top of page

 

                                     Салихов Гатаулла Салих улы

 

1924 елның 1 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Оры авылында туган. Татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда эшләгән. 1942 елдан Совет Армиясендә. 1943 елдан КПСС әгъзасы.

1943 елның февраленнән хәрәкәттәге армиядә.

518нче укчы полк отделение командиры (Брянск фронты, бЗнче армия, 129нчы укчы дивизия) сержант Сапихов 1943 елның 12 июленнән 3 сентябрьгә кадәр Большой Малиновец һәм Сегуха авыллары янындагы сугышта зур батырлыклар күрсәткән. Снайпер мылтыгы һәм пулеметтан ут ачып 40 тан артык дошманны юк иткән. Кискен сугыш барышында башта взвод командирын, аннан соң рота командирын алыштырып, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә күтәреп, дошманга ташланган. 1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 елны Ташкентта тизләтелгән пехота училищесын, ә 1944 елда «Выстрел» курсын тәмамлаган.

1945 елны өлкән лейтенант Салихов сугыштан кайтып, Мәскәү шәһәрендә яши. «ВНИПИ Энергопром» да эшли. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

bottom of page