top of page

 Фәвия Сафиуллина

Екатеринбург өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган “Саф чишмә” газетасының баш редакторы, Милли медиа-холдинг рәисе, “Азатлык” радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина Арча районы Ташкичү авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне Яңа Кенәрдә тәмамлаган. Үзе турында ул: “Хыялый, хисчән бала идем...”, - ди. Буш вакыты булганда Фәвия табигатькә, чишмә буйларына чыгып киткән, каеннар белән серләшкән.

bottom of page