top of page

 

      Шиһабетдин Мәрҗани

 (Şihabaddin Mərcani) –    мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече. 1818 елның 16 гыйнварында Ябынчы авылында туа.

 

                               Тормыш юлы 

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.

 

Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

 

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановларбелән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетындауздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 еллардаИстанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

“Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.

 

 

   ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИНЕҢ КИҢ КАРАШЛЫЛЫГЫ

 

 

Шиһабетдин Мәрҗанинең олпат шәхесе XIX гасырдагы ислам дөньясында тау түбәседәй калкып тора. Бу вакытта мөселманнарның җанлы фикере белән ургып торган чишмәләре кибеп корый кебек, элек чәчәк аткан һәм көчле ислам цивилизациясе үле Сахара чүлләренә охшап кала. Шушы рухый чүл өстендә схоластлар (схоластик рәвештә фикер йөртүчеләр) тырышлыгы белән барлыкка китерелгән “Заманы иҗтиһад монкарыйз (Иҗат заманы бетте)” тәгъбиренә (сүз әйләнмәсенә) кергән ахырзаманның эңгер-меңгерле рәшәсе тибрәнеп торган кебек була.

Менә Аллаһы Тәгалә адәми затны, акыл кебек могҗиза иңдереп, азат итеп яраткан дип әйтергә батыр бер кеше килеп чыга. Шуңа күрә хөр иҗат – азат акылның табигый халәте ул. Кеше яши, фикерле икән, ул иҗади эзләнә ала һәм моны эшләргә тиеш тә. Мөселман дөньясы өчен бу яңа идеяләрне халыкка иң әүвәл Шиһабетдин Мәрҗани аңлатып биргән, һәм шуның белән ул иҗтиһад (мөстәкыйль фикер йөртү. – ред.) ишеген яңадан ачкан сыман була. Мөселман яңарышы белән яңалык процесслары озак вакыт буена әфганлы Җамалетдин әл-Әфгани, мисырлы Мөхәммәт Абдо һәм төрек Әхмәт Мидхәт паша исемнәренә бәйләп йөртелә. Фәкать XX йөзнең икенче яртысында гына шәркыят (көнчыгыш турындагы фән) һәм дин белгече, американлы Александр Беннигсенның исламны яңартуда татар фикер ияләренең өстенлеге турындагы тезис (раслама) куелган һәм төрле яктан фәнни нигезләнгән хезмәтләре пәйда була. Мөселман реформизмы эшлеклеләре плеядасында (күренеклеләр төркемендә) ул Габденнасыйр Курсави (1776-1812) белән Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) исемнәрен исбатлады.

Америкалы ислам белгече Россиянең ябык булуы сәбәпле, бу илгә буйсындырылган халыкларның ислам дөньясындагы уртак процесслардан аерылган булуын һәм шул сәбәпле алардагы галимнәрнең дөнья күләмендәге танылу алуга ирешмәгәнлекләрен билгеләп үтә. А.Беннигсен фикеренчә, тарихи гаделлекне кире кайтарырга вакыт җитте. Америкалы мәшһүр галим, шәрык һәм ислам белгече фикеренә без дә кушылабыз һәм бу мәкаләбездә Шиһабетдин Мәрҗанинең бөек реформатор, милли яңарышка (күтәрелешкә) нигез салучы икәнлеген исбатларбыз.

Шиһабетдин Мәрҗани – барыннан да бигрәк бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә “Заман иҗтиһад монкарыйз” дигән богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухый хәяттә (тормышта) иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капусын (капкасын) ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт. Бу – татарның, бөтен мөселман дөньясының рухый хәятендә инкыйлаб була.

Мәрҗанине Италия ренессансының атасы А.Данте белән чагыштырырга мөмкин. Аның исеме Европаның мәшһүр дини реформаторлары Мартин Лютер (1483-1546), Ян Гус (1371-1415) һәм башкалар белән янәшә торырлык.

Мәрҗанинең бөек каһарманлыгын үз чорында аңлап та, бәяләп тә бетермәгәннәр. Чөнки ул үзе яшәгән мохиттән, җәмгыятьтән күпкә алда барган, югары күтәрелгән шәхес була. XIX гасыр уртасында мөселман дөньясында калкып чыккан биек тау башына менү дә, аны аңлау-бәяләү дә җиңел булмагандыр, күрәсең. Әмма бу затның татар рухый алгарышындагы (тәрәккыятендәге) бөек ролен аннан соң килгән буыннар бик яхшы аңлаган һәм югары бәяләгән. Татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Г.Ибраһимов, мәсәлән, 1915 елда аның 100 еллык юбилей уңае белән “Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, – дип яза.

Шиһабетдин Мәрҗанинең реформаторлык эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карап булыр иде: дини реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм мәгърифәтчелек этабы (XIX йөзнең 70-80 нче елларында). Мәрҗани бу өлкәдә эш алып барган ватандашы һәм рухый остазы Габденнасыйр Курсави фикерләре белән якыннан танышу теләгеннән, аның “Мәҗмуга” хезмәтен кулына ала һәм бу әсәр Мәрҗанинең реформаторлык (реформалар ясау эше) һәм фәлсәфи карашлары формалашуга нык тәэсир итә.

Әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗани Бохара һәм Сәмәрканд якларында укып, зур яңа белемнәр туплап, яңа фикерләр үзләштереп, унбер елдан соң туган ягына кайта. Бу вакытта Мәрҗани, иске карашлы руханыйлардан аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укыту системасына яңалыклар кертергә тулысынча әзер булып кайта.

