top of page

 Фәнис Зыялы

  

                                                                                                Тукайның талантлы якташы…

 

   Фәнис энем Зыялы белән мин 2007 елның 13 июлендә, таң атып килгәндә, Төркиянең Кония шәһәрендә таныштым. Ул безне, Татарстаннан килгән әтисе Фәрхәтне, абыйсы Айратны һәм мине, Истанбул автобусыннан каршы алды һәм кадерләп өйләренә алып кайтып китте. Ә без, Татарстаннан зур бер төркем,  Бөгредәлек себер татарлары авылының 100 еллык юбилеенда катнашырга дип килгән идек. Фәниснең хатыны Мөшфикә-Бану да шул авылныкы булып чыкты, һәм, әлбәттә, без барыбыз да бәйрәмнең түрендә булдык, авыл туе матур үтсен өчен, һәркем кулыннан килгәнне эшләде. Ә Фәнис юбилейның концерт өлешен алып та барды, курайда да уйнады, шигырь дә сөйләде, әтисе белән абыйсы исә бөтен Бөгредәлек халкын авызларына каратып тоттылар... Хәер, Арча якларында гына түгел, Татарстанда да танылган бу мәгърифәтче-укытучы Зыятовлар гаиләсе нәкъ шулай нурлы, моңлы, җырлы булырга тиеш иде...

   Мин шул беренче танышуымда ук Фәниснең бик нечкә күңелле, шигъри җанлы, иманлы бала икәнлегенә игътибар иткән идем. Аның телендә гел туган авылы, туган халкы, милләт, әдәбият һәм тарих  булды. Һәм ул татарның бөтен зыялыларын, бөек тарихын, зур әдәбиятын бик яхшы белә иде, ә тел байлыгы, күңел пакълыгы, хисләр нечкәлеге турында инде әйтеп тә тормыйм... Аның шул хәтле хисләнеп, туган авылы Өчиледәге һәр каз бәбкәсе, һәр тал яфрагы, һәр чишмәсе, һәр тыкрыгы турында сөйләгәнен тыңлап, “Бу бала туган якларын бигрәк өзелеп сагына икән, ничек түзә...” дип уйлаган идем. Кирәк бит, туган ягын, туган табигатен иң нык яраткан кешене язмыш аннан иң еракка илтеп ташлый һәм өзелеп сагынулары белән газаплый башлый...

   Фәнис тә туган авылы Өчиле турында көннәр буе сөйләргә мөмкин, без исә бу хакта кыскача гына мәгълүмат биреп үтик. Әйе, Өчиле – гади авыл түгел, ә Габдулла Тукайның әнисе ягыннан нәселе башланган авыл. Биредә Тукайның бабасы Зиннәтулла яшәгән һәм имамлык иткән,   әнисе Мәмдүдә абыстай  1866 елны шушы авылда туган.  Кушлавыч авылында ире Мөхәммәтгариф үлгәч, нәни Габдулланы күтәреп, Мәмдүдә абыстай яңадан Өчилегә кайткан. Тукайның сабый чагы шушы авылда үткән, гомеренең азагында да ул, туктап хәл җыярга, дип,  әнисенең туган авылы Өчилегә кайта... Габдулла Тукай Өчиледә, Кәшфелкәбир мулла йортында 1911 елның декабреннән 1912 елның мартына кадәр яши, аңа биредә зур кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Тукай Өчиледә уннан артык шигырь яза, шулар арасында “Кичке теләк”, “Буран”, “Авыл мәдрәсәсе”, “Авылда авырып яту” шигырьләре аеруча билгеле.

          Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне;

          Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне, -

дип яза Тукай Өчиледәге кышы турында.

   Өчиле авылы тарихта 17нче гасырдан билгеле, элеккеге исеме – Кече Бирәзә булган. Бирәзә суы буенда утырган бу татар авылы элек-электән үзенең укымышлылыгы һәм һөнәрчелеге белән аерылып торган, мәчет-мәдрәсәсе булган, халык агачтан көянтә, орчык кебек кирәк-яракларны ясап саткан... Совет чорында да бу авыл юкка чыкмаган, урта мәктәпле, мәдәният сарайлы, мәдәниятле авыллардан саналган. Өчиле бүген дә мәктәпле, мәчетле, мәдәниятле авыл...

