top of page

 

           Халык академиклары иделәр

 

Күркәм эш-гамәлләре белән Арча районын бөтен дөньяга таныткан могтәбәр затлар арасында мәшһүр мәгърифәтчеләребез Сәләй Гататдин улы Вагыйзов белән аның сөекле хатыны Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова да бар. Милли мәгърифәтебезнең якты йолдызлары булган бу галим-педагоглар үз гомерләрендә утыздан артык мәктәп дәреслеге, фәнни эчтәлекле методик кулланмалар бастырып чыгарып, педагогика, психология, методика мәсьәләләренә багышланган йөзләгән мәкаләләр язды.

Педагогик фикер ияләренең иң кыйммәтле хезмәтләренең берсе -әлбәттә инде барлык дәреслекләрнең, китапларның башлангычы булган - «Әлифба» дәреслеге. Соңгы елларда аның кырык икенче басмасы дөнья күрде. Кириллицага күчкәннән соң шушы авторлар тудырган бу милли дәреслек Россиядә иң камил «Әлифба» буларак яшәвен дәвам итә.

Менә без бу көннәрдә «Әлифба» авторларының берсе Сәләй аганы, тууына 100 ел тулу уңаеннан, зур хөрмәт белән искә алабыз. Ул элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Самара өлкәсе, Камышлы районы) Байтуган авылында 1908 елның 24 октябрендә дөньяга килә. Хатыны Рәмзия апа кебек үк ятимлек газапларын бик яшьли татып үсә. Алты айлык чагында әтисе үлеп китә. Әнисе, улын алып, үз якларына китәргә тели. Тик Шәмсехәят әби килененең бу изге теләгенә каршы төшә, оныгын үз тәрбия-сендә калдыра. Әмма озак та үтми олы яшьтәге бу ханымның да сәламәтлеге бик начарлана. Баласыз авылдашлары Гататдин абый белән Гайшә апа кечкенә Сөләйманны үз тәрбияләренә алалар. Малайның исеме һәм фамилиясе документларда Сәләй Гатат улы Вагыйзов дип языла.

Белемгә омтылучы Сәләй кечкенәдән мәдрәсәдә дини һәм дөньяви белемнәр ала. Алга таба Камышлыдагы Коммунистик мәктәптә гыйлем эсти, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Үги әнисе Гайшә апа киңәше белән Богырыслан педагогия техникумына укырга керә.

Татар әдәбиятына һәм мәгарифенә якынаерга теләгенең бик зур булуы яшь егетне Казанга алып килә. 1933 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә Г.Гобәй, Х.Шабаев, Г.Халит, И.Туктар, С.Хәкимнәр белән бергә укый башлый.

Сәләй ага институтта гомерлек тормыш юлдашы булачак сөйкемле Рәмзия белән очраша. Ике яшь йөрәк студентлар гаиләсе корып җибәрә. Икесе дә институтны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Сәләй ага татар теле белгечлеге буенча аспирантурада укырга калдырыла. Әмма җитәкчесе - атаклы тел галиме профессор Хуҗа Бәдигый гаепсезгә репрессияләнү сә-бәпле, аспирантурада укуын дәвам итә алмый. Җитәкчесе белән бергә язган морфология дәреслеге дә кулъязма хәлендә генә кала.

1937 елдан башлап бу яшь гаиләнең тормыш һәм хезмәт юлы Арча яклары белән бәйле. Икесе дә педагогия училищесында белгечлекләре буенча дәртләнеп эшкә тотыналар. Педагогия училищелары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар төзиләр, әдәби иҗат, драма түгәрәкләре оештырып җибәрәләр. Әмма сугыш афәте бу гүзәл гаиләнең дә уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Училище Арча-дан Үрнәк урман хуҗалыгына күчерелә, укучылар саны кими, Вагыйзовларга Субаш-Аты мәктәбенә эшкә күчәргә туры килә.

1942 елда Сәләй ага фронтка китә. Ул хезмәт иткән минометчылар бри-гадасы 1943 елда Харьков янында барган сугышларда чолганышта кала һәм фашистларга әсирлеккә төшә. Сәләй ага сугышчан дуслары белән 1945 елга кадәр Германиядә әсирлек газапларын татый.