1850 елның 30 мартында аны Казанның Җәмигъ мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела. Ул җиң сызганып эшкә тотына. Татар сәүдәгәре Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (1806-1886) белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәр Думасы гласные (1871-1886) И.Юнысовка бәйле булуын да истән чыгарырга ярамый. Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И.Юнысовка Мәрҗанинең бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый. Ул ике мәртәбә аның указын да алып карый, ләкин үзенә буйсындыра алмагач, җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми. Үз чиратында, Мәрҗани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яңа бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя (хәзерге “Мәрҗани” мәчете). Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең соңгы көннәренә кадәр белем бирә.

Мәрҗанинең даны читләргә дә тарала. 1870 елда ватанында һәм мөселман Көнчыгышында аңа шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган “Назурател-хак” (“Хакыйкатьне күзаллау”) хезмәте дөнья күрә. Шиһабетдин Мәрҗани, үзенең рухый остазлары Г.Утыз Имәни, Г.Курсави традицияләрен яңа рухый шартларда дәвам иттереп һәм тирәнәйтеп, дини реформаторлыкның күренекле идеологына әйләнә. Ул түбәндәге хәдисне китерергә ярата: “Пәйгамбәр сүзләреннән күренгәнчә, “Аллаһы Тәгалә һәр гасыр башында мөселман җәмәгатенә дингә яңарыш кертүчене җибәрә”. Исламда XII гасырдан соң “иҗтиһад ишекләре” ябылмаган дигән нәтиҗәгә килә ул. Мәсәлән, эңгер-меңгер төшкәнче төнге намазның зарурлыгын күзәтеп, Казан төбәгендә ястү намазының җитүен катгый таләп итүнең дөрес түгеллеген аңлатудан бигрәк, үзенең дини өйрәтмәләрне ничек күзаллавы турында яза.

Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗатында мәгърифәтчелек һәм дини реформаторлык идеяләренең тыгыз бәйләнештә үсешен Г.Ибраһимов та күрсәтеп үтә. Ул моңа үзенең “Бөек остазымызның кайбер тәэмифләре” исемле мәкаләсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең “Назурател-хак” дигән әсәренә биргән анализында бәян итә. “Бөек галимне бу китабын язарга этәргән нәрсә, – дип күрсәтә Г. Ибраһимов, – заманында зур бәхәсләр тудырган ястү намазы мәсьәләсе шәфәкъ бетеп җитмәс борын таң ата башлаган җирләрдә ястү фарызмы, түгелме? Мәгърифәтче галим шәригатьне хәреф буенча гына аңлап җәйнең озын көннәрендә ястү намазын фарыз түгел дип санаучыларның фикерләренең дөрес түгеллеген ышанычлы дәлилләр белән ачып сала.

“Мәрҗани дөньяның билгеле бер заманда яратылу турындагы фикерләрне дә кире кага. Аның өчен һәрдаим хәрәкәттә булган реаль әйберләрдән аерылган заман юк. Вакытлы яшәүче әйберләрдән башка күзалламаган заман – буш хыял. Заман барлыкка килүдән элек заман булу мөмкин булмаган нәрсәдер” (Мәрҗани. – Казан, 1915. – 239 б.).

Бу китап нәшер ителгәч, дин галимнәре һәм зыялылар арасында каршылыклы кискен бәхәсләр чыккан һәм фанатик муллалар тарафыннан Мәрҗанигә һөҗүм итүләр башланган.

Шиһабетдин Мәрҗани “Назурател-хак” хезмәтендә Курсави тарафыннан алга сөрелгән идеяләргә ачыклык кертә, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган уй-фикерләрен нигезләп күрсәтә. Китабының теге яки бу бүлеген язганда, галим Коръәннән өзекләргә, пәйгамбәр сүзләренә таяна. Аның уенча, укучы, әлеге мәгълүмат белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясарга тиеш.

Мәрҗани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин, бу очракта ул тәкълидкә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Мәрҗани тәкълидне иҗтиһадка каршы куя, фәлсәфә фәнен югары бәяли.

Мәрҗани мөселман хокукын XIX гасырның икенче яртысы татар җәмгыяте ихтыяҗларына һәм таләпләренә яраклаштыра.

Линар ЗАКИРОВ,

Чаллы шәһәре 

 

 

МИЛЛИ ИДЕОЛОГИЯГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ

 

XIX гасырның икенче яртысында татар җәмәгатьчелегенең рухи үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезнең берсе, әлбәттә, күренекле дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, дини реформатор һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани булды. Шул чор татар дини-фәлсәфи фикере өлкәсендә ул—иң алдынгысы. XIX гасыр башында мондый дәрәҗәгә аның рухи остазы Габденнасыйр Курсави ия иде. XIX гасыр татар җәмәгатьчелеге өчен Ш. Мәрҗани—заман таләпләренә йөз тоткан талант иясе, Яңа тарихка нигез салучы. 

Без европачыл протестантизм мисалында иҗтимагый үзгәрешләр аң, рухи кыйммәтләр өлкәсеннән башлана дигән концепцияне алга сөргән М. Вебер карашын хуплыйбыз һәм әлеге концепциянең тулысы белән Мәрҗани эшчәнлегенә дә каравын билгелибез. Мәрҗани, Яңа чор идеологы буларак, татар милләте аңында чынбарлыкны яңача аңлауга юл ача, Исламны да яңача шәрехләү кирәклегенә басым ясый, ә диннең хезмәткә мәхәббәт, намуслылык кебек гүзәл сыйфатларны тәрбияләүгә караган нигезләмәләре татар җәмгыятен алга җибәрүгә булышачагын ассызыклый. Гомумән алганда, XIX гасыр азагы—XX гасыр башы татар тормышында Мәрҗанинең дөньяви һәм дини башлангычны тыгыз берләштергән өндәмәләре яңарыш программасы ролен үти. Мәрҗанинең тормыш юлын һәм эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карап булыр иде: дини-реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм мәгърифәтчелек этабы (XIX йщзнец 70-80нче елларда). 

