top of page

 Арчада

Арчалылар татар дөньясына данлыклы язучы-шагыйрьләре белән генә түгел, җирле иҗат әһелләре белән дә горурланып яши. Иҗат сөюче якташлар әледән әле район Үзәк китапханәсенең уку залына шагыйрь-язучыларның иҗат кичәләрен уздырырга җыела. 

5 майда биредә үзешчән шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан «Гомер юлым минем агымсу…» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Шагыйрьнең иҗатташлары, замандашлары белән очрашып истәлекләрне барлау. шигырьләрен тыңлау һәр тамашачы күңеленә якты эзен салды.

Иҗат белән шөгыльләнгән кешегә мактау сүзе, алкышлар - иң зур бүләк. Сине күреп алып, уңышыңны да танысалар, - монысы инде зур казаныш. Районда 2009 елдан бирле әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә ел да бирелеп барыла торган Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия - бу өлкәләрдә үзләрен күрсәткән иң оста укучылар, яшьләр өчен иң зур бәя. Кайбер премия ияләренең танылган шәхесләр булып китүе район өчен дә күркәм күренеш, ә алар бар һәм күп, диелә Арчаның arskmedia.ru сайтында.

Күптән түгел 2016 елгы бүләк тә үз ияләрен тапты. Ул дүрт номинациядә бирелде.

bottom of page