top of page

 

Сафиуллин Гани Биккенә улы

 

1905 елның 1 июлендә хәзерге Татарстан Республикасы Арча районының Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте—татар. 1928 елдан КПСС әгъзасы. 7 сыйныф, край совет-партия мәктәбен тәмамлаган. Казагыстан ССРның Семипалат шәһәрендә өяз комсомол комитеты инструкторы булып эшләгән. 1927 елдан Совет Армиясендә. 1928 елда запастагы взвод командирлары мәктәбен, 1931 елда Чик сакчылары югары училищесын, 1941 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган. Полк белән җитәкчелек иткән.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

Дала фронты составыңдагы 7нче гвардия армиясенә кергән, генерал-майор Сафиуллин җитәкчелек иткән 25нче укчы корпус 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә — Бородаевка һәм Домоткань авыллары тирәсендә (Днепропетровск өлкәсенең Югары Днепров районы) Днепрны кичкән. Полк һәм дивизия артиллерия көчләре белән дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтарып, 5 көнлек сугышта фронт буенча плацдармның озынлыгын 25 чакрымга, иңен 15 чакрымга киңәйткән һәм шунда ныгып урнашкан. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән.

1947 елда Генштаб Хәрби академиясе каршындагы Югары академия курсларын тәмамлаган. 1957 елда генерал-лейтенант Г.Б.Сафиул-лин запаска чыккан. Казанда яшәгән һәм эшләгән. Ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1973 елның 14 октябрендә вафат.

Казанның Арча кыры зиратында җирләнгән. Яңа Кишет авылында Геройга багышланган музей ачылган.

2015 елның 6 маенда Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин хөрмәтенә мемориаль һәм аның туган нигезендә музей ачу тантанасы булды.

Тантанада федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.

Әлеге тантананың төп сәбәпчесе, игелекле гамәлдә башлап йөрүче — якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.

 

bottom of page