Шиһабетдин Баһаветдин бине Сөбхән бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1818 елда Татарстанның хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында туа. Аның әти-әнисе ягыннан бабалары танылган имам-мөдәррисләр нәселенә карый. Башлангыч белемне әтисе укыткан Ташкичү мәдрәсәсендә ала, үзлегеннән өйдәге китапханәдә дә белемен арттыра. Унҗиде яшендә исә шушы мәдрәсәдә укыта башлый һәм, фарсы теле дәреслегеннән канәгатьсезлек белдереп, үз дәреслеген яза. 

Белемгә сусаган Мәрҗанине авыл мәдрәсәсе генә канәгатьләндерми. Ул чагында татар җәмгыятендә яшәп килгән гадәт буенча, Мәрҗани 1838 елда белемен дәвам иттерү өчен Бохарага китә. Тик Бохара элеккеге данлы Бохара булмый иңде. Һәм схоластик дин галимнәре тарафыннан ятлауга корылган укыту алымнары яшь егетнең күңелен кайтара. Ул мөдәррисләр алдына мәдрәсәдә реформалар үткәрү мәсьәләсен куя һәм, шушы максаттан чыгып, «Игълам-әбна-әд-дәһр би-әхвәли әһли Мәвараoн-нәһр» (Мавераннахр кешеләренең хәлләре турында замандашларга җиткерү.— Кулъязма сакланмаган.) исеме белән зур булмаган трактат яза, ләкин яклау тапмый. Мәдрәсәдәге белем бирү системасыннан риза булмыйча, ул, нигездә, белемен мөстәкыйль рәвештә күтәрә, кыйммәтле кулъязмалар сакланган китапханәләрдә шөгыльләнә башлый. Бай балаларын укытып, көн итү өчен акча таба. 

Бохарада уку канәгатьләндермәсә дә, Мәрҗани өчен бу эзсез югалмый: ул биредә шул чорның алдынгы карашлы галимнәре белән таныша, мөселман белем бирү системасын үзгәртү зарурилыгы турындагы фикерен тагын да ныгыта. 

1843 елда Мәрҗани Урта Азиянең борынгы мәдәни үзәге булган Сәмәрканд шәһәренә китә. Биредә ул «Ширдар» мәдрәсәсендә укый, танылган тарихчы, казый Әбү Сәед ас-Сәмәркандый (1848/49 елларда үлә) белән очраша. Әлеге галим Мәрҗанигә тарих фәне белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәмәркандта билгеле бер дәрәҗәдә белем өстәгәч, Мәрҗани, ватандашы һәм рухи остазы Габденнасыйр әл-Курсави фикерләре белән якыннан танышу теләгеннән, аның «Мәҗмуга» хезмәтен кулына ала. Беренче мәртәбә ул Курсави кулъязмасын 20 яшендә укый һәм әлеге әсәр Мәрҗанинең реформаторлык һәм фәлсәфи карашлары формалашуына нык тәэсир итә (аерып әйткәндә, «иҗгаһад ишекләрен ачу» концепциясенә һәм мөтәкәллимнәр идеяләрен тәнкыйтьләвенә). 

Мәрҗани үзенең беренче басма хезмәтен «Гыйрфат әл-хавакин ли-гыйрфат ал-хавакин» («Хаканнарнын танып-белүләре турында уч төбе кадәр мәгълүмат».)—Казан, 1864). Урта Азия төркиләре тарихына багышлый. Бу вакытта Мәрҗани, иске карашлы руханилардан аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укыту системасына яңалыклар кертергә омтыла. 

Унбер елдан соң Мәрҗани, яңа белем, яңа фикерләр үзләштереп, туган ягына кайта. 1850 елның 30 мартыңда аны Казанның җамигъ мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела. Әмма бу хәл Казан бае Ибраһим Юнысов җитәкчелегендәге бер төркем көнче муллаларга ошамый. Алар аның өстеннән Мөселман Диния нәзарәтенә шикаятьләр яза башлыйлар, аның исеменә пычрак ягарга омтылалар. Шушы әләкләр аркасында Ш. Мәрҗани берникадәр вакытка вазифаларыннан азат ителә—1854 елда тугыз айга, 1874 елда ярты елга эшеннән китеп тора. 

Татар сәүдәгәре Ибраһим Юнысов белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәре Думасында мөселманнар башлыгы Ибраһим Юнысовка бәйле булуын да истән чыгарырга ярамый. Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И. Юнысовка Мәрҗанинең бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый. Хәлбуки, Ш. Мәржани Юнысов мәчете имам-мөдәррисе итеп нәкъ менә аның хуплавы буенча билгеләнгән. Югарыда телгә алынган ике «отставка»дан соң да Мәрҗанинең холкын үзгәртә алмаган Юнысов җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми. Үз чиратында, Мәрҗани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яңа бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя [хәзерге Мәрҗани мәчете]. Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең ахырына кадәр укыта. 

1867-68 елларда Идел буе һәм Урал мөселманнарының Диния нәзарәте Мәрҗанине Казанның ахуны һәм Мөхтәсибе (төбәктәге абруйлы вазифаларның берсе) итеп билгели. Мәрҗани рәсми хакимият белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыра. Ул Казан губернасы хакимиятенең кайбер йомышларын үти: Казан типографиясендә Коръән басылуына күзәтчелек итә (соңрак ул Рәсәйдә Коръән басылуга багышланган «Китаб әл-фаваид әл-мөһиммә», «Файдалы һәм мөһим [эшләр] китабы» дигән хезмәт бастырып чыгара.—Казан, 1879), җир тетрәүдән зыян күргән Каф тавы арты халыкларына ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра. Дәүләт учреҗденияләре өчен мөселманнарның тууы, никахы һәм вафаты турындагы мәгълүматларны яза, мөселманнар ант иткәндә мәхкәмә утырышларында катнаша, мөселманнарны җәнлек-хайваннарга карата мәрхәмәтле булуга чакырып, «Китаб ан-насаих» (Нәсихәт китабы.—Казан, 1869.) өндәмәсен яза. 