Сугыштан соң аны тоткынлыкта булуда гаепләп, Печера шәһәрендәге махсус лагерьга озаталар. Анда ун ел даими күзәтү астында төрле эшләр башкарырга мәҗбүр була. Үрнәк тәртибе өчен аңа гаиләсенә хат язарга рөхсәт бирелә. Кадерле иренең исәнлеге хакында шатлыклы хәбәр алгач,Рәмзия ханым ике баласын җитәкләп Печорага китә. Аларга биредә ике тапкыр гына күрешеп сөйләшергә насыйп була. Соңыннан Рәмзия апаны «халык дошманы» белән очрашуда гаепләп эшеннән куалар. Иреннән баш тартырга өндиләр. Бары тик шул очракта гына эшкә кире кайтарырга вәгъдә итәләр...

Сәләй агага 1956 елдан соң гына Арчага - яраткан балалары, кадерле хатыны Рәмзия, әнисе Гайшә апа янына кайту бәхете елмая. Ул 1956-60 нчы елларда сигезьеллык мәктәптә укытучы, район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1960-70 нче елларда хезмәт юлын Арча педагогия училищесында дәвам иттерә, баш-аягы белән укыту-тәрбия, фәнни-методик хезмәтләр иҗат итү эшенә чума.

Өчьеллык һәм дүртьеллык башлангыч мәктәп өчен Рәмзия апа белән Сәләй ага әзерләгән «Әлифба»лар укырга һәм язарга өйрәтү системасының һәм методларының камиллеге белән аерылып тора.

«Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы» дигән китап та югары бәягә лаеклы фәнни казаныш. Аның беренче басмасы 1975 елда монография рәвешендә язылган иде. Ә яңа басмалары (1993, 2000) шактый камилләштерелеп методика дәреслеге итеп бастырылды. Инде берничә дистә ел дәвамында шушы китап Россиядә һәм Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче барлык уку йортларында да дәреслек булып хезмәт итә.

Фәнни хезмәтләр исемлеген тагын дәвам итәргә була. Ә шулай да данлы педагогларның фәнни эшчәнлегенең зур өлеше, нигездә, «Әлифба» дәреслеге белән бәйле. Үз вакытында Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә бу дәреслек икенче урынны алды. Иң яхшы китапка уздырылган Бөтенроссия бәйгесендә дә Дәреслек Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты һәм СССР Министрлар Советы тарафыннан югары бәяләнде. «Әлифба»ны язу һәм камилләштерү елларында Рәмзия апа белән Сәләй ага татар халкы мәгарифе тарихында булган барлык әлифбаларны, шулай ук рус, украин, башкорт, чуаш, үзбәк, һ.б. телләрдә чыккан йөзләгән әлифба китапла¬рын анализлап, чагыштырып чыктылар. Шушы кыйммәтле зур эшнең чагылышы булып Арча педагогия көллиятендә Россиядә бердәнбер «Әлифба» музее оештырылды.

Ярты гасыр дәвамында яшь буынны, булачак укытучыларны укыту һәм тәрбияләү эшенә бөтен белемен, сәләтен, күңелен биргән олуг шәхесләр - Россиянең халык мәгарифе отличниклары, Татарстанның атказанган укытучылары исеменә лаек булды, Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләнде. Сәләй аганың бүләкләренә тагын К.Д.Ушинский медале дә өстәлде.

Бу ике мәшһүр мәгърифәтче турында матбугатта күпсанлы язмалар дөнья күрде. Р.Фәйзиев дигән автор, мәсәлән, алар турында: «Татар халкының рәсми исем бирелмәгән, әмма бик лаеклы профессорлары, академиклары бит алар», - дип горурланып язып чыкты. Хезмәттәшләре Р.Моратова, М.Исхако-ва «Татарстан» журналында (1999, №9, 42 б.) басылган «Яшьнәү, күк-рәүләргә тиң гомер» исемле мәкалә Сәләй ага Вагыйзовка карата мондый фикер әйттеләр: «Милләтне, телне мөкиббән килеп ярату аңа көч бирде. Сәләй аганың энциклопедик белеменә сокланмый мөмкин түгел: һәр аваз, хәреф турында сәгатьләр буе сөйли ала иде ул. һич тә шикләнмичә, без аны Курсави, Мәрҗани белән янәшә куяр идек. Ул үзе дә ачылмаган, укылмаган китап». 

                               Фәнис ИСЛАМОВ,

педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, Гали Чокрый исемендәге бүләк иясе.  Чыганак: “Мәгърифәт” газетасы. 25 октябрь,2008 ел.

bottom of page