top of page

 Проектка ярдәм

 

                                                      Хөрмәтле дуслар!

 

“Арча җәүһәрләре” дигән бу сайтта Арча районының иң күренекле,иң танылган шәхесләрен туплап,алар турында тулы мәгълүмат бирү бурычы куелды.Бу бик зур масштаблы һәм шактый мәшәкатьле эш.Эшләнеп беткәннән соң сайт әдәбият-сәнгать әһелләрен,фән эшлеклеләрен,районның танылган кешеләрен Интернетта туплаган фәнни-энциклопедик ярдәмлек булачак.

  Сайт бигрәк тә укытучы-тәрбиячеләр өчен файдалы ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз. Сайтның эчтәлеге һәм структурасы инде төзелеп килә.Ләкин эш барышында әле тагын күпләгән битләр өстәләчәк.Бүлек битләрендәге язулар кликабельный.Мәсәлән,Тукай рәсеме астындагы Г.Тукай дигән язуга басып,сез Тукай битенә күчәсез.

 

«Арча җәүһәрләре» — яңа проект. Ул сезнең ярдәмегезгә бик мохтаҗ. Әгәр дә  Арча районының күренекле шәһесләрен Интернет киңлекләрендә тарату идеясе белән янсагыз, сез түбәндәге юллар белән безгә ярдәм итә аласыз.

 

  • Сайтка материаллар әзерләргә булышу.Үзегез белгән танылган шәһесләр турында хәбәр итү яки язып җибәрү.

  • Сайтны бизәшү. Язмаларга иллюстрацияләр әзерләргә, инфографик материаллар ясарга булыша аласыз. Дизайн идеяләрен дә бик хуплап кабул итәчәкбез.Безнең өчен аеруча тәнкыйди фикерләр кыйммәт.

  • Арчаның атаклы кешеләре турында видеоязмалар әзерләргә ярдәм итү. Артистлар,җырчылар,галимнәр һ.б. үзләре дә үзләре турындагы видеоларны тәкъдим итә алалар.

  • Сайтны танытырга ярдәм итү. Сез дусларыгызга, таныш-белешләрегезгә, укучы-укытучыларга проект турында хәбәр итеп, социаль челтәрләрдәге дусларыгызга тәкъдим итеп безнең өчен бик файдалы эш эшләячәксез.

  • Акчалата ярдәм. Проект табышсыз  эшли (коммерциягә корылмаган), шуңа күрә аның көндәлек яшәеше һәм киләчәге финанслар ягыннан хуплавыгызга  мохтаҗ.

 

   Мөмкинлеге булган кешеләр үз теләкләре белән сайтны эшләүгә үз өлешләрен кертә алалар.Иганәчеләр өчен аерым бит ачылып,алар турында мәгълүматлар язылачак.Теләмәсә,ярдәм иткән кеше билгесез дә булып калырга мөмкин.Беренче чиратта,Арча районы кешеләре ярдәмгә килерләр дип ышанып калам.Сайтны эшләү буенча үз теләкләрегезне,тәкъдимнәрегезне дә әйтә аласыз.Контактлар битеннән безнең белән элемтәгә керергә мөмкин.

 

bottom of page