top of page

                  Вакыйф Вәкил улы Нуриев

 

1958 елның 17 августында Арча районы, Сеҗе авылында туган. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. V курста укыганда "Яшь ленинчы" (хәзер "Сабантуй") газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1980 елда университетны тәмамлагач, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә корреспондент булып килә. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда В. Нуриев— Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.
1990 елда аны яңа оешып килгән "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. "Шәһри Казан "ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә.


Бүгенге көндә Вакыйф Нуриев—"Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының баш мөхәррир урынбасары.
Татар журналистикасында В. Нуриев—яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Ул 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездына Татарстаннан делегат итеп сайланды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде.
80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул—"Сабантуй" "Вечерняя Казань" газеталарында, "Салават күпере", "Ялкын", "Мәгариф", "Чаян" журналларында басылган 70ләп хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аныц "Бүре кадәр бүрек" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган "Татар балалар әдәбияты " дигән китапта бу җыентыкка менә мондый бәя бирелә: "Бүре кадәр бурек" әдәбиятыбыз өчен табыш буларак бәяләнергә хаклы. Әлеге китапка кергән әсәрләрнең ("Әкрәм законы ", "Кем ныграк суга?", "Ашыгудан ни файда?", "Бәхетле билет", "Җәйге кар", "Элмәк" һ. б.) геройлары дөньяны үзләренчә аңлаучы, кабул итүче һәм бәяләүче яхшы күцелле, ара-тирә бераз ялкаурак, бераз хәйләкәррәк, малайларча бераз мактанчыграк, азрак шуграк Ирекләр, Әкрәмнәр, Әдһәмнәр, Сәетҗаннар... В. Нуриевның әсәрләре мавыктыргыч башланып, көтелмәгәнчә кызык һәм гыйбрәтле тәмамлана".
Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин "Шагыйрь генә булып камалмадым " дигән китабында болай яза: "Яшь ленинчы" белән "Ялкын"да соцш вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өчЪвтор—В. Нуриев, Л. Леронов һәм Р. Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым. һәркайсыныц уз темасы, уз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар".
Татарстан Язучылар берлегенең 31 майда (2004) узган идарә утырышында Вакыйф Вәкил улы Нуриев берлеккә әгъза итеп кабул ителде. 

Бүген инде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, бер үк вакытта «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррир урынбасары да булып кала.

В.В.Нуриев — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездында Татарстаннан делегат булып та сайланган иде.

«Бүре кадәр бүрек», «Ана догасы», «Җиденче палата» дигән китаплары дөнья күрде. Повестьлары һәм хикәяләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.

             

                    

                     Тәҗрибә

 

 Сез бүгенге теманың бик әһәмиятле икәнен беләсезме, юкмы? Бик әһәмиятле ул бүгенге тема. Шундый әһәмиятле ки, бүгенге теманы белми торып, алдагыларын, башыңны ташка бәрсәң дә, өйрәнеп булмый. Бу әһәмиятле теманы өйрәнү өчен дәреснең минутын гына түгел, секундын да әрәм итәргә ярамый. Әгәр сез аны бүген физика дәресендә белеп калмасагыз... Юк, аннары сез аны тарих дәресендә дә, математика да да өйрәнә алмыйсыз. Моны әдәбият та өйрәтми, моны геометрия дә өйрәтми, моны география дә өйрәтми, моны зоология дә өйрәтми, моны... Моны сез мәңге өйрәнә алмая-чаксыз. Бу әһәмиятле тема сезнең башыгызга сеңеп калсын өчен, тәҗрибә ясарбыз. Ишетәсезме? Тәҗрибә! Хәмзин, син нишләп тыңлап утырмыйсың? Тыңласаң, әйт әле, мин ни дидем? Тәҗрибә ясыйбыз дигәнче нәрсә дидем? Әһәмиятле генә түгел, бик әһәмиятле, дидем. Йоклап утырмаска кирәк.

Тәҗрибә ясаганчы; болай  дип язып куегыз, укучылар: «Җисемне...»

Әлмиев, син нигә дәфтәреңә карап тыңлыйсың? Миңа карап тыңла, язганда да миңа кара! Син нәрсә? Серкәң су күтәрмәсә, күрсәтермен мин сиңа!..

Тәк башладык. Җисемне... Теге яки бу җисемне...

Ах бу Әлтәфовны... Ручкасын авызына кабып утыра бит. Сабый. Суыра торган кәнфит мәллә ул сиңа?

Җисемне, җисемне җылытканда...

Ә сез, тәти кызлар, ник көлеп куйдыгыз? Кәмит күрсәтмиләрдер ич? Кемнән көләсез сез, ә?

Җисемне җылытканда, кызлар...

Хәзер мин сезне кыздырам. Әлмиев белән Сибгатов, басыгыз. Кем кушты сезгә артка борылып карарга? Кызларның көлгәнен күргәнегез юк мәллә? Алар стена ярыгыннан да көлә. Дәрес вакытында нинди боргалану-сыргала-ну ди ул? Читлектәге тиен кебек утырасыз. Тагын бер тапкыр күрсәм -икегезне дә выжт класстан! Нигә күзегезнең агы белән карыйсыз? Ышан-мыйсызмы? Ике дә уйламыйча куып чыгарам. Утырыгыз.

Җисемне җылытканда, кыздырганда, молекулаларның, ягъни...

Сезнең укыйсыгыз килми мәллә? Берегезне дә чылбыр белән өстерәп ки-термиләр. Укыйсыгыз килмәсә, ихтыярыгыз. Вәссәләм.

Җисемне кыздырганда, молекулаларның, ягъни атомнарның да хәрәкәт...

Нинди бетмәгән мәгънәсез хәрәкәт бу? Теңкәгә тия умарта күче кебек гөжләвегез.

Җисемне кыздырганда, молекулаларның хәрәкәт тизлеге арта.

Тукыйсың-тукыйсың, ә сез аның саен күбрәк боргаланасыз.

Тизлеге арта, дип яздыгызмы? Аларның уртача кинетик энергиясе дә...

Лаеш шулпасы ашатыр идем мин сезгә. Югыйсә энергиягезне кая куярга белмисез. Вәйт гөжелдәр идегез аннары. Керфегегез дә селкенмәс иде. Энергиясе дә арта. Аларның тәртибе бозыла...

Әлмиев, бас! Нинди тәртипсезлек бу? Мин бөртекләп сөйләп торам -син, эшем кырган кешедәй, сәгатькә карыйсың. Кыздыру җитмәгән, күрәсең. Менә сиңа мә - звонок! Сезнең чытлыкланып утыруыгыз аркасында тәҗрибә ясарга өлгермәдек. Анысын киләсе дәрестә ясарбыз.

Инде кабатлап әйтәм: «Җисемне...»

Ах сезне!.. Тәнәфестә дә сару кайнатасыз бит, ә. Әйе, әйе, сезгә әйтәм. Сез-не... күпме кыздырсаң, молекулаларның кинетик энергиясе шулкадәр арта, тәртип бозыла.

 

 

 

bottom of page