Тора-бара Мәрҗанинең даны читләргә дә тарала. 1870 елда ватанында һәм мөселман Көнчыгышында аңа шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган «Назурат ал-хакк...» хезмәте дөнья күрә. Ш.Мәрҗани, үзенең рухи остазлары Утыз Имәни, Г.Курсави традицияләрен яңа тарихи шартларда дәвам итеп һәм тирәнәйтеп, дини реформаторлыкның күренекле идеологына әйләнә. Мәрҗанинең үзгәрә барган чынбарлыкка диннең үзенчәлекле рәвештә яраша баруын чагылдыручы дини реформаторлык карашлары үз эченә, «иҗтиһадның ишекләрен ачу» теоретик концепциясе белән бергә, исламны «сафландыру» максатыннан Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән чорга мөрәҗәгать итүне (Коръәнгә, сөннәткә, мөштәһидләр сүзләренә) һәм мәдрәсәләрдә укыту реформасын да ала. Мәрҗани, мөселман ортодоксаль традиционалистларыннан аермалы буларак, Мөхәммәд пәйгамбәр вакытларына кире кайтуга өндәүне «динне яңарту» төсендә күзаллый, бу юнәлештә нәкъ менә «тәҗдид» атамасын куллана да. 

«Мөкатдимә»сендә Мәрҗани мөселманнарда рухи тормыш яңарышы Гомәр бине Габделгазиз (VII гасыр) идарә иткән чордан башлана, гасырлар буе дәвам итә һәм диннең төп нигезләренә, телгә, фәлсәфәгә, фикъһына, хәдисләргә, тәфсиргә кагыла, дигән карашын уздыра. Динне яңарту тезисын раслау йөзеннән, ул түбәндәге хәдисне китерә: «Пәйгамбәр сүзләреннән күренгәнчә (Аллаһ аны ярлыкасын һәм сәламләсен), Аллах һәр гасыр башында мөселман җәмәгатенә дингә яңарыш кертүче җибәрә». Һәр дәвернең иң күренекле галимнәрен аерып алып, Мәрҗани «иҗтиһад ишекләрен ачу» концепциясенең (VII йөздән алып XIX йөзгә кадәр) буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килүен раслый. Сөнни исламында XII гасырдан соң «иҗтиһад ишекләре» ябылмаган дигән нәтиҗәгә килә ул. «Назурат ал-хак фи фардият әл-аша ва ан лям ягиб-аш-шәфак» (Эңгер-меңгер төшкәнче кичке намазның зарурлыгына күзәтү.—Казан, 1870, гарәп телеңдә) хезмәтендә Мәрҗанинең дини реформаторлык карашлары ачык чагыла. Биредә ул, Казан төбәгендә кичке намазның үтәлешен катгый таләп итүнең дөрес түгеллеген аңлатудан бигрәк, үзенең дини өйрәтмәләрне ничек күзаллавы турында яза (фикъһ, хокукый мәктәп, хәдисләр, кәлям, иҗтиһад нигезләре). Бу китап нәшер ителгәч, дин галимнәре һәм зыялылар арасында каршылыклы кискен бәхәсләр чыккан һәм фанатик муллалар тарафыннан Мәрҗанигә һөҗүм итүләр башланган. 

Мәрҗани «Назурат ал-хакк...» хезмәтендә Курсави тарафыннан алга сөрелгән идеяләрне тәгаенли, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган шәхси уй-фикерләрен, төрле мисаллар китереп, нигезли. Китабының теге яки бу бүлеген язганда, галим Коръәннән өзекләргә, пәйгамбәр сүзләренә таяна һәм, күп очракта, үзенең шәхси мөнәсәбәтен белдерми. Аның уенча, укучы, әлеге мәгълүмат белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясарга тиеш. Мондый «киная» ысулы аша Мәрҗани, моңа кадәр гомум кабул ителгән ортодоксаль аңлатулардан үзгә буларак, дини өйрәтмәләрне үзенчә тәфсирли, аңлатып бирергә омтыла. Руханилар тарафыннан Ислам дине хаким сыйныфны яклаган һәм татар җәмәгатьчелегендә өстенлек иткән бер чорда шушындый алым белән китап язу мөселман традицияләреннән, дини кануннардан читләшү, алласызлык дип бәяләнә, кабул ителә. 

Барлык мөҗтәһидләр арасыннан Мәрҗани хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы Әбү Хәнифәне (767 елда үлә) һәм аның эшен дәвам итүчеләрне аерып, сайлап ала. Әгәр аларның әйткәннәре белән ул үзеңдә фикри уртаклык тапса, аларга таяна; әгәр инде мондый охшашлык юк икән, ул теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашын тәкъдим итә. Мәрҗани иң кыйммәтле чыганаклар буларак Коръән, сөннәт, иҗма, кыяс һәм мөҗтәһидләрнең сүзләре, кылган гамәлләренә һәр даим мөрәҗәгать итә, мөселманнарны шуңа чакыра. Аларда фикер уртаклыгы тапмаган очракта, белем дәрәҗәңнән чыгып, үзеңә нәтиҗә чыгарырга кирәклеген күрсәтә. 