  Фәнис менә шушы бай табигатьле һәм тарихлы татар авылында,   1975 елның 14 октябрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әлбәттә, кечкенәдән китап арасында үскән, өендә дә, мәктәптә дә укытучылар тәрбиясен күргән бу бала укытучы булырга тиеш иде. Өчиле урта мәктәбендә укыганда ук ул ике тапкыр Республикада уздырылган Татар теле олимпиадаларына катнаша, беренчесендә үк беренче урынны ала. Икенче елгы республика күләм бәйгедә Арча егете Фәнис Зыятов берьюлы беренче һәм икенче урыннарны яулый. Татар телен һәм әдәбиятын камил белгән Фәнис әти-әнисе һөнәрен сайлый – 1992 елда Өчиле урта мәктәбен тәмамлагач, ул Арча педагогия көллиятенә укырга керә, анда бер ел яхшы гына укый.

  Әмма язмыш аңа бөтенләй башка төрле киләчәк әзерләп куйган була – Фәнис Зыятов белем алырга ерак Төркиягә китеп бара... Бу хакта ул үзе болай дип искә ала: “1992-1993 елында Арча педагогия көллиятенде укыдым. 1993 елнын 7-нче декабрендә Төркиягә киттем. Ул елны Төркиягә китү өчен Арча районына бер генә студентка урын билгеләгәннәр. Бу фикерне әтием Фәрхәт Зыятовка (Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы) тәкъдим иткәннәр. Әти дә миңа кайтып әйтте: "Улым, Төркиягә укырга китү мөмкинчелегең бар, ничек уйлыйсың, сиңа бер атналык вакыт бирәм, киңәш-табыш, бер атнадан соң жавабыңны бир!",- диде. Мин укытучыларым, иптәшләрем, Арчада яшәүче мәрхүмә Хәйретдинова Фәүзия апам белен киңәшләштем, алар да бу фикерне хуплады. Бер атна узгач, әти мине янына чакырып алды. "Улым, жавабыңны әйт",-диде. "Әти, мин китәм",-дидем. Шулай итеп, әзерлекләр башланды. Мәгариф Министрлыгынын сынауларына кердек, шул имтиханнар нәтиҗәсенде мин Кония иленен Селчук Университетына кердем”.

   Биредә әле ул әзерлек курсларында 8 ай буе төрек телен өйрәнә, аннан соң Кония шәһәренең данлыклы Селчук университетында хокук бүлегендә белем ала, аннан шушында ук аспирантурада укый,  2003 елны аспирантураны да тәмамлый.  Хәзерге вакытта Фәнис Зыялы хокук фәннәре  кандидаты, төрек уртаклары  белән бергәләшеп, 3 ел элек хокук офисы ачып жибәргәннәр.   Мин Фәнис белән беренче танышканда, ул әле Кония шәһәрендә адвокат булып эшли иде, инде гаиләсе, алмадай ике баласы бар иде. Аннан алар гаиләләре белән Анталия шәһәренә күчтеләр, Фәнис биредә дә адвокат-юрист булып эшли башлады, хатыны Бану исә мәктәпкә укытучы булып урнашты, ул әле югары белемле рәссам да иде.

   Моннан соң да әле мин Төркиягә шактый бардым, барганда гел Фәнисләрне күрергә тырыша идем.  Минем күз алдымда аларның балалары тәгәрәп үсте, нәни Туфаннан мәктәп баласына әйләнде, чая-үткен Рәйхан сеңелем буй җиткән үсмер кыз булды... Йөзе белән гүзәл япон хатын-кызларын хәтерләткән себер татары Бану сеңелем тагы да сылуланды, аспирантура тәмамлады, серле картиналар иҗат итә башлады... Ә Фәнис... Фәнис ышанычлы ир, яраткан әти, яхшы белгеч булуы өстенә - иҗат белән дә шөгыльләнә башлады. Татарстан табигатен, туган ягын өзелеп сагынуы, милләт язмышы, татар халкы өчен чиксез борчылуы аның шигырьләренә күчте. Фәнис бу шигырьләрен Анкарада һәм Истанбулда үткәрелгән милли кичәләрдә, Сабантуйларда да укыды, алар Татарстан матбугатында да басыла киләләр. Һәм, ниһаять, ул аларны бер җыентык итеп чыгарырга ният итте.

