top of page

                                               Сайт турында

 

“Арча җәүһәрләре” сайты мәдәни-мәгълүмати сайт. Бу сайтта Арча районының иң күренекле,иң танылган шәхесләрен бергә туплап,алар турында тулы мәгълүмат бирү бурычы куелды. Сайт 2015нче елның март аеннан эшләнә башлады. Эшләнеп беткәннән соң сайт Арча төбәгенең әдәбият-сәнгать әһелләрен, фән эшлеклеләрен, районның танылган кешеләрен Интернетта туплаган фәнни-энциклопедик ярдәмлек булачак.Сайтка Арча районында туып-үскән кешеләр генә түгел,ә гомерләрен шушы төбәк белән бәйләп,шушында танылган кешеләр дә куела.

  Сайт бигрәк тә укытучы-тәрбиячеләр һәм мәктәп укучылары өчен файдалы ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз. Сайтның эчтәлеге һәм структурасы инде төзелеп килә. Ләкин эш барышында әле тагын күпләгән битләр өстәлеп,яңалыклар кертеләчәк. Дизайны да үзгәртелеп тора.

Бүлек битләрендәге язулар кликабельный.Мәсәлән,Тукай рәсеме астындагы Г.Тукай дигән язуга басып,сез Тукай битенә күчәсез.

 Сайтны эшләүгә  һәркем үз өлешен  кертә ала. Сайтка әлегә куелмаган берәр билгеле кеше турында хәбәр итеп,аның турында язмалар яки чыганак адресларын җибәрсәгез, бик рәхмәтле булыр идек.Мәсәлән, Халидә Вафина   үзенең ике туганы турында бик файдалы хәбәрләр җибәрде. Галим Вафин Данил Билалович һәм өч китап авторы  Радик Мөхәммәт турындагы   битләр аның ярдәме белән төзелде.Карагыз:

 

 

 

 

 

 

 

 

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән Төркиядә яшәүче шагыйребез Фәнис Зыялы шулай ук үзләренең шигырьләрен һәм сораган бөтен мәгълүматларны җибәрделәр. Бик зур рәхмәт аларга!

 

 

 

 

 

 

 

 Әмма кайбер якташларыбыз бу проектка бик битараф.Үтенеп сорауга да карамастан,биографик мәгълүматларын да язып җибәрергә авырсыналар.

 Бу бернинди коммерциягә корылмаган сайт, эшләгән эш өчен беркайдан акча бирелми. Бары коры энтузиазмга корылган, туган төбәген бөтен дөньяга таныту нияте белән янган кешенең иҗади эше генә.Шуңа күрә кечкенә генә ярдәмне дә шатланып кабул итәбез һәм алдан ук рәхмәтләребезне белдерәбез.Бергә булыйк,бердәм булыйк, АРЧАЛЫЛАР!

  Мәңге яшә  “Мәгърифәтле,дан-шөһрәтле,Тукайлы Туган ягым!” дип әйтерлек булсын.

bottom of page