top of page

 

 

Габденнасыйр Курсави

(Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхөммөд бине Иштирә)

(1776-1812)

 

Күренекле дин эшлеклесе, рефоматор Г.Курсави Яңа Чүриле волостеның Курса авылында туа (хәзерге Арча районы). Башта Казан артындагы Мәчкәрә мәдрәсәсендә,аннары укуын Бохарада дәвам иттерә. Туган авылы Курсага кайткач, үз тирәсенә күпсанлы шәкертләр туплый, зур мәдрәсә ача һәм мәгърифәтчелек идеяләрен таратырга керешә Ул 1794-1808 елларда Югары Курса авылы мәчетенең имам-хатибы һәм үзе тарафыннан нигез салынган мәдрәсәнең мөдәррисе.

Г.Курсави - философия һәм дин хезмәтләре авторы. Ул - татарлар арасында дини реформаторлык эшен башлап җибәрүче. 1812 елда хаҗ сәфәре вакытында, чума белән авырып, Истамбулда вафат була һәм Өскөдарда җир-ләнә. Мәгьрифәтче-галим I0 артык фәнни хезмәт калдырды. Алар арасында аның “Эл-Иршад лил гыйбад” (“Кешеләрне туры күндерү") дигән хезмәте татар иҗтимагый фикере тарихында аеруча күренекле роль уйнады.Г.Курсави анда һәм башка китапларында да,татарда беренче буларак,  тәнкыйть юлы ача, ул катып калганлыкны, торгынлыкны тәнкыйтьли, урта гасырчылык идея­ләрен чагылдырган төшенчәләрне, тәгассыблыкны һәм схоластиканы фаш итеп чыга. Ул халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эш итте һәм үзенен чыгышларында анын киләчәге тәрәккыять һәм мәгърифәт юлына басу, фәнни белемнәр һәм мадәният казанышларын тарату белән бәй­ләнгән дип басым ясап күрсәтте. Бо­рынгылар әйткәннәргә сукырларча ышануга бәйләнгән күп гасырлык традицияләрне шик астына куеп, ул кешеләрне хакыйкатьне мөстәкыйль рәвештә эзләргә чакырды, хөр фикерлекне яклады, кеше гакылына салынган богауларны өзәргә кирәклеген басым ясап күрсәтте.

Кыска гына тормыш кичерсә дә, Курсави татар иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырды. Татар халкынын рухи тормышындагы урынын билгеләп, Г.Ибраһимов аны "Туачак көн йолдызы" дип атады.

Курсавидан безгә калган төп сабак - кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен куючы беренче кеше Г.Курсави булды. Ул беренче ислахчы-реформатор һәм беренче фикри карлыгач иде.

bottom of page