   Һәм менә минем кулымда Фәниснең шул шигырьләре... Хәер, аларның шактыен ул инде миңа Төркиягә килгәндә кычкырып укыган иде, яңалары белән почта-интернет аша да таныштырып барды.   Башта ук шуны әйтәсем килә - Фәниснең шигырьләре эчтәлеге белән дә, төзелеш-язылышы белән дә башкалардан шактый аерылып тора. Аның милли-сәяси шигырьләренә ирекле язу ысулы, “ак шигырь” элементлары хас булса, дини-әхлакый шигырьләре төрекләрнең “диван мәдәнияте”нә тартым. Фәниснең шигырьләрендә Такташ гыйсъянчылыгы да, Сәгыйть Рәмиевнең эзләнүләре һәм өзгәләнүләре дә сизелә, Кутуйларның футуризмы да абайлана...

   Фәнис Зыялының соңгы еллардагы иҗатында милләт тарихы, милләт язмышы темасы иң алгы урынга чыкты. Милли рух, азатлык идеяларында тәрбияләнеп үскән шәхес буларак, ул милләтнең һәр югалтуын үз фаҗигасе кебек кабул итә, телебезгә, динебезгә, дәүләтчелегебезгә каршы котырган һөҗүмнәргә үзенең янартаудай шигырьләре белән җавап бирә.

            Сугыш кыры,

            Болын, кырлар кызыл кан.

            Ике юл бар –

            Йә Ватан, йә җан! –

дип яза ул, “Йә Ватан, йә җан!” дигән шигырендә, “халык дошманнары” һәм “Ватан хаиннары” язмышы турында уйланып. Һәм “Иле өчен, җире өчен, халкы өчен, хаккы өчен шәһитләр дә әгәр “халык дошманы булса, күлләрен, чишмә суларын, болын, урман-кырларын яратучылар да әгәр “Ватан хаине” булса, мине дә алайса мөһерлә! Ике юл бар – йә Ватан, йә җан!” – дип нәтиҗә ясый.

   Баштагы чорда язган шигырьләрендә Фәнис Зыялы милләткә каршы барган һөҗүмнәргә фәлсәфи төстә җавап табарга тырышса, соңгы елларда иҗат иткән шигырьләрендә аның бу мәсьәләгә карашы кискенләшә төшкән, ул символлар теле белән сүздән гамәлгә күчүнең юлларын барлый... Үзенең “Бабаемның балталарын барладым” дип аталган шигырендә ул милләтнең бүгенге хәлен “Җәлилләрнең богауланган аягыдай богауландык”, дип бәяли, һаман дәшмичә яшәвебезне “Тукай йорты ишелгәндәй ишеләбез”, дип яза, “сибелсә дә тәре суы өстебезгә, түзәбез, юк сәбәбе”, дип моңсу нәтиҗә ясый. Һәм шушы фонда лирик герой, Такташ гыйсъянчылары кебек, “бакча түтәленә күмелгән, бабаемның балталарын барладым...”, дип шомлы аваз сала...

        Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

        Батыршалар әнә азан укый,

        Алтын Урда җирләрендә азгын этләр

        Ямьсез улый...

        Мин һаман да сабыр,

        Бәддогалар укымыйча

        Гафу юкмы икән, дип,

        Ара-тирә як-ягыма карыйм.

        Тик шулай да, җайлап кына,

        Тимерчедә,

        Мин балтамны кайрыйм...-

дип көтелмәгән нәтиҗә ясап куя.

   Фәнис Зыялының  “Ач күзеңне, Темис!”, “Балаларга ата җавап бирсә”, “Безме, без”, “Каргышыңны кире ал, ханбикәм!”, “Эт эткә чын тими икән”, “Яздым йөрәгемә гариза”, “Яңартабыз кабер тактаңны!” шигырьләре дә әнә шундый ярсу рухта, эчке өзгәләнү белән язылган, мәңгелек көрәш рухы белән сугарылган.

           Безме, без, тапсак батырларыбызның кылыч, ук һәм җәясен,

           Кисәр идек кылыч белән илгә кергән иблиснең кәлләсен.

           Бу шартларда бернинди көч вә куәт безне туктата алмас,

           Тик, әйдәгез, дуслар, алга, үрләргә, йә Аллаһ, йә бисмиллаһ! –

дип, автор  үзенең укучысын милләт һәм дин өчен көрәшкә Аллаһ юлына чакыра.

