top of page

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы Фәизов

Радик Фәизов 1931 елны табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында, 15 нче майда, чишмә-инешләргә, болын-кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылында дөньяга килә. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.

1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, төрле җирләрдә – саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли.

1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе булып та эшли.

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р. Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты.

 Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты. Мәктәптә укыганда шигырьләр язу белән мавыккан егет хикәяләр остасына әйләнә. 1965-1968 елларда хикәяләре тупланган өч китабы басылып чыга. Безнең туган төбәгебездә, районда яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүе – зур батырлыктыр ул. Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Ике әни” повесте, “Әнием куллары” хикәясен иҗат итә.

Безнең талантлы язучыбыз Радик абыйның гамьсез, күңелле балачагын йөрәкләрдә уелып, җаннарны телгәләгән сугыш, миһербансыз сугыш урлаган. Шушы кырыс елларның каһәрле төннәрен, ачлы-туклы, ялангач көннәрнен ачы мизгелләрен без укучыларга барып ирешердәй үтемле итеп язылган “Яшьлек юллары” повесте аерым бер урын алып тора. Анда сугыш елларының кырыс чынбарлыгы, зурлар белән беррәттән, балалар һәм үсмерләрнең дә авыр сынауларга дучар булулары тасвирлана. Ә инде “Адымнарым” исемле автобиографик повестьлар җыентыгына кертелгән “Шәм” хикәясе утлы еллар кайтавазы булып әле дә яңгырый кебек.

Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында Радик абыйның бик күп мәкалә, очерклары бастырылып килде. Радик абый тормышның иң кайнар проблемалары турында үз сүзен, үз фикерен җиткерергә омтылып яшәде. Шул ук вакытта аның иҗаты юмор-сатира белән дә тыгыз үрелгән: фельетон, мәзәкле кыска хикәяләр остасы да булды ул. Аның безгә “Хыялый”, “Йомыкый” кебек фельетоннары яхшы таныш. 

 Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

 Укыган саен укыйсы килеп, тиз укылып, гади тел белән тасвирлануы белән аерылып тора Радик абыйның әсәрләре. “Үткән гомер – янган күмер”, “Тәңре хөкеме” әсәрләрендә табигатьне җәберләү, җир шарындагы бик зур һәлакәт булуы, анда очраклы рәвештә генә берничә кешенең исән калуы турында ачык тасвирлана. Ә инде “Ак каз” китабы – өченче меңьеллык башында басылып чыккан яңа китап.
Җыентык шул исемдәге повесть белән ачыла. Таһирҗаннар гаиләсенең “зур, гайрәтле бәбкәләрен хәсиятләп үстерә торган ак каз”ын язучыбыз, өлкән әдипләргә генә хас булган шундый бер җылылык, сагышлы мәхәббәт белән сурәтли ки: безнең күз алдында каз үзе дә җанлы булып гәүдәләнә, хәтта без аның бик ерактан тавышын да ишетәбез кебек. Ниндидер иркенлеккә, сафлыкка чакыру авазын.
 Әйе, гомерләр узган саен балачакның яшел чирәмнәрен, яшьлекнең хисле мизгелләрен, туган якның саф һавасын, нәни колынын һәм , ниһаять, ак казларын уйлап кабаттан еракта, бик еракта калган сабый чакка әйләнеп кайтасың. Тынгысыз күңел, чуарланган йөрәк һаман да нидер көтә, өмет итә.

Радик Фәизовның күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.

Ул 1981 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, газета-журналларда басылган һәм укучылар күңелендә кызыксыну уяткан «Телсез», «Әбигә – кунакка», «Карт», «Гафифә апа», «Көнбагыш сабаклары», «Әниемнең куллары», «Тимер чәчәк» дигән хикәяләре өчен Р.Фәизовка 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләге бирелә.
Ул җәмәгать эшләренә якыннан торып катнаша, район мәктәпләрендә еш була, андагы әдәби түгәрәкләргә киңәшләре белән ярдәм итә.
Р.Фәизов – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Беренче адымнар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 150 б. – 10000 д.
Яшьлек юллары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 200 б. – 10000 д.
Тимер чәчәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 125 б. – 10000 д. 
Бәхет: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 100 б. – 7000 д.
Дусларым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 100 б. – 9000 д.
Юлда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 120 б. – 10000 д.
Галәм кызы: фантастик һәм маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б. – 12000 д.
Күңелем кыры: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 144 б. – 10000 д.
Адымнарым: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 15000 д.
Кызыклар дөньясында: фәнни-техник мәгълүматлар, кызыклы хәлләр тупланмасы. – Казан: Раннур, 2000. – 336 б. – 50000 д.
Ак каз: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 240 б. – 3000 д.
Ике әни: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 254 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ихсанова Л. Радик Фәизов // Казан утлары. – 1980. – № 12. – 170–171 б.
Нурмөхәммәтов Т. Минем дустым Дусымнан // Шәһри Казан. – 1991. – 15 июль.
Бәдигый Х. Ныклы нигездән // Шәһри Казан. – 2001. – 18 май.
Хуҗин М. Туры юлдан // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 185–187 б.
Шәрәфиев Р. Ак казлар чакыруы // Казан утлары. – 2002. – № 12. –151–155 б.

bottom of page