top of page

 

      Сафин Нәкыйп Сафа улы

 

1921 елда хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте —татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан КПСС әгъзасы.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

19 аерым моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында отделение командиры (Дала фронты) сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Солошино (Полтава өлкәсе Кобеляк районы) авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. Шулай тагын 18 юл ясый. Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгарган. 1943 елның 20 декабреңдә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Сугыштан соң хәрби-инженерлык училищесында укыган. 1946 елдан лейтенант Сафин запаста. Туган җиренә кайткан. 1951 елда Казан республика партия мәктәбен бетергән. Соңыннан ул совхозда директор булып эшләгән. Ике Ленин, I һәм I! дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

1987 елның 22 маенда вафат.

Казанда җирләнгән.

Арчада бер урам аның исемен йөртә.

Туган авылында батырга бюст куелган.

bottom of page