   Әйткәнебезчә, Фәниснең бер өлеш шигырьләре дин, иман, әхлак турында. Аларда инде тынычрак рух хөкем сөрә, ул шигырьләрнең агышы салмак һәм сабыр. Исламдагы кеше буларак, автор бу шигырьләрендә Аллаһка, Коръәнгә, пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәламнең хәдисләренә еш мөраҗәгать итә, алар аша вәгазь, дәгъват юлына аяк баса.

             Бу дөньяда иң зур бүләк нәрсә, дисәм,

             Сез әйтерсез: алтын, чәчәк, ай нуры...

             Миңа калса, иң зур бүләк җир йөзендә,

             Күңелдәге якты нур – иман нуры, -

дип яза ул. Фәнис бу дини-фәлсәфи шигырьләрендә укучысын әхлакка, гыйлемгә, игелеккә өнди, сабыр һәм чыдам булырга, юмартлыкка чакыра, тел һәм күз зинасыннан, хәрамнан, кеше хакына керүдән тыелырга өнди. Һәм автор түбәндәге нәтиҗәгә килә:

              Гомер үтә ул ничек яшәсәк тә,

              Күркәм яшәү максат, туганнар.

              Җәннәт бакчасында өстен булыр,

              Ниятләре изге булганнар.

   Әлбәттә, Фәниснең милли һәм дини шигырьләрендә әле кабатланулар да, артык гадиләштерүләр дә бар, әмма бу шигырьләр үзләренең ихласлыгы белән укучыны җәлеп итә. Хәер, Фәнис үзе дә шундый бит – эчкерсез, ихлас, ярдәмчел, нечкә күңелле бер татар баласы... Туган илдән еракта яшәп калган, милләте һәм якыннары ярдәменнән башка чит җирләрдә аякка баскан, халкына үз сүзен иҗаты аша булса да җиткерү юлларын тапкан татар кешесе... Хәзер Фәнис проза өлкәсендә дә үзен сынап карый, мин аның бик нечкә рух белән, сүз тәмен тоеп  язылган эссе-хикәяләрен укыганым бар. Алга таба ул бу жанрда да иҗатын дәвам итәр, дип уйлыйм. Гомумән, Фәнис ике халыкның да – татарларның да, төрекләрнең дә тарихын, әдәбиятын, тормышын яхшы белгән шәхес, хокук фәннәре кандидаты, шуңа күрә безнең аннан зуррак дәрәҗәдәге гыйльми хезмәтләр көтәргә дә хакыбыз бар. Безнең күп кенә бөекләребезнең – шул ук Йосыф Акчура, Габдрәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Әхмәт Тимер, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Гали Акыш һәм башкаларның Төркия тормышы әле тулысынча өйрәнелмәгән дә, яктыртылмаган да. Менә бу инде Төркиягә барып урнашкан, анда төпле белем алган яңа буын татарлар – Фәнис Зыялы, Чулпан Зариф, Ләйсән Шаһин, Рушания Алтай, Сәгыйть Хәйри кебек яшь зыялыларыбыз эшлисе эш.

   Фәнис туган яклары белән дә элемтәсен өзми – һәр җәйне диярлек я үзе, я гаиләсе белән, Өчиле, Арча, Казан якларын урап килә. Аның балалары да Казан, Себер, Төркия аһәңнәрен үзләрендә сеңдереп үсәләр, яңа талантлар булып өлгереп киләләр. Фәниснең әнисе, намаз иясе  Мәрьям ханым да, Бануның әнисе, намазлы  Мәфтуха кодагый да оныкларына иман нуры, милли тәрбия бирәләр, әдәп-әхлак үрнәге күрсәтәләр... Бу китапны нәшриятка әзерләгәндә исә Фәниснең әтисе Фәрхәт әфәнде, әнисе Мәрьям ханым, абыйсы Айрат зур ярдәм күрсәттеләр. Милләткә шундый иманлы, талантлы, якты күңелле, тырыш бала үстереп биргәннәре өчен Фәниснең әти-әнисенә, Өчиле авылына, Арча якларына зур рәхмәтләремне әйтәм!

