Арчабаш авылы төзелә башлады

 

Күпербаш юлының Түбән Мәтәскә ягындагы басуны һаман эшкәртмиләр, дип аптырап йөрмәгез. Анда озакламый йортлар төзелә башлый. Күп катлысы да, бер катлылары да булачак, дип әйтәләр. 1 сутыйның бәясе 50 мең сум. Барысы 80 гектар җир бирелгән. Әлеге авыл Яңа Кенәр юлына кадәр сузылачак. Иске Кырлай авыл җирлегенә карый торган авыл була бу.