top of page

 Музейлар

      «Казан арты» тарих-этнография музее

«Казан арты» Арча тарих-этнография музее 2009 елның 8 декаберендә Татарстан  республикасының беренче президенты М.Ш.Шаймиев катнашында ачылды.

Экспозицияләр 4 залда урнашкан, гомуми мәйданы 856,1 кв.м, 15514 данә предмет саклана. Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее),М.Мәһдиев музее, “Әлифба” музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар. Төп бүлекләр: “Борынгы Арча”, “Арча базары”, “Хан диваны”, “Арча кенәзләре”, “Арча даругасы”, “Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре”, “Арча кирмәне”, “Татар крестьянының хуҗалыгы”, “Зәркәнче”, “Чыпта сугучы”, “Читекченең интерактив почмагы”, “Мещан йорты”, “Сабантуй”, “Совет мәктәбе”, “Күмәк хуҗалык рәисенең эш бүлмәсе”, “Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында”, “Традицион татар йорты” һ.б. Экспозицияләрнең авторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов. Музейдагы иң әһәмиятле тупланмалар – революциягә кадәрге татар басма һәм кулъязма китаплары, Алтын Урда дәвере акчалары, археология, этнография предметлары, төбәккә мөнәсәбәтле иҗат әһелләренең, укытучыларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Музей хезмәткәрләре район буенча комплекслы (этнографик, археографик, эпиграфик) экспедицияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, төбәктән чыккан шәхесләргә багышланган мәдәни чаралар уздыра. Адрес: Арча шәһәре, Сызгановлар урамы, 22 йорт.

           «Әлифба» музее филиалы

Арча педагогия көллиятендә 1999 елдан «Әлифба» музее эшли. Музей бай тарихи фондка ия. Биредә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларында уку-язуның килеп чыгышын чагылдырган 1226 экспонат урын алган.

Музейның барлыкка килүенә Арча педколледжы укытучылары Вагыйзов Сәләй Гататович һәм Валитова Рамзия Гиляҗевнаның педогогик һәм фәнни эзләнүләре сәбәпче була. Алар 1965 елда татар мәктәпләре өчен бастырылган «Әлифба» китабының авторлары. Шулай ук музейда алар тарафыннан язылган 43 китап урын алган. Музей район һәм республикабызның мәдәни тормышында зур урын алып тора.

       Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее

 1995-нче елның 26 апрелендә ачыла.

Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча җирлегендә дөньяга килгән.

Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала. Экспонатлар арасында XVIII — XIX гасырларга караган — галимнәр Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Ш.Күлтәси, драматург Г.Камал, шагыйрь Г.Тукайның документлары һәм шәхси әйберләре (Ш.Күлтәсинең таянып йөргән таягы, Ш.Мәрҗәнинең язу әсватлары, Коръән китаплары һ.б.) бар.

Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы еллары тарихы музейда халык язучысы Г.Бәширов, язучылар А.Галиев, Г.Бакиров, М.Галяу кебек шәхесләр тарихында чагылыш тапкан.

Аерым залда кул эшләнмәләре, сәнгать әсәрләре, актер һәм артистларның портретлары һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе эшли. Моннан тыш биредә Арча районының XV гасырдан соңгы тарихы тасфирланган.

Беренче залда районыбызның тарихчылары, фән эшлеклеләре, фәлсәфәчеләренә кагылышлы фотодокументлар, китаплар һәм шәхси әйберләр урын алган.

Ике залда халык язучылары һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә-экспозиция эшли.

Музейдагы 1700 экспонатның өч йөзе генә төп нөсхә күчермәсе, калганнары — төп нөсхә.

Безнең адрес: Арча шәһәре, Первомайская урамы, 12 йорт, тел/факс:884366 32479 Экскурсия дәвамы: 30 мин. аудитория: 40 кеше.

         Мөхәммәт Мәһдиев музее филиалы

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Арча районы администрациясе тарафыннан, Арча урман хуҗалыгы ярдәме белән Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев музее төзелде. Татарстан Республикасы халык язучысы, Г.Тукая премиясе лауреаты Мөхәммәт Сөнгатович Мәһдиев ХХ гасыр ахырының күренекле язучысы буларак, үз әсәрләрендә татар авылларының гүзәллеген тасфирлаган, кабатланмас образлар тудырган, күпсанлы очерклар, башка язучылар әсәрләренә тәнкыйть материаллары язган.

Музей 2000 елның 13 июлендә ачыла. Аны Мөхәммәт Мәһдиев әйтеп калдырганча, язучының туган йорты урынында салалар. Матур, күркәм агач бина авылның яме булып тора, шулай ук биредә авыл китапханәсе урнашкан.

Музей экспонатлары язучының балачак һәм яшьлек елларын тасфирлый.

Музей коллекциясендә язучының туган йорты, үз әсәрләрен иҗат иткән Казан фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре, әти-әнисе язмышына бәйле материаллар кунакларда зур кызыксыну уята.

Мөхәммәт Мәһдиев – туган авылы җырчысы, искиткеч китаплар калдырып, көтмәгәндә үлеп китә. Аның студентлары, күренекле язучылар, шагыйрьләр, педагоглар. Алар язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәренләр һәм безнең музей фондын тагы да баетырлар дип өметләнеп каласы килә.

 

 

           Кушлавыч авылындагы музей

Кушлавыч авылында 1886 елның 14 (26) апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килә. Аның әтисе, указлы мулла Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев (1824—1886), Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый. 1886 елның август ахырында вафат була. 1890 елда шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә Балтач районы Саена Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга һәм улын үзе белән ала.

 

1955 елда Кушлавычта шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты куела (скульптор — И. А. Новоселов). 1976 елда Тукайга багышланган музей ачыла.

bottom of page