top of page

 

Гомәр Бәширов

 (1901-1999)

Күренекле татар язучысы, фольклорчы,

 Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996)

Татарстанның Халык Язучысы

 

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндәкыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә.

1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. 1920 елда яшь укытучы Кызыл Армиягә алына. Армиядә өч ел хезмәт итә, Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша.

Армиядән кайткач, махсус курслар тәмамлап, совет милициясе һәм юстиция органнарында эшли. Ләкин әдәбиятка мәхәббәте аны журналистика өлкәсенә алып килә. 1932 елдан ул "Кызыл Татарстан" гәзитендә, бераздан "Совет әдәбияты" журналында эшли башлый. Аның бик күп мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басыла. 1937 елда язучының атаклы "Сиваш" повесте басылып чыга. Бу әсәр бик тиз тарала һәм Г.Бәшировны күренекле язучылар сафына чыгара.

Язучының "Намус" романы аеруча уңыш казана. Ул 1948 елда басыла. Халыкның Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәтен яктырткан бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә ССРБ Дәүләт премиясе бирелә.

1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым – яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" романы басылып чыга. Әсәр табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.

Г.Бәширов – фольклор әсәрләрен туплап, Бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган язучы. "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк" исемле китаплар аның хезмәт нәтиҗәсе. Язучы әдәби тәнкыйть үсешенә дә үз өлешен кертә.

Гомәр Бәширов – озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлегерәисе була. Берничә мәртәбә ССРБ һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә ССРБ Югары Шурасына депутат итеп сайлана.

1999 елның 7 маенда Казанда вафат була.

 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мең дә бер мәзәк / мәзәкләрне җыючы һәм әдәби эшкәртүче Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 402 б. – 40000 д.
Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 13 б. – 30000 д.
Намус: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 440 б. – 14000 д.
Туган ягым – яшел бишек: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 328 б. – 15000 д.
Бүген дә, иртәгә дә: әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 272 б. – 6000 д.
Сиваш: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б. – 15000 д.
Җидегән чишмә: роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 336 б. – 15000 д. 
Җидегән чишмә: роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 330 б. – 15000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981–1984.
1 т.: роман / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – 1981. – 463 б. – 11000 д.
2 т.: повесть. – 1982. – 453 б. – 13000 д.
3 т.: роман. – 1983. – 423 б. – 13000 д.
4 т.: повесть, хикәяләр. – 1984. – 453 б. – 15000 д.
Тормыш юлында: повесть-истәлек, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 383 б. – 4000 д.
И язмыш, язмыш: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 479 б. – 30000 д.
Бибек нигә елый: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 48 б. – 20000 д.
Гыйбрәт: тәмамланмаган роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 367 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 3000 д.
1 т.: роман / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – 398 б.
2 т.: повесть. – 398 б. 
3 т.: роман. – 399 б.
4 т.: повесть, роман. – 448 б.
5 т.: повесть-истәлек, көндәлек язмалар. – 416 б. 
* * *
Туган ягым – яшел бишек: повесть. – Өфә: Китап, 2001. – 296 б. – 2000 д. (Башкорт телендә.)
* * *
Кетеки тел бистәләре: мәзәкләр / төз. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 56 б. – 25000 д.
* * *
Семь родников: роман / пер. с татар. Л.Лебедевой. – М.: Современник, 1986. – 397 с. – 30000 экз.
Честь: роман / пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Сов. Россия, 1988. – 528 с. – 200000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җәләлиева М. Гомәр Бәширов // М.Җәләлиева. Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 737–758 б.
Әмир М. Күренекле әдип // Сов. әдәбияты. – 1961. – № 11. – 99–105 б.
Хөсәенов Г. Зур талант иясе // Кызыл таң. – 1961. – 12 дек.
Ахунов Г. Җир һәм күңел җылысы // Г.Ахунов. Әдәби язмышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 41–64 б.
Әмир М. Гомәр Бәширов // М.Әмир. Үзебез турында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 150–162 б.
Гайнуллин М. Гражданлык намусы җырчысы // Соц. Татарстан. – 1971. – 7 гыйнв.
Кашшаф Г. Тирән чишмә // Азат хатын. – 1971. – № 1. – 11 б.
Хөсни Ф. Колагына гына пышылдап // Соц. Татарстан. – 1971. – 7 гыйнв.
Кәримуллин Ә. Г.Бәширов әсәрләре төрле телләрдә // Сов. мәктәбе. – 1976. – № 1. – 26–28 б.
Бәширова И. Язучы ничек яза? // Сов. мәктәбе. – 1981. – № 1. – 33–37 б.
Поварисов С. Энҗе бөртекләре // Казан утлары. – 1981. – № 1. – 155–158 б.
Хатипов Ф. Күңел хәзинәләрен ачканда // Казан утлары. – 1983. – № 6. – 140–146 б.
Әхмәтҗанов М. Гасыр юлдашлары // Мирас. – 1998. – № 8. – 132–145 б.
* * *
Баширов Г. Моя тропинка в литературу // Вопр. лит. – 1964. – № 5. – С. 39–53.
Панков В. Гумеру Баширову 70 лет // Лит. газета. – 1971. – 6 янв.
Бикмухаметов Р. Баширово поле // Лит. Россия. – 1971. – 8 янв.
Баруздин С. Достижение высоты // Сов. Татария. – 1981. – 7 янв.
Дементьев В. Колыбель жизни // Лит. Россия. – 1981. – 23 янв.

 

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. 

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. 

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. 

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

 Интернет чыганаклар

 Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 елларда Г. Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Бәшировның алдагы иҗатына да хас булганча, туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 дә Сивашны кичкәндәге батырлыклары турында. Бәширов совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» (1947; рус теленә тәрҗемәсе «Честь», 1949) романын сугыш барган көннәрдә яза башлый. Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә.

Тел турында кайбер фикерләр

 

НУРҖИҺАН


Егерме икенче елда гражданнар сугышыннан кайтып төшүгә, Фәһимне берьюлы ике авыр хәсрәт каршы алды. Аның сөекле өнисе белән сөйгән кызы Саҗидә ачлык корбаны булган икән. Фәһим көн саен зиратка барып, бу ике кадерле зат рухына Коръән укып кайта торган булды. 

Сажидәнең вафатын ишетү Фәһимнең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте, аны сискәндереп, тетрәтеп җибәрде. Ничек алай? Фәһим айкап кайткан сугыш җире түгел ләбаса монда! Анда гына үлем чалгысы аяусыз уңга да, сулга да селтәнә. Шуның өчен ул сугыш дип атала да. Тыныч кына яшәп яткан тып-тын авылда алсу битле, җиләктәй япь-яшь кызны ни җаның белән салкын кабергә күмеп кайтмак кирәк?.. Тиф, диделәр. Егерме беренче елгы ачлык белән шулар икесе халыкны рәхимсез кырды, диделәр. 

I'm a title 3

Date/Subtitle/Tags

I'm a paragraph. I'm a great place for you to let your users know a little more about me. Double click me to change me and add your own content. To customize me and change my font click on the Design tab in the property panel.

Please reload

bottom of page