга, биергә, рәсем ясарга да оста икән. “Берничә ел рәттән “Созвездие–Йолдызлык” республика фестивалендә катнаштым. Авылда, мәктәптә үткәрелгән концертларда бик теләп чыгыш ясыйм”, – ди ул.

3. “Публицистика” номинациясендә кызыксындыру премиясенә Арча Укучылар сарае каршында эшләп килгән “Нур” балалар телерадиостудиясе журналисты Руфина Илдусова ия булды. “Нур” балалар телерадиостудиясе яшь журналистлар әзерләп чыгара. Аларның кайберләре хәзерге вакытта республика газета–журналларында эшли. Кем белә, бәлкем, Руфина да киләчәктә шулар сафына килеп керер. Һәрхәлдә, ул бүгенгә “Публицистика” номинациясендә Гариф Ахунов премиясенә ия булган бердәнбер кеше. Уңышлар сиңа, яшь журналист!

4. “Мәдәният, музыка, театр һәм сәнгать иҗаты” номинациясе җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче урынны Арча сәнгать мәктәбенең Тайфә Гидиятуллина җитәкчелегендәге “Энҗеләр” вокаль ансамбле алды. Икенче урында - Арча педагогика көллиятенең 9нчы сыйныф укучысы Инсаф Гаптелбәров. Алар районда үткән бик күп чараларда, концертларда чыгыш ясыйлар, “Созвездие–Йолдызлык” республика фестивалендә уңышлары белән шатландыралар, шәһәрдә аларны беләләр, яраталар. Өченче урынга ике кеше лаек булды. Икесе дә Арча сәнгать мәктәбендә белем ала: Илназ Баязитов (җитәкчесе Заһидә Гайфуллина) баян, Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов) курай сыйныфында. Кызыксындыру премиясе Арча икенче мәктәбенең “Ритм” барабанчылар ансамбленә (җитәкчесе Миләүшә Әхмәдуллина) тапшырылды.

Белешмә өчен. ТРның Үзәк электрон китапханәсеннән алынган мәгълүмат буенча, Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Гариф Ахунов исемендәге әдәби премиясе күләме түбәндәгечә каралган: I урынга – 10 мең сум, II урынга – 7 мең сум, III урынга – 5 мең сум һәм кызыксындыру премиясе – 3 мең сум.

Чыганак: 

http://tatar-inform.tatar

bottom of page