Соңгы язмалар:
Сайтка керүчеләр саны
Ишеттеңме әле?
Гаҗәп хәлләр...
Әңгәмәләр
Экскюзив фотолар
Арчада
Ул әйтте
Туган авыл
Мәчетләр
Эчтәлек
Туган авыл
парк | мәктәп | ||
---|---|---|---|
Сабан туе иртәгә... | Сабан туе алдыннын | Әдәби парк | Яңа Кенәр мәчете |
Туган як, туган туфрак, туган авыл. Иң изге, иң матур хисләрне кеше туган ягына карата кичерә. Һәр төбәкнең үзенә генә хас тарихи традицияләре, үзенә генә хас йөзе бар.
Яңа Кенәр авылы – Казан артының борынгы һәм иң зур авылларының берсе, элеккеге Кызыл Юл районы үзәге. Бүгенге көндә Яңа Кенәр авылында 800 хуҗалык бар, бу хуҗалыкларда 3000гә якын кеше яши. Авыл елдан ел үсә, күркәмләнә бара.
Авылның килеп чыгышы аннан 3-4 чакрым көнбатыштарак урнашкан Иске Кенәр авылы белән бәйле. Борынгы заманнарда Күшәр якларыннан чыккан тугыз уллы Исәнгол бабай буш җирләр эзләп бу якларга килеп чыга һәм Иске Кенәр авылы урынында туктала. Ул чакта бу җирләрдә кара урманнар җәелеп киткән була. Эзләү барышында Исәнгол бабай урман эчендәге бер аланлыкка тап була һәм шул аланлыкта йортлар корып яши башлый. Тора-бара бу аланлык тормыш итү өчен кечерәеп кала, җиргә ихтыяҗ туа. Исәнгол бабай улларының берничәсен җыеп хәзерге Яңа Кенәр якларына җибәрә. «Анда ташлыкмы, абагалыкмы – безгә шундый җир кирәк», -ди. Шул тарафка китеп, бераз барганнан соң, егетләр матур гына алан һәм елга күрәләр. «Таптык» - дип, шатланышып, өйләренә кайталар. Исәнгол бабай улларының берничәсен шул алан һәм елга буйларына күчереп утырта. Елга ташлы җирдән ага, ярларында абагалык була. Авылның беренче йортлары хәзерге «1 нче Май», «Татарстан» урамнары һәм промкомбинат тирәләрендә салынган. Әлеге вакыйганы тарихи документлар буенча чама белән 1648 еллар тирәсенә туры килә дип фаразлыйлар. Хәзерге Яңа Кенәр авылы тарихы да шушы еллардан башланып китә. Баштарак авыл «Бигашевский починок» дип аталган. «Яңа Кенәр» атамасы XVIII гасырның икенче яртысыннан кулланыла башлый.
XIX гасырда Яңа Кенәр күпкә зурая. Агачтан һәм кирпечтән икешәр катлы йортлар, кибетләр, сырлап бизәкләп эшләнгән капкалар күтәрелеп чыга. Дүрт мәчетнең күккә ашкан манаралары авылга кабатланмас манзара биргән.
Яңа Кенәрнең тирә-ягында энҗе бөртекләре сыман авыллар сибелгән. Ул авылларның да үзенчәлекле, бай тарихы бар. Бу авылларның кайберләре инде Казан ханлыгы чорында ук булган. Шундыйлардан берсе – Түбән Оры авылы. Түбән Оры авылы элеккеге Казан-Уржум сәүдә юлы өстенә урнашкан була. Авылны милли бизәкләр белән эшләнгән бай йортлар, мәчет, фабрикалар, постоялый двор бизәп торган. Авыл уратасыннан Оры елгасы ага. Елганың югары агымында Югары Оры авылы урнашкан.
Югары Оры авылы элеккеге чорларда тирә-якка байлар нәселе белән билгеле була. Байларда умарталар, җил тегермәне булган. Авылдагы гади халык агач төпләү, игенчелек белән шөгыльләнгән.
Яңа Кенәр белән Түбән Оры авыллары арасында Сөрде авылы урнашкан. Бу урыннарда элек марилар яшәгән булса кирәк. Бу турыда без шул заманнардан калган, хәзерге Сөрде белән Түбән Оры авыллары арасында урнашкан каберлекләрне күреп инана алабыз. Бирегә татарлар күпләп килеп урнаша башлагач, алар башка җирләргә күченеп китәләр.