   Иҗатың белән милләтне сөендереп, гаиләңә үрнәк һәм терәк булып, ата-анаңны, туганнарыңны куандырып, озак һәм бәхетле яшә, Фәнис энем! Өчиленең һәр каз бәбкәсе, һәр тал яфрагы, һәр чишмәсе, һәр тыкрыгы сине хәтерли һәм көтә - шигырьләрең, моңнарың, догаларың булып кайт син анда! Иҗатың аша милләтеңә кайт, милләтебезгә хезмәт ит!

 

                                       Фәүзия Бәйрәмова,

                           язучы, тарих фәннәре кандидаты.

                                      2014 ел, 22 гыйнвар.   

 

      

 

  

   

 

БАЛА КҮҢЕЛЕ КАЙЛАРДА?

 

Әйе, күңелгә бик авыр, сызланасың, елыйсылар килә кайчакта

Ялгышасыз, hәрвакытта да булмый бала күңеле иркен далада.

 

Безгә кирәкми буш бәйрәмнәр, кичәләр күңелләрдә бозлар эреде,

Җаныбызга Ислам, Милләт, Ватан өчен якты иман нуры өрелде. 

 

Безгә кирәкми куркаклар, маңкортлар, кирәкми комсыз акча кортлары,                                                                                                                 

Безгә кирәк ирек, бәйсезлек hәм милли үзаң, кирәк инсан хаклары.      

      

Кирәкми безгә намусын, җанын сатканнар, кирәкми урам этләре,          

Кирәкми ялган тарихчылар, кирәкми кан имүче урман бетләре...  

 

Хас түгел татарга кул кушырып утыру вә эшсез өйдә тик яту, 

Коелмасын кан, вәхши түгел без, тик кирәк акыл белән атып калу. 

 

Аллаh саулык бирсен, дога кылыйк, булсын дәүләт теле – туган телебез,                                                                                                  

Белем-тәрбия, сәнгать hәм изгелек белән үтсен безнең hәp көнебез.                                                              

 

Күңел боларда булмаса, булса башка далада, димәк, ул черек күңел,

Ислам, Милләт, Ватан өчен янып-көймәгәннәр безгә hич кирәк түгел!

    1996.                                                    

 

 

 

BALA KÜÑELE QAYLARDA?

 

Äye, küñelgä bik awır, sızlanasıñ, yılıysılar kilä qayçaqta

Yalğışasız, härwaqıtta da bulmıy bala küñele irken dalada.

 

Bezgä kiräkmi buş bäyrämnär, kiçälär küñellärdä bozlar erede,

Canıbızğa Íslam, Millät, Watan öçen yaqtı iman nurı örelde. 

 

Bezgä kiräkmi qurqaqlar, mañqortlar, kiräkmi qomsız aqça qortları,                                                                                                                 

Bezgä kiräk irek, bäysezlek häm milli üzañ, kiräk insan xaqları.     

      

Kiräkmi bezgä namusın, canın satqannar, kiräkmi uram etläre,          

Kiräkmi yalğan tarixçılar, kiräkmi qan imüçe urman betläre...  

 

Xas tügel tatarğa qul quşırıp utıru wä eşsez öydä tik yatu, 

Qoyılmasın qan, wäxşi tügel bez, tik kiräk aqıl belän atıp qalu. 

 

Allah sawlıq birsen, doğa qılıyq, bulsın däwlät tele – tuğan telebez,                                                                                                  

Belem-tärbiä, sänğät häm izgelek belän ütsen bezneñ häp könebez.                                                              

 

Küñel bolarda bulmasa, bulsa başqa dalada, dimäk, ul çerek küñel,

Íslam, Millät, Watan öçen yanıp-köymägännär bezgä hiç kiräk tügel!

                                                                              1996

 

   

       ӘЙ, АНА

 

Күкрәк сөтеңне биреп,

Җылы назыңа төреп,

Бишек җырларын җырлап,

Йомшак тәннәрен сыйпап

Үстергән балаң кайда?

Әй, изге газиз ана.

 

Төн йокыларың бүлеп,

Барлык көчеңне биреп,

Йөрәк тибешен санап,

Сулыш алышын тыңлап

Үстергән балаң кайда?

Әй, изге газиз ана.

 

Аның өчен кайгырып,

Егылганда юатып,

Теләгәндә йоклатып,

Әкиятләр аңлатып,

Тәрбия биргән бала

Хәзер кайда ул, ана?

 

Ә син аңа бишегеңдә

Нинди көйләр көйләдең?

Ходаеңнан тел ачкычын

Кайсы телдә теләдең?

                  12.11.1997.

 

 

                                                                                            

ФӘнис Зыятов

 

ÄY, ANA

 

Kükräk söteñne birep,

Cılı nazıña törep,

Bişek cırların cırlap,

Yomşaq tännären sıypap

Üstergän balañ qayda?

Äy, izge ğäziz ana.

 

Tön yoqılarıñ bülep,

Barlıq köçeñne birep,

Yöräk tibeşen sanap,

Sulış alışın tıñlap

Üstergän balañ qayda?

Äy, izge ğäziz ana.

 

Anıñ öçen qayğırıp,

Yığılğanda yuatıp,

Telägändä yoqlatıp,

Äkiätlär añlatıp,

Tärbiä birgän bala

Xäzer qayda ul, ana?

 

Ä sin aña bişegeñdä

Nindi köylär köylädeñ?

Xodayıñnan tel açqıçın

Qaysı teldä telädeñ?

             12.11.1997.

 

 

        НИШЛӘРГӘ?

 

Ислам дине өчен шигырь язсаң,

Гаепләнер...

Укый алмас кебек мөселман.

Нишлисең?!

«Яз!», – дип Аллаh әмер бирсә,

Шигъри юллар белән агылса иман.

 

Туранчылык өчен шигырь язсаң,

Ләгънәтләнер...

Укый алмас төрки милләтең.

Нишлисең?!

Дуслар әйтсә, «туктама», – дип,

Милли үзаң белән тулса хисләрең.

 

Милләт өчен шигырь иҗат итсәң,

Каhәрләнер...

Укый алмас татар дөньясы.

Нишләргә?!

Язачакмын корт чаккыры,

Чукынып китсен фани дөньясы!

04.01.1999.

 

 

 

       ШӨКЕР ИТ 

                    

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:             

Бар икмәгең, эчәргә суың.                 

Алсаң башкасының насыйбын,  

Хәрәм булыр хәләл ризыгың.     

 

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:          

Бар шөкер эшең, җылы өең.

Утырсаң башка бер арбага,     

Һәрчак көйләрсең аның көен.

 

Шөкер ит, якташ, тормышыңа: 

Бар гаиләң, бар якыннарың.      

Үрелсәң ятимнең хаккына,        

Йөз чөерер барлык туганың.     

 

Шөкер ит, якташ, тормышыңа:           

Сау, сәламәт аягың, кулың.     

Итәгатьле кызың үсеп килә,              

Дөреслеккә омтыла улың.                

 

Шөкер ит, якташ, тормышыңа,

Тәүбәгә кил, борыл кыйблага!

Багышла, гөнаhларымны, –  дип,       

Сәҗдәгә кит, ялвар Xoдайга!              

     1998.

 

ŞÖKER İT 

                     

Şöker it, yaqtaş, tormışıña:             

Bar ikmägeñ, eçärgä suıñ.                 

Alsañ başqasınıñ nasıybın,  

Xäräm bulır xäläl rizığıñ.     

 

Şöker it, yaqtaş, tormışıña:          

Bar şöker eşeñ, cılı öyeñ.

Utırsañ başqa ber arbağa,     

Härçaq köylärseñ anıñ köyen.

 

Şöker it, yaqtaş, tormışıña: 

Bar ğailäñ, bar yaqınnarıñ.      

Ürelsäñ yätimneñ xaqqına,        

Yöz çöyerer barlıq tuğanıñ.     

 

Şöker it, yaqtaş, tormışıña:           

Saw, sälamät ayağıñ, qulıñ.    

İtäğätle qızıñ üsep kilä              

Döreslekkä omtıla ulıñ.                

 

Şöker it, yaqtaş, tormışıña,

Täwbägä kil, borıl qıyblağa!

Bağışla, gönahlarımnı, –  dip,       

Säcdägä kit, yalwar Xodayğa!              

                                       1998.

 

БАЛАЛАРГА АТА ҖАВАП БИРСӘ                                                   

 

…Балаларга ата җавап бирсә.

  Наҗар Нәҗми

 

Балаларга ата җавап бирсә,

Сөяр сабый чуклