top of page

Госман Бакиров

(1                                       (1896—1982)

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Заманында күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австрия-Венгриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде Октябрь революциясе тудырган яңа шартларда, Г. Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен — укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен әүвәлге мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен булачак язучы ачык күрә һәм белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә. Монда ул Г. Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. Шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат органы «Яшь ленинчы» газетасын оештыру эшендә актив катнаша, шул газетада очеркларын, мәкаләләрен бастыра. 1924 елда Г. Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927 елда партия сафына член итеп алына. 1927—1929 елларда Г. Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы секретаре булып эшли. Бу елларда ул үзенең журналистлык һәм әдәби иҗат эшен тагы да активлаштыра. «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1930 елда «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгын бастыра. Шулай ук көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза, Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслекләр һәм методик кулланмалар редакцияли, соңыннан, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр нәшриятның дәреслекләр секторында җаваплы редактор вазифасын башкара.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Г. Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшугә таба бара. «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар совет балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш булып керде.

Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат булды) актив иҗат һәм җәмәгать тормышы белән яшәде. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче җиңү: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.—32 б. 3000.

Урак өсте: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1930.—39 б. 5000. Беренче җиңү: 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Төзәт. 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—30 б. 10000.

Яшәсен яшьләр: Балалар өчен пьеса. 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—37 б. 5000.

Сафа балалары.: Балалар өчен 4 пәрдәлек сәхнә әсәре.— Казан: Татгосиздат, 1935.—39 б. 7000.

Шул ук.— Төзәт. һәм арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1936.—39 б. 5000.

Безнең рапорт: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1936.—52 б. 5000.

Кар йорт: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1948.—23 б. 10000.

Сиртмәле кое: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5065.

Сугышчы көндәлегeннән: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1949.—108 б. 5065.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1953.—19 б. 6000.

Партизан малай: Повесть. 1-кисәк.— Казан: Татгосиздат 1953.—130 б. 10000.

Классташлар: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—98 б. 10000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—20 б. 20000.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—15 б. 25000.

Укытучым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б., ил. 13000. Ред.: Ќәләй Л. Балаларыбызга бүләк.— Соц. Татарстан, 1966, 16 июль.

Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—66 б. 6000.

Утлы тегермән: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—80 б., ил. 15000. Рец.:Мостафина Г. өлкән язучы бүләге.— Соц. Татарстан, 1966, 14 окт.

Кадерле бүләк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 26 б. 15000.

Укытучы апам: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 168 б. 15000.

Бормалы юллар: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 224 б. 7000.

Моя учительница: Повести и рассказы /Пер.: Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—79 с. 10000.

Аның турында

Ђхмәт А. Г. Бакиров—язучы Нәм редактор.— Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 113—116 б.

Госман Бакировка 70 яшь.— Казан утлары, 1966, № 3, 62 б. ИшморатР. Язучы, солдат.— Соц. Татарстан, 1966, 13 март. Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы.— Сов. мәктәбе, 1966, № 3, 61 б.

Шакир С. Сез әле дә уң флангта: Г. Бакировка 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 3, 176—177 б.

Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь. — Ялкын, 1976, 3, 7 б.

Ишмуратов Р. Всегда солдат. — Сов. Татария, 1966, 13 марта.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

bottom of page