Соңгы язмалар:
Сайтка керүчеләр саны
Ишеттеңме әле?
Гаҗәп хәлләр...
Әңгәмәләр
Экскюзив фотолар
Арчада
Ул әйтте
Туган авыл
Мәчетләр
Эчтәлек
Галимнәр
Илтизар Терегулов
Илтизар Терегулов – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Терегулов фәнни эшчәнлеген профессор Хәмит Мөштәри кул астында башлый. Ул елларда Мөштәри Казан химия-технология институтында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Илтизарны ассистент итеп ала. Яшь галимнең беренче фәнни хезмәтләре дә остазы белән бергә языла. Аларның урта калынлыктагы тышчалар теориясе буенча берничә хезмәте академик басмаларда дөнья күрә һәм фәнни даирәләрдә җитди бәя ала. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң яшь галим шушы юнәлештәге тикшеренүләрен киңәйтә бара.
11 ел дәвамында Илтизар Терегулов Казанның югары инженерлык-команда училищесында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Күпьеллык хезмәтенең йомгагы буларак, «Шуучанлыгы булган тышчаларны бөгү һәм аларның тотрыклылыгы» исемле монографиясе дөнья күрә. Бу физика һәм геометрия алымнарыннан чыгып тышча теориясе проблемалары гомуми мәсьәләләрен системалы төстә бәян иткән хезмәтләрнең дөнья күләмендә беренчесе иде.
Рүзәл Юсупов
Академик Рүзәл Юсупов – тел белгече. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, дәүләт премиясе лауреаты.
Ул – чагыштырма типологиянең үсешенә, татар һәм рус телләренең бер-берсенә тәэсирен, сөйләм культурасы белән бәйләнгән мәсьәләләрне тикшерү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәп төзеде һәм шушы проблема буенча аспирантлар һәм докторантлар әзерләүгә җитәкчелек итте. Докторлык диссертациясе яклау советы рәисе булып торды. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен дәреслекләр язды һәм укыту программалары төзеде.
Данил Вафин
Вафин Данил Билалович родился 1 января 1952 г. в деревне Чиканас Арского района ТАССР.
В 1975 году окончил Казанский авиационный института им. А.Н. Туполева (КАИ) по специальности «Двигатели летательных аппаратов» и остался работать инженером в научно-исследовательской лаборатории «Теплофизических и термодинамических исследований». В 1976 году поступил в очную аспирантуру КАИ, которую окончил в 1979 году с защитой диссертации на соискание ученой степени кандидата технических наук. С 1979 по 1981 год работал в КАИ ст. инженером, ст. научн. сотрудником отдела спецдвигателей НИЧ. В декабре 1981 года прошел по конкурсу ассистентом кафедры физики КХТИ по Нижнекамскому филиалу КХТИ. В декабре 1987 года присвоено ученое звание доцента по кафедре физики. С 1983 г. по 1987 г. был заведующим секции физики. В ноябре 1987 в Нижнекамском химико технологическом институте (НХТИ) была организована кафедра «Физико-математических дисциплин», Вафин Д.Б. по конкурсу был избран первым заведующим этой кафедры и с 1987по 1998 гг. руководил этой кафедрой. 20 мая 1998 года на базе кафедры физико-математических дисциплин были организованы кафедры «Высшей и вычислительной математики» и «Физики». Вафин Д.Б. был избран заведующим кафедрой физики НХТИ и доцентом этой кафедры. С 18.02. 2000 года доцент кафедры физики, с 10 сентября 2010 года профессор этой же кафедры.
Во всех должностях Вафин Д.Б. проявил себя как высококвалифицированный ученый и педагог, постоянно занимается научной и научно – методической работой. Награжден нагрудным знаком «Почетный работник высшего профессионального образования Российской Федерации».
Разработанные под руководством Вафина Д. Б. пакеты прикладных программ дифференциального метода расчета топок печей нефтехимической промышленности внедрены в практику проектных организаций и используются для проектно конструкторских изысканий. Имеет более 140 научных и методических трудов. В том числе два авторских свидетельства на изобретения, 2 монографии, 10 учебных пособий (два из них с грифом Министерства образования и науки РФ), статьи и тезисы докладов международных конференций. Под его руководством подготовлены и защищены две кандидатские диссертации.
Вафин Д.Б. 18 июня 2009 года защитил докторскую диссертацию по специальности 01.04.14 – теплофизика и теоретическая теплотехника.
Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы 1949 елның 18 ноябрендә Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. «Татарстан» телерадиокомпаниясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында төрле вазифаларда башкарды. 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
Фәрит Бәширов
Фәрит Кәрим улы Бәширов — татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры (2007 елдан).
Ул 1958 елның 30 ноябрендә Татарстанның Арча районы Шекә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Башта сигезьеллык мәктәпне, ә 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
1981-1984 елларда Фәрит Бәшир СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантурада укый. 1984-2003 елларда ул шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.
1989 елда «Яңа татар романы формалашу (XIX гасыр ахыры — XX йөз башы)» дигән темага кандидатлык, 2002 елда «XX йөз башы татар прозасының үсеш этаплары» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.
2003-2006 елларда Фәрит Бәшир Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире булып эшли. Аннан соң ул — «Матбугат йорты» нәшриятында мөхәррир.
Фәрит Кәрим улы Бәширов 2009 елның октябрендә Казанда вафат була. Ул туган Шекә авылы зиратында җирләнгән.
Таһир Шәйхетдинов
КФУның «Манзара» күргәзмәләр залында рәссам, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Таһир Шәйхетдинов тәүге тапкыр үзенең агач эшләнмәләрен тәкъдим итте. Кечкенәдән үк табигатькә тартылган, урманчы булырга хыялланган малай, гаилә башлыгы, сәнгать остасы дәрәҗәсенә ирешкәч тә, мавыктыргыч шөгыленнән баш тартмый.
Рифат Җамал (Корбанов) Фән докторы,профессор
Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мирҗәмдә — башлангыч мәктәп, күрше Носы авылында сигезьеллык һәм 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1969-1974 елларда Казан ветеринария институтында югары белем ала. Рәсми юллама белән Югары Ослан районы Борнаш авылына җибәрелеп, «Свияга» совхозында берничә ай ветеринария табибы булып эшләгәч, Рифатны армиягә алалар. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул үзе укыган ветеринария институтына өлкән лаборант булып эшкә урнаша, соңга таба анда кече фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. 1978 елның ахырларында Төрекмәнстанга китеп, бер ел чамасы СССР Госстандартының Ташауз шәһәрендәге лабораториясендә инженер булып эшли. 1979 елның октябреннән ул янәдән Казан ветеринария институтында: өлкән лаборант, хирургия кафедрасы ассистенты (1979-1988), шул кафедраның өлкән укытучысы хезмәтендә (1988-1991). Шул эш дәверендә 1985 елны кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре яклый.