top of page

 

 

Район үзәге: Арча
Территориясе: 1843,7 кв.км
Халык саны: 51,6 мең кеше.

Муниципаль районы башлыгы: 
422000, Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 12. Тел.: (266) 3-14-33; факс: (266) 3-01-33 E-mail: adm@archa.gov.tatarstan.ru
Район үзәге – Арча шәһәре Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 километр ераклыкта Казанка елгасында (Иделнең кушылдыгы) урнашкан. Тимер юл станциясе Казан-Ижау линиясендә. Машина юлы узелы-Казан-Киров.

Халкы 17 мең кеше.
Риваятьләргә караганда ул XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнгән. 1552 елда Иван Грозный указы буенча Арчага укчылар белән воевода җибәрелә, 1606 елда Арча крепосте була. 1781 елда Арча өяз шәһәре оеша. 1796 елда Арча заштатный Арча шәһәре булып үзгәртелә һәм 1924 елга кадәр бу статуста була. 1936 елдан алып 1938 елга кадәр янәдән шәһәр статусы ала. 1938 елдан 2005 елга кадәр эшчеләр бистәсе булып исемләнә. 2005 елда “Чикләрне билгеләү һәм “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр” ТР Законы белән Арча шәһәр тибындагы поселок була. ТР Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары нигезендә Арча шәһәр тибындагы поселогы Арча шәһәре дип үзгәртелде.
Район 1930 елда оеша.

Төзелеш: Район эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып төзелеш тармагы тора. Капиталь төзү һәм подряд эшләренең күләме арту районның төзелеш комплексы эшчәнлегендә уңай күренеш. Тузган торакны бетерү, социаль ипотека программалары үтәлеше, яшь гаиләләргә торак төзү һәм социаль объектларны сафка бастыру буенча зур күләмдә нәтиҗәле эш алып барылды (бу Татарстанда авыл районнары арасында икенче нәтиҗә). Соңгы биш ел эчендә генә 50 социаль объект, 700дән артык торак йорт һәм фатир файдалануга тапшырылды, барлык оешма биналарының фасадлары яңартылды. Үзәк мәйданда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына “Дан” мемориале, Язучылар һәм Хезмәт Геройлары аллеялары төзелде. Районның төзелеш комплексында “Арскстрой”, “Строй-Сервис”, “Энергосервис” һәм башка компанияләр уңышлы гына эшләп килә.

Сәнәгать: район үзәгендә җирле (ААҖ «АСПК»), азык-төлек («Икмәк комбинаты», «Арча сөт комбинаты») сәнәгате, район үзәгеннән читтә Кенәр агач эшкәртү комбинаты, ЯАҖ “Сигнал”, Арча лесхозы.

Авыл хуҗалыгы: Арча районы-иң эре авыл хуҗалыгы
районнарының берсе. Нигезен ит-сөт, бөртеклеләр юнәлешләре тәшкил итә. Кырчылыкта бөртекле культураларга, бәрәңгегә әһәмият бирелә. «Арча элеваторы», Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводы, «Арча балык хуҗалыгы» предприятиеләре эшли. Район үсешенә “Ак Барс-агро”, “Вамин-Татарстан” кебек инвесторлар үз өлешләрен кертәләр.

Мәгариф: Арча муниципаль районында 30 урта, 10 төп, 65 башлангыч белем бирү мәктәбе һәм 56 балалар бакчасы, Арча мәгариф һәм спорт үзәге, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, 77нче номерлы авыл хуҗалыгы лицее һәм 120нче номерлы һөнәр училищесы эшли. Соңгы 5 елда заман таләпләренә җавап бирүче 50 мәгариф объекты төзелде һәм кулланылышка тапшырылды.

Мәдәният: Бүгенге көндә районда мәдәни-ял чаралары эшчәнлегендә район мәдәният йорты, «Колос» мәдәният йорты, автоклуб, агитбригада, 84 авыл клуб учреждениесе, район үзәк китапханәсе һәм аның 56 авыл филиалы, шәһәр китапханәсе, 15 филиалны туплаган Арча балалар сәнгать мәктәбе катнаша. Арча районы-музейлар җире. Габдулла Тукай туган авылы Кушлавычтагы Тукаевларның гаилә музей-утары, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы мемориаль әдәби-музей комплексы зур популярлык белән файдаланыла. Арчаның үзендә республикада бердәнбер булган «Казан арты” әдәби музей берләшмәсе, дөнья халыклары арасында үзара аралашу, хәреф тану серләренә багышланган «Әлифба» музее, мәгариф музееның ишекләре һәркем өчен ачык. Гөберчәк авылында Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә, Күлтәс авылында-Шәмсетдин Күлтәсигә, Лесхоз бистәсендә-урманчылык музее, Казанбаш авылында-Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф Ахуновка, Яңасала авылында халык язучысы Гомәр Бәшировка багышланган музейлар эшли. “Русская песня”, «Ләйсән» һәм «Егетләр» халык вокаль ансамбльләре-район бәйгеләреннән алып, халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән күп кенә фестивальләрнең дипломантлары, лауреатлары.

Сәламәтлек: Халык сәламәтлеге сагында район үзәк һәм Кенәр участок хастаханәләре, 57 фельдшер-акушерлык пункты, 7 даруханә эшли. Шунысы куанычлы, кер юу һәм ашханә, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәләре, 30лап пункт яңа биналарга күчтеләр, үзәк хастаханәсенең барлык бүлекләрендә капиталь ремонт башкарылды. “Сәламәтлек” илкүләм проект нигезендә яңа җиһазлар кайтарылды. Кан тамырлары авыруы буенча зур үзәк ачылды.

bottom of page