Мәрҗани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин; әгәр бу шулай икән, ул әлеге очракта тәкълидкә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Ләкин шулай да, Мәрҗани, кайбер галимнәр раславынча, традиционалист түгел. Билгеле ки: традиционализмның тоткасын тәкълид, ягъни Коръәнгә, сөннәткә, дини абруйга тулысынча иярү тәшкил итә. Мәрҗани исә, тәкълидкә иҗтиһадны каршы куя, фәлсәфә фәнен югары бәяли һәм моңа каршы чыгучы тәкълид тарафдарлары Ибн Ханбал (855 елда үлә), аш-Шафии (820 елда үлә), Ибн Таймияләрнең (1328 елда үлә) карашларын кире кага. Мәрҗани мөселман хокукын XIX гасырның икенче яртысы татар җәмгыяте ихтыяҗларына һәм таләпләренә яраклаштыра. Уя әлеге хокукның инде бүгенге чынбарлыкка туры килми торган кайбер өлешләрен яңача аңларга, мөселманнар тормышының гражданлык-административ һәм хокукый өлкәләрен XIX йөзнең икенче яртысында барлыкка килгән социокультура халәтенә яраклышлы итәргә кирәк дип саный. Ортодоксаль галимнәр (фәкыйһләр, имамнар, хәдис белгечләре), Мәрҗанидән үзгә буларак, социаль-сәяси теорияләр булдыруны кирәксез дип табалар. Алар фикереңчә, барлык иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрнең чишелеше шәригатьтә әйтелгән һәм аларны яңача күзалларга мохтаҗлык юк. 

Мәрҗани үзенең социаль-сәяси карашларын традицион мөселман формасы аша белдерә. Хокук белгече буларак, ул пәйгамбәр чорындагы идеаль Ислам дәүләте һәм аның гадел дүрт хәлифе нигезләмәләренә таяна; шулай да сөнничелек хокукының аерым өлешләрен XIX йөз Казан төбәгенең чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла. Ул үзенчәлекле мөселман тормышы тәртипләрен, милли мәдәниятне сакларга чакыра. «Бу максатка ирешер өчен мөселманнарга үз араларыннан аларга акыл бирә һәм хаким була алырлык, халыкны берләштерү көченә ия имам сайлап кую тиеш»,—ди Мәрҗани. Фикерен дәвам итеп ул, дәүләтнең иҗтимагый тормышында мөселманнар катнашсын һәм аларның ихтыяҗлары канәгатьләндерелсен өчен дәүләт аппаратына үз араларыннан булдыклы кеше кую кирәген дә әйтә. Галим, китап бастыруда көчле цензураның булуын истә тотып, «мөселманнар» исеме астында татар халкын күз уңында тотуын ачыктан-ачык яза алмый. Мәрҗани әлеге фикерен барлык мөселманнарга таратса да, беренче чиратта татар халкын күз алдында тота. Киная юлы белән ул үзенең социаль-сәяси карашларын белдерә һәм, шул рәвешчә, татар тормышын заман чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла. 

Икенче этапта (XIX гасырның 70-80 еллары) Мәрҗанинең дөньяга карашында мәгърифәтчелек төсмерләре дини реформаторлыктан өстенлек итә башлый. Дөрес, ул дин эшләрен, мөселман теологиясенә караган тикшеренүләрен ташламый, аерым хезмәтләрендә иҗтиһад мәсьәләләренә, ислам өйрәтмәләренә карата булган күзәтүләрен дәвам итә (Хак әл-мәгьрифә вә хөсн ел-идрак.—Казан, 1880; Китабел-хикмәтел-бәлига әл-җәнния фи шәрхел-гакаид әл-хәнәфия.—Казан, 1888). Әмма аның ижатында галимнең мәгърифәтчелек идеологиясенә авыша баруы үзен шактый сиздерә башлый. 70-80 елларда ул татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китә. 

Бу чорда Мәржани рус мәдәнияте, Казан университетының көнчыгышны өйрәнүче галимнәре белән таныша. Ул профессор И. Ф. Готвальдны, академик В. В. Радловны, профессор А. Казембекны, хатын-кызлар арасыннан беренчеләрдән булып көнчыгышны өйрәнүче галимә О. С. Лебедеваны һәм күп кенә бүтән рус галимнәрен якыннан белә, шәкерте X. Фәезханов аркылы Петербургның Көнчыгышны өйрәнүче танылган галимнәре В. Вельяминов-Зернов һәм шәех ат-Тантави белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыра. Әмма Мәрҗанинең барлык галимнәр белән дә мөнәсәбәтләре бертөрле булмый. Мәсәлән, Мәрҗани, И. Ф. Готвальд белән дустанә мөнәсәбәттә булса да, соңгысы аның китапларын бастыруда каршылык күрсәтә. 

Күпләрне Мәрҗанинең көнчыгыш телләрен югары дәрәҗәдә белүе һәм көнчыгыш мәдәнияте турында яхшы хәбәрдар булуы сокландыра. Шуңа да, профессор И. Готвальд Казанга килгән чит ил галимнәрен татар укымышлысы булганы өчен Мәрҗани белән таныштыра. 1873 елда Казанга Кашгария илчесе килә һәм Татар бистәсендә Мәрҗанидә туктый. 1876 елда Мәрҗани үз йортында дөньякүләм танылган галим, «Хайваннар тормышы» дигән хезмәт авторы А.Бремны кабул итә. 

1887 елда Казанда Санкт-Петербург Археология җәмгыятенең IV Бөтенроссия съезды уза. Аның эшендә илнең күп кенә шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән 300 ләп галим катнаша. Съездда 13 август көнне академик В. В. Радлов рус телендә Мәрҗанинең 1884 елда съезд материалларында рус һәм татар телләреңдә Болгар һәм Казан тарихына багышлап басылып чыккан «Гыйлаләт аз-заман фи тарих Болгар вә Казан» (Болгар һәм Казан тарихы буенча вакыт пәрдәсе—Казан, 1884) докладын укый. Мәрҗани мөселман галимнәреннән беренче буларак әлеге съездның хәзерлек эшләрендә һәм үткәрелүендә катнаша. Ак чалмалы, яшел чапан кигән бу зыялы шәхес Археологик җәмгыять әгъзаларының игътибарын еш җәлеп итә. 

Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенең тагын бер ягы булып аның укытучылык хезмәте тора. 1876 елның 13 сентябрендә Казанда башлангыч сыйныф татар мөгаллимнәре әзерли торган дүртьеллык Казан татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәрҗани, татар мөселман руханилары арасыннан беренче буларак, анда дини тәгълимат укытуга алына һәм биредә 10 ел дәвамында эшли, укытучылар советына керә. Ләкин инспектор һәм кайбер укытучылар белән үзара каршылыкка керүе нәтиҗәсендә (мәктәпкә татар мәдәнияте белән бәйле булмаган рус-татар училищеларыннан укучылар ала башлыйлар), ул мәктәптән китәргә мәҗбүр була. Галим үз мәдрәсәсендә үзе төзегән программа буенча укыта һәм аның педагогик концепциясе нигезләренең берсе булып укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү тора. Мәрҗани Россиядә җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе була, нәкъ менә ул аның нигезләрен сала: мәдрәсәләрдә уку-укыту реформасы, татар халкын дөньякүләм алдынгы мәдәни һәм фәнни ачышлар белән якыннан таныштыру, шуларны үзләштерергә ярдәм итү. 

80 елларда Мәрҗанинең фәнни эшчәнлеге киң колач ала. Беренче планга фәлсәфи һәм тарихи фәннәр белән шөгыльләнү чыга, ә дини реформаторлык мәсьәләләре арткы планга күчә. Мәрҗанинең бу чакта язган хезмәтләрендә көнчыгыш традицияләренең Яңа чор европача белем белән синтезда бирелүе күзәтелә һәм бу зур әһәмияткә ия була. Мәрҗани фикереңчә, татар җәмгыятенең киләчәк үсешен тәэмин итү өчен мөселман кыйммәтләренә мөрәҗәгать итү генә җитми, татар милли үзаңын һәм иң мөһим милли мәсьәләләрне формалаштыру Яңа чор рухында барырга тиеш. Ул татар халкының тарихи үткәненә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, тарихи чагыштырулар аша татар милләтенең дөньяда алга киткән халыклар арасында тоткан урынын күрсәтергә омтыла. 

XIX йөзнең икенче яртысы татар рухи мәдәнияте үсешендә яңа бер чор иде. Бу— татар халкының милли үзаңы уянган, эшкуарлары үзләрен татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше дип санаган дәвер. Әлеге вакытта татар руханиларының күпчелеге, татарны аерым мөстәкыйль милләт итеп карамыйча, бердәм мөселман милләтенә кертә. Икенче төркем исә (нигездә татар меценатлары) Казан татарларын «Чыңгызлар» белән тиңдәшлектә карый, татарны шул юл белән югары күтәрергә омтыла. XIX гасырның икенче яртысы рус матбугатында да татар халкының этногенезы мәсьәләсенә карата бердәм фикергә килү күренми. Рус елъязмаларында, аерым әйткәндә «Никон елъязмасында, Идел буе татарларын Алтын Урда татарлары варислары төсендә карау белән бергә, Казан татарларын болгарлар белән бәйләү дә чагылыш таба. Мәсәлән, танылган рус мәгърифәтчесе Н. Г. Чернышевский татарларның килеп чыгышын болгар теориясенә кайтарып калдыра. 

Шул рәвешчә, вакыт үзе татар мәгърифәтче галимнәреннән әлеге мәсьәлә буенча үз карашларын белдерүне таләп итә. Татар халкының тарихи үткәнен өйрәнү хәрәкәте башында торган Мәрҗани, әлбәттә, үз халкының этногенезын өйрәнүгә татар галимнәреннән беренче булып алына. Төрле мәдәниятләр, Көнчыгыш халыклары турында киң мәгълүматлы Мәрҗани бу мәсьәләне төрле яклап тикшерә һәм «Мөстафад Әл-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» исемле Болгар дәүләте, Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтен яза (1885). Биредә ул Идел Болгары һәм Казан ханлыгы арасындагы дәвамчылык идеясен алга сөрә һәм, язма чыганакларга, археологик һәм этнографик мәгълүматларга таянып, татарларның Идел болгарларыннан килеп чыгуын фәнни дәлилли. 

Мәржанинең әлеге хезмәте татар иҗтимагый фикере өлкәсендә беренче тарихи тикшеренү була. Биредә галим «татар» атамасының монголларның бер өлешенә каравын, ә XVI гасырда бу исемнең Казан татарларына (болгарларга) тагылуын күрсәтә һәм, шулай итеп, тарихи дөреслеккә юл ача. Ләкин ул «татар» атамасыннан баш тартырга чакырмый, ә киресенчә, татарларның, барыннан да элек, татарлар булуын ассызыклый. « ... рус халкының аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән кайберләре татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип, тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. Нинди кызганыч хәл, бу исемнәр (татар белән мөселман) арасында Нил белән Евфрат елгалары арасында ераклык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?—дип яза ул. 

Казан ханлыгы мәдәниятенең Идел Болгары мәдәниятеннән барлыкка килгәнлеген исбатлап, Мәрҗани татарларны үз мәдәни мирасын өйрәнергә чакыра, шул юл белән ул татар халкының үзаңын уятырга, аны дөньякүләм мәдәни уңышлар һәм кыйммәтләр белән таныштырырга омтыла.

Татар милли концепциясен эшләп, Мәрҗани татар милли идеологиясенә нигез сала. Ул татарларны Идел-Урал төбәгенең төп җирле халкы дип саный; биредә, кыпчак, фин-угыр һәм чыңгыз компонентлары белән бер рәттән, мәдәни, этник һәм лингвистик үзенчәлекләргә ия булган болгар компоненты да чагылыш таба, башкалардан өстенлек итә, дип күрсәтә. 

Мәрҗанине татар милли концепциясен эшләүгә татар халкы бердәмлеген какшатуга юнәлдерелгән россиячел сәясәт тә этәргеч бирә (мәсәлән, миссионер Ильминскийның чуашларның болгарлардан килеп чыгышлары теориясе). Шулай ук аңа бу эшендә милләтнең берләшүенә комачаулый торган «типтәр», «мишәр», «керәшен» кебек этнонимнарның һәм җирле атамаларның татарлар арасында киң таралуы да тәэсир итә. Халкында, зур хөрмәт казанган Мәрҗани татарны аерым милләт дип саный башларга, аны язмышын татар тарихы, татар мәдәнияте белән бәйләп карарга инандыра. 

Бу чорда ул шулай ук мөселман Көнчыгышының 6057 галиме, язучысы, философы һәм сәясәтчеләрнең биографиясен кертеп, «Вафийәт әл-әсләф вә тәхият әл-әхләф» (Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә) дигән био-библиографик сүзлек өстендә дә эшли. Ибн Халдунның «Мөкатдимә» хезмәтенә ияреп, «Вафийәт ...» әсәренә «Мөкатдимә» дигән кереш яза һәм аны 1883 елда бастырып чыгара. Көнчыгыш рухи мәдәниятенең төрле мәсьәләләрен һәм якларын ачып бирүгә багышланган бу хезмәт һәм тарихи, һәм фәлсәфи үзенчәлекләргә ия.

Мәрҗани билгеләвенчә, мәгърифәтчелекнең төп сыйфаты—тарихи-мәдәни процессның шәхес аңы үсешендә чагылуында. Әлеге фикер «Мөкатдимә»дә дә, энциклопедиядә дә үткәрелә, бу җөмләдән, Көнбатышның тарихи-мәдәни традицияләре Көнчыгыш традицияләренә «буйсындырылып», үзенчәлекле бербөтенлек һәм берлек хасил итүче күренеш буларак чагылдырыла.

Мәрҗанинең мәгърифәтчелек карашларын аның 80 нче елларда Россия, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә кылган сәяхәтләре тагын да киңәйтә. Тарихи тикшеренүләре өчен мәгълүматлар туплау максатыннан, ул Болгарның борынгы харәбәләренә бара, татар, рус, чуаш, мордва авылларын йөреп чыга. 1880 елның 31 августында Мәрҗани хаҗ кылырга китә.

Галимнең сәфәре Түбән Новгород, Мәскәү, Курск, Киев, Одесса шәһәрләре аша үтә. Одессадан ул, корабка утырып, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә юл ала: Истамбул, Измир, Искәндәрия, Каһирә һәм мөселман мәдәниятенең башка үзәкләрендә була. Сәяхәте вакытында шул заманның күренекле галимнәре һәм дәүләт эшлеклеләре белән очраша, китапханәләрдә күп эшли. Сәфәренең һәр мизгеле турында җентекләп язып, көндәлек алып бара. Бу вакытта аның китаплары Көнчыгышның күп кенә галимнәренә билгеле була инде.

Мәрҗанинең даны Көнчыгыштан тыш, Европа, Америкада да тарала башлый. «Мәрҗани ике мәртәбә фотосурәткә төшә (бер тапкыр Америка консулы өчен, икенчесендә—Лондонда чыга торган энциклопедик сүзлек нәшире үтенече белән)».

Мәрҗанинең хөр фикерләве мөселман тәгълиматын кире кагуга кадәр барып җитми, әлбәттә. Ләкин шуңа да карамастан, консерватив руханилар галимнең эш-гамәлләре дин нигезләрен какшатуга китерә дип саныйлар. 32 мулланың мөфти М. Солтановка Мәрҗани өстеннән рапорт юллаулары—моның ачык бер дәлиле.

XX гасырның 70-80 нче елларында Мәрҗани тараткан мәгърифәтчелек идеяләре татар иҗтимагый тормышын яңарту өлкәсенең төрле якларын иңли. Бу үз эченә яшь буынга дөньяви белем бирү, үткәннән калган алдынгы (антик, гарәп-мөселман фикере) мирасны һәм бүгенге (рус һәм көнбатыш европа) мәдәниятләрен үзләштерү зарурлыгын ала. Галимне татар халкының милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре дә, милләтнең көнкүреш, социаль-икътисади Һәм сәяси хәлләре дә нык борчый. Татар тормышындагы һаман да урын алып килгән уртагасырчылык күренешләрен Мәрҗанинең җене сөйми. Аңны хакыйкатькә ирешүнең төп чарасы һәм мәгърифәтчелекне милләтне прогресска илтүдә иң көчле корал дип санап, ул үз халкын «йокыдан» уятырга тырыша. Схоластиканы, уку-укыту һәм тәрбиянең, тормыш итүнең уртагасырчылык ысулларын тәнкыйть уты астына алу Мәрҗани иҗатының һәр ягына да карый.

Кеше турында тәгълимат теләсә-нинди мәгърифәтчелекнең үзәген тәшкил итә. Әгәр бу күзлектән тормышының соңгы дәверендә Мәрҗанинең дөньяга карашын ачыкларга тырышсак, татар фикер иясенең җитлеккән мәгърифәтчелек антропоцентризмы юлында гаять зур юл үткәнен күрербез. Традицион Исламның катгый геоцентризм һәм провиденциализмына ул мәгърифәтчелек концепциясен каршы куя. Аның фикеренчә, барлык халыклар да фәннәрне, сәнгатьне өйрәнүдә бер үк сәләткә ия һәм бу сыйфат аларга табигать тарафыннан бирелгән; «фәнгә һәм сәнгатькә тартылу—кеше табигатенә цивилизация барлыкка килгән вакыттан бирле хас нәрсә»,—ди ул.

Мәрҗанинең дөньяга карашындагы көчле антропоцентрик төсмер аның гуманизмын да билгели. Йөрәгенә якын алып, үзенең хезмәтләрендә халыкның аяныч хәле турында яза, салымнар җыйганда, солдатка алганда күрсәтелгән кыерсытулар, суд даирәләренең мәрхәмәтсез эш-гамәлләре аның хөкеменә тартыла.

Мәрҗанинең зур казанышы, һичшиксез, дини фәлсәфә өлкәсендә була. Бу җәһәттән, 70-80 нче елларда аның аеруча танылган хезмәтләре басылып чыга: «Китаб-ал-азб-ал-фурат ва-л-ма аз-зулал ан-накия ли-асрар шарх ал-Джалал» (әл-Җәләл комментариесе серләренә төшендерүче, төче, сафландыручы, ачкыч бирүче китап.— Истамбул, 1875), «Хакк ал-марифа ва хусн ал-идрак» (Танып-белү хакыйкате һәм аңа ирешү гүзәллеге.—1880 ел.); «Китаб ал-хикма ал-балига ал-джанния фи шарх ал-акаид ал-ханафия» (Хәнәфиләр тәгълиматын айларга ярдәм итүче төпле фәлсәфә турында китап.—1888 ел.); «Би-т-тарикат ал-мусла ва-л-акидат ал-хусна» (Лаеклы иярү юлы һәм иң яхшы инану белән.—1890 ел.). Мәрҗанинең дини-фәлсәфи карашлары татар мәдрәсәләрендә өстенлек иткән спекулятив теология—кәламне тәнкыйть итүдә чагыла. Ләкин ул, кәламне тәнкыйтьләсә дә, күп кенә мәсьәләләрдә шул ук карашларда кала. 

Мәрҗани, фәнни белемне югары бәяләп, аны дини белемгә каршы килә дип санамый, ә бәлки икесен бергә янәшә куеп карый. Шул заманның дин галимнәре һәм мөдәррисләр дини мәсьәләләрне чишкәндә фәнни белемне инкарь итсәләр, ул дин белән фәннең тыныч янәшә яши алуын исбатларга омтыла. Мәржани фәнни белемне халык арасында тарату зарурлыгын алга сөрә. Аның фикереңчә, фәнне зурлау, дөньяви фәннәрне өйрәнү җәмгыятьнең социаль-икътисади, матди ягы үсешенә ярдәм итсә, динне өйрәнү җәмгыятьнең рухи яктан камилләшүенә китерә. Фән, ди ул, абсолют камиллеккә һәм хакыйкатьнең асылына төшенеп, өстенлеккә ирешү.

Мәрҗани дини белемне фәлсәфи белемгә каршы куймый, бары тик аларның куллану өлкәләрен генә аерып күрсәтә. Аныңча: «Ислам дусларыннан бер надан, фәнне кире какса, дин чарасыз җиңә дип уйлап, фәнни белемнәрне тулысынча инкарь итә. Ул хәтта Ай һәм Кояш тотылуы сәбәпләрен дә танымый һәм бу сәбәпләрне белү шәригатькә каршы килә дип раслый. Чынлыкта исә, алар аподейктика өлкәсенә карыйлар һәм, бер асылларына төшенгәч, аларны инкарь итәргә ярамый. Геометрик исәпләүләр бу сәбәпләрнең барлыгын дәлиллиләр һәм шикләнерлек урын калдырмыйлар. Диндә моңа каршы килерлек бернәрсә дә юк».

Мәрҗани, диннең асылы рациональ дәлилләр белән исбатланмый, дип яза. «Рациональ фикер йөртүләргә килсәк, диннең һәм аңа ышануның дөреслеге аларның асылларына төшенүгә һәм карауга нигезләнми. Киресенчә, алар турында фикер йөртү, аларны тикшерү—исбатлау өлкәсенә карый һәм шулай булганда гына алар яши». Нәтиҗәдә, Мәрҗани өчен фәлсәфә (фәнни белем) чынбарлыктагы дөньяны акыл аша айлата алырлык төшенчәләр белән эш итә, ә дин—бары тик аның барлыгына ышану белән генә. Моңа охшаш фикерне галим «Назурат ал-хак» әсәрендә дә үткәрә: « Дин фәлсәфәгә, ә фәлсәфә дингә каршы килми, чөнки алар икесе дә бер-берсенә игезәкләр, бер үк хакыйкать чыганагыннан агып чыгалар һәм чынбарлык тормышта кулга-кул тотышып баралар». Мәрҗани диннең заман таләпләренә җавап бирмәгән урыннарын гына тәнкыйтькә ала. Чөнки ул диннең күп мәсьәләләрен рациональ дәлилләр белән аңлатып булмый дип саный һәм аларны аңга таянып түгел, ә ышанудан чыгып аңлата да.

Ш. Мәрҗани, үзеннән соң бай фәнни мирас калдыру белән генә чикләнмичә, шәкертләрен һәм үз эшен дәвам иттерүчеләрне дә тәрбияләде. Алар арасында Петербург университеты укытучысы Хөсәен Фәезханов та бар. Ул—Ш. Мәрҗанидән гыйлем алуы белән үк абруй казанган шәхес. Төрле елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында көнчыгыш фәлсәфәсен укыткан Камалетдин бине Сәйфетдин һәм Әбүбәкер бине Яһүд кебек шәкертләре исә гыйлемнәре белән чит илләрне дә таң калдырды. Бертуган Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовларның нәшерлек эшчәнлеге дә Ш.Мәрҗанинең даими йогынтысы ярдәме белән башланган иде.

Ш. Мәрҗани Рәсәйдә татарлар арасында милли идеологиягә нигез салучы һәм җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе иде. Анын дини-фәлсәфи карашлары, педагог, дини реформатор, мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче сыйфатындагы эшчәнлеге, татар тарихына гына түгел, бөтен Рәсәй һәм дөньякүләм мөселман иҗтимагый фикеренә дә зур өлеш кертте. 

Айдар Юзиев.
"Казан утлары" № 1, 2008.

bottom of page