Түбән Орыдан көньяк-көнчыгышка таба юнәлсәк, Кызыл Яр авылына тап булырбыз. Бу авылга XVII гасыр ахырларында нигез салына. Авылны елга ярына салырга уйлаганнар, елганы «Сөләнгер» дип атаганнар. Элек авыл «Иске коллар» исемен йөрткән. Авылның ярлылары байларга ялланып эшләгәннәр. Әлеге исем шуннан килеп чыккан булса кирәк. 1800 елларда биредә кәгазь фабрикасы эшләп торган. Ул вакытта авылда 260лап хуҗалык исәпләнгән. Авылда сәүдәгәрләр, итек басучылар, тегүчеләр, чүлмәкчеләр яшәгән.
Шурабаш, Шура, Байкал, Яңа Сәрдә авылларының да борынгы, бай тарихы бар. Байкал авылы элек тоташ урман белән капланган булган. Иске тазлар авылыннан 4 гаилә су чыганагы эзләп бу якларга килеп чыгалар һәм Ламба елгасы ярында урман арчып, йортлар салалар. Тора-бара авылда кырыклап йорт барлыкка килә. Бу җирләрдә ул заманнарда аюлар бик куп булган. Авыл халкына алар бик күп зыян салганнар. Баштагы елларда авылны «Ламба елгачыгы авылы» дип йөрткәннәр. Соңрак авыл зурая, «Яңа Тазлар» дип атала башлый. Авыл уртасыннан мул сулы елга аккан, зур булып болыннарга җәелгән. Су өстендә көймәләрдә йөзгәннәр. Суда балыклар бик күп булган. Елганы Себердәге Байкал күленә охшатып «Байкал» дип йөртә башлыйлар.
Күп еллардан бирле ике милләт халкы - марилар һәм татарлар дус, тату яшәгән Шурабаш авылы аерым урын алып тора. Авыл элек «Шишор» исемен йөрткән. Шорунжа авылыннан бирегә елга буйлап берничә кеше килеп төпләнә. Алар сазлыкны киптереп йортлар салалар, биредә яши башлыйлар. Соңрак авылга татарлар да килеп урнаша башлыйлар. 17 гасыр ахырында биредэ 193 олы кеше яшәгән. Менә инде ничә еллар ике милләт халкы кулга-кул тотынып Шурабаш авылында гомер кичерәләр.
Шура авылы урынына берничә нәсел-ыру хәзерге Әтнә районының Дусым һәм Җанекәй авылларыннан 1700 еллардан сон күчеп килеп утырганнар. Күчеп килүчеләр башта Олы юл буена Божа еласы буена урнашалар. 2-3 елдан сон Олы юл буенда яшәү куркыныч булганга хәзерге Шура авылы урынына елга буена күченеп йортлар салалар. Авыл баштарак «Ташлинур» исемен йортә.
Яңа Сәрдә авылы урынында элек Фәйзуллаев фамилияле байның дачасы торган. Сонрак тирә-як авыллардан кешеләр килеп урнашып, авыл барлыкка килә.
Тарих, кызганычка каршы, якты, матур вакыйгалардан гына тормый. Кенәр авылы җирлегенә караган авыллар арасында узган гасырның 70нче елларында «переспективасыз» мөһере сугылып, юкка чыккан авыллар да бар. Яңа Авыл, Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Зирекле, Яңа Жидлар, Кечкенә Кенәр авыллары – шундыйлар арасыннан. Бүгенге көндә шушы авыллар урынында утырып калган зиратлар гына, телсез шаһитлар сыман, бу урыннарда кайчандыр авыллар булуын искәртеп торалар.
Безнең Кенәр якларының төп горурлыгы- хезмәт сөючән кешеләре. Әйе, кешеләр. Чөнки аларның соклангыч эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә искиткеч бай мирас тупланган. Безнең як элек-электән милли мәдәният үзәге, икмәкле як булып шөһрәт казанган.
Кенәр төбәге хәзерге вакытта да үзенең лаеклы урынын саклый. Безнең як авыллары татар иленә бик күп күренекле шәхесләр өстәгән. Шулар арасыннан Яңа Кенәрдән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, композитор Салих Хисмәтуллин, язучы Рафаэль Төхвәтуллин; Вьетнам, Мисыр, Алжирда илче булып эшләгән Хәбибулла Фатхуллин. Кызыл Яр авылыннан шагыйрьләр Мостафа Ногман һәм Нәҗип Мадьяровлар, Шура авылыннан шагыйрь Рәис Шаһи, Байкалдан – көрәшчеләр – бертуган Мадъяровлар.
Авыллар хәтере- мәнгелек! Бүген кайда гына яшәсәк тә, эшләсәк тә, без бер гаилә балалары булып калабыз. Туган ягыбыз белән горурланабыз, читкә китсәк тә туган ягыбызны сагынып кайтабыз.
Хөрмәтле сайт кунаклары! Сездән үз авылларыгыз турында язмалар көтеп калабыз.