top of page

 

Мәхмүт Галәү,

чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

 

  Язучы хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы бер кадими мәдрәсәдә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни–сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов–Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 

1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга.

  Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда — Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, 1921 елда — Мәскәүгә чакырылып, анда «Шәрык» бүлегенә әдәбият бастыру эшләре начальнигы итеп билгеләнә. Мәскәүдә яшәгән елларында Мәхмүт Галәү Мәскәү комитеты әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант, әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

1937 елның 22 сентябрендә кулга алына. 4 ноябрьдә үлемгә хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә.[1]

Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 20нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).

 Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый: «Салам — торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Мәхмүт Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Беренче китап инкыйлабка кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының бунт күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Кызганычка каршы, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала.

 «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

 

Фәнни эшчәнлеге

 

«Төрки уку» (1911) хрестоматиясен төзи. Шул ук елларда татар теленә А.С. Пушкинның «Буран» («Метель») повестен, Л.Н. Толстойның «Хаҗи Морат» («Хаджи-Мурат») һәм «Крейцер сонатасы» («Крейцерова соната») әсәрләрен тәрҗемә итә. К.Н. Батюшков, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләренең аның тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләре үз шигырьләре белән беррәттән Оренбургта басылган «Ник язылганнар?» (1912) җыентыгына кертелә.

 

Иҗаты

 

Актив иҗат чоры 1920 елларга туры килә. Яңаның иске белән көрәше, авыл-шәһәр мөнәсәбәтләре, яңа кеше тәрбияләү темаларына багышланган очерклары һәм хикәяләре белән матбугатта еш чыгышлар ясый. 1920 елларга хас булган яңа кыйммәтләрне мактау, искелек билгеләрен инкарь итү күренешләре «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928), «Күпнең берсе» (1931) исемле җыентыкларга кергән хикәяләрендә чагылыш таба. Мәсәлән, 1934 тә Мәскәүдә рус теленә тәрҗемә ителеп басылган «Кабулсай» романында мөселман татарларның күмәкләшү чорындагы психологиясен үзгәртү идеясе - татар авылларында дуңгыз фермалары төзү, яңа кеше формалашу Туктамыш картның диннән ваз кичүе аша күрсәтелә. Галәү үзен драматургиядә дә сынап карый: «Салам-торханнар» (1926), «Пугач явы» (1926) пьесаларын яза.
1920 еллар ахырында Галәү дүрт китаптан торырга тиешле «Канлы тамгалар» исемле эпопея өстендә эшли башлый. Анда 1877-1917 еллар вакыйгаларын, татар крәстиәненең милли һәм социаль азатлыкка таба үткән катлаулы юлын тасвирлау күздә тотыла. Сюжеты конкрет тарихи вакыйгаларга нигезләнә. «Ил тыныч чакта» исемле беренче китап авылдагы социаль каршылыкларның кискенләшүенә китергән 1877 дәге ачлыкны сурәтләүгә багышлана. «Ил өреккәндә» исемле икенче китабында язучы 1897 дә үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларын һәм татар крәстиәннәренең 1894 тә массакүләм рәвештә Төркиягә күчеп китүен яктыртырга, «Сабак» дип аталачак өченче китап рус-япон сугышын һәм 1905-07 еллардагы революция вакыйгаларын, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче китап Октябрь революциясен чагылдырырга тиеш була. Ләкин бу ниятен язучы өлешчә генә тормышка ашыра ала: ике китап язылып бетеп, басылып чыга; алар татар әдәбиятында күренекле вакыйга буларак кабул ителә, яңа реалистик тарихи роман жанрына нигез салалар. «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта») романында заманына хас булган идеологик карашлар кысаларында Галәү үз игътибарын социаль каршылыкларны сыйнфыйлык белән аңлатуга юнәлтә. Сафа, Таҗи, Саҗидә кебек төп уңай геройлар мисалында автор аларның сыйнфый үзаңнары барлыкка килүенең һәм үсешенең сәбәбе итеп авыр тормышны һәм гаделсезлекне күрсәтә. «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романында Галәү «Болганчык еллар» романы геройларының язмышларын яңа тарихи вазгыятьтә тасвирлый: татар крәстияннәре Төркиягә күчә, революцион идеяләр татар авылларына үтеп керү сәбәпле, аларда сыйнфый үзаң уяна һәм үсеш кичерә. Бу әсәрләр Мәскәүдә 1930 да һәм 1934 тә, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Муть» һәм «Му­хаджиры» исемнәре белән басылалар, ләкин татар телендә дөнья күрмиләр. 1960 елларда гына романнар татар теленә (Р. Даутов һәм Я. Халитов тарафыннан) тәрҗемә ителәләр һәм Казанда «Болганчык еллар» (1976) һәм «Мөһаҗирләр» (1977) исемнәре белән нәшер ителәләр.

 

Әдәбият

 

Даутов Р. Әдипнең фаҗигасы // Казан утлары. 1966. № 9.

Мәгълүматны бирүче: 

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты

Чыганак:

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010

PDF версия

             БИБЛИОГРАФИЯ

Төрки уку. Ибтидаи мәкт. Әлифбадан соң укытыр өчен кыйраәт. 1-җөзә.— Үзгәр., арттыр. 4-басма.— Оренбург: Белек, 1918.— 80 б.

Пугач явы: (18 нче гасырның соңгы яртысында булып узган вакыйгадан.—-М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926.—143 б. 3000.

Салам-торханнар: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә. Җәмәгатьчелек тарихыннан бер кисәк.—М.: Нәшрият, 1926.—91 б. 5000.

Каяу: (Хикәяләр).—Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1927.—38 б. 3000.

Күпнең берсе: Хикәя.—М: Центриздат, 1931.—46 б. 5000. Төеинәр: Хикәяләр җыентыгы.— Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1928.— 75 б. 3000.

Чүлмәк тулгач: «Канлы тамгалар» атлы тарихи романнан өземтәләр.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.— 79 б. 3000.

Болганчык еллар; Мөһаҗирләр: Роман (Рус теленнән Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 536 б., 1 б. портр. 15 000.

Болганчык еллар: Роман.— 2-басма/Рус теленнән Я. Халитов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—215 б. 15 000.

Мөһаҗирләр: Роман (Р. Даутов тәрҗ. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—319 б. 15 000. Рец.: Ахунҗанов Г. Тәрҗемә практикасында үзенчәлекле бер уңыш.—Казан утлары, 1969, № 12, 161—163 б.; Бакир Г. Болганчык еллар шәүләсе.— Соц. Татарстан, 1969, 31 авг.; Ганиева Ф. Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар дилогиясенең сюжет үзенчәлекләре.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан, 1972, 160— 168 б.

Муть: Роман/Пер. с татар. Г. Шариповой. Предисл. И. Бороздина.— М.—Л.: ГИЗ, 1930.-238 с.

Мухаджиры: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. О. Д. Быстриц-Кей.— М.: Сов. лит., 1934 — 256 с. 7000.

Кабулсай: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. С. Сапожниковой.- М.: Моск. т-во писателей, 1934.— 280 с. 5 200.

Муть. Мухаджиры: Романы. [Послесл. Г. Кашшафа].— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—456 с. 15 000.

Муть. Мухаджиры: Романы/Пер. с татар. Г. Шариповой.— Казань, Тат-книгоиздат, 1982.— 448 с. 100 000 (Б-ка татар, романа). Рец.: Беляев Г. Романы М. Галяу.— Сов. Татария, 1960, 12 февр.; Мустафин Р. Страницы жизни народной.— Дружба народов, 1960, № 9, с. 250—252.

Аның турында

Фәйзи Ә. Мәхмүт Галәү.— Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: (Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар). Казан, 1973, 113—118 б.

Гыйльманова Ф. Язучы, журналист һәм публицист.— Казан утлары, 1968, №7, 57—59 б. Ганиева Ф. Әдип гомере: (Мәхмүт Галәүнең тууына 90 ел).— Казаң утлары, 1976, №9, 133—144 б.

Гильманова Ф. Яркий, самобытный художник.— Сов. Татария, 1967,, 28 нояб. (adiplar.narod.ru)  

       

  •    Мәхмүт Галәү Укырга:

  •  

  •  

  •  

bottom of page