top of page

Рәис Сафин

 

Рәис Сафин – Арча районы Субаш-Аты авылы егете. 1935 елның гыйнварында туган. Читтән торып Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлый. Шигырь сөючеләр аны "Йөрәк парчалары" (2005), "Бер мәхәббәт тарихы" (2006) һәм "Бабайлар чуагы" (2007) дип аталган китаплары аша яхшы белә. 

 

Татарлык

 

Татар булу җиңел түгел,

Шөһрәтсез булу җиңел.

Татар булу, әйдәп бару

Һәр милләткә хас түгел.

 

Без скиф, кыпчак та булдык,

Һун да, болгар да булдык.

Кем дип кенә аталсак та,

Мәшһүр дәүләтләр кордык.

 

Иртыштан Дунайгача –

Безнең җир-суларыбыз.

Без дәүләтләр тотар халык,

Мәңге шулай калырбыз!

 

Шул татарны дөнья таный,

Хөрмәт белән дәшәләр.

Хөсетлеләр, үчеклеләр

Татардан көнләшәләр.

 

Безгә Аллаһ шулай язган –

 

Һәрчак алдан барырга.

Рәхәттә дә, кыенда да

Татар булып калырга

                            Арчада язучы, шагыйрь Рәис Сафинның иҗат кичәсе узды
 

“Казан арты” музееның залы үз кочагына янә әдәбият сөючеләрне җыйды. Бу юлы якташ язучыбыз, шагыйрь, Субаш Аты авылы суларын эчеп үскән Рәис Сафин белән очрашып, аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә – шигырь бәйрәме үткәрергә.

Рәис абый иҗат бусагасын 64 яшендә атлап керә. Аңарчы, яшь чагында университетның журналистика бүлеген тәмамласа да, язмыш юллары аны иҗат юлыннан алып китми. Заводта слесарь да, төрле оешмаларда партком секретаре, профсоюз рәисе дә, директор урынбасары да булып эшли. “Бер вакытта да күңелне төшерергә ярамый, теләге булган кеше 90да да яза ала торгандыр”, — ди үзе бу хакта. Күңелне төшермәскә киңәш бирүе юкка түгел, чөнки үзен иҗат дөньясына күңел тетрәнүе алып кергән. 1990 елда әнисе дөньядан киткәч тәүге шигыре туа, ә 1998 елда яман шештән хатыны Сания ханым кинәт бакыйлыкка күчкәч, авыр югалту, ялгызлык тарта аны иҗатка. Күңеленә шуннан дәва таба башлый. Шул елларда язылган шигырьләреннән берсендә мондый юллар бар:

“Газапларның иң олысы икән

Парсыз калган толлар гомере”…

Һәм шуннан дөньяга туган шигырьләр, проза әсәрләре китап булып төпләнеп, аларның саны 8 гә җиткән (“Памир”, “Йөрәк парчасы”, “Бабайлар чуагы”, “Бер мәхәббәт тарихы” һ.б). ТР Диния нәзарәте ярдәме белән тиздән тагын берсе басылырга әзерләнеп ята.

Әтиләре Габдулла абый яу кырында Сталинград өчен барган сугышларда башын салгач, 5 бала белән тол калган әниләре Хәбибҗамал тәвәккәлләп, 50 нче елларда гаиләләре белән Казанга күчеп китә Сафиннар. Тик туган авыл Рәис абыйның күңелендә чыкмаска урын алган якты хатирәләр белән яши. Ничек онытсын инде күңел дигәннәре 4 ел болында колхоз  көтүе көткән елларны?! Әнә шул китүдән 30 еллап туган ягына кайтулар насыйп булмый аңа. Тәүге тапкыр туган туфрагына аяк басуын китапханәче авылдашы Сәрия Нәгыймова оештыра. “Иң беренче кайтуымда китапханәдә семинар, хәтта Киров өлкәсеннән үк килгәннәр иде. Аннан Сәрия ел саен Сабантуйга чакыра башлады. Хәзер ел саен кайтып, Нәгыймовларда кунак булып, Сабантуй мәйданында авылдашларым белән күрешеп, шигырьләремне укып китәм. Авылыма юлны яңартканы өчен Сәриягә рәхмәтем зур”, — ди язучы.

Бүгенге иҗат бәйрәмендә аның шатлыгын уртаклашырга туган ягыннан да килгәннәр иде. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов, укытучылар, Сәрия апа аңа туган җиренең, авылдашларының кайнар сәламен һәм истәлеккә бүләкләрен алып килгән. Субаш Аты башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлгенә Вафина җыр да багышлады. Алай гына да түгел, сыйныфташы, балачак күршесе Сәвия апа Вәлиева аралашу һәм 57 елдан соң авылдашы Гаяз Сафин белән күрешү дә насыйп булды бу кичәдә Рәис абыйга. “Син балачактан боҗыр идең, әле дә шул җитезлегеңне югалтмагансың. Сезнең гаиләгез белән Казанга күченүегезгә авыл халкы озак ияләнә алмады, юксындык”, — дип күз яшьләре белән үткәннәрне искә төшерде Сәвия апа.

Туган ягы турында сөйләшү язучы өчен бик тансык. “Туган ягым моңсу, кадерле булып күңелемдә яши. Төшләремә керә. Бәтен әсәрләремдә элек яшәгән һәм бүген яшәүче авылдашларым урын алган, хәтта исемнәрен дә үзгәртмәдем. Алар хәтеремдә ничек калган, шулай тасвирлыйм”, — ди Рәис абый.

Егетләргә хас җитезлек, күңел күтәренкелеге аны гел яшьлек илендә калдырырга тели сыман. Камил зиһене язучыны әле тагын иҗат киңлекләренә әйди, яңа идеяләр бирә. Нияте иҗаттан аерылмаска аның. Бүгенге көндә язучыга иҗат өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Янында үзен аңлап, рухи ярдәм күрсәтүче хатыны Асия ханым, аерым яшәсәләр дә, “әти” дип өзелеп торучы уллары Расих, Ирек, Наилнең гаиләләре, 10 оныгы бар аның.

Бүген Рәис Сафинга туган ягында яшәүчеләрнең дә иҗат җимешләрен ишетү насыйп булды. Каләм серенең көчен әле аңлап килүче “Тукай якташлары” клубы әгъзалары Илүзә Касыймова, Алинә Кадриева, Ландыш Зиннәтуллиналарның иҗаты белән танышу, ә шигырләрен “Каурый каләм” түгәрәге әгъзаларыннан ишетү, иҗаты белән туган җиренең данын күтәрүдә ярдәм итүе өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе, Казанда аралашып яшәгән дусты шагыйрә, журналист Әлфия Фазлыева белән Арча җирендә очрашуы шагыйрь күңеленә яңа илһам киңлекләрен ачкандыр.

Хәзер аның күңеле сабантуйны көтә. Туган авылы туфрагына басып, якташлары белән очрашуны һәм күкрәк тутырып туган җир һавасын сулауны.

Розалия Зиннәтова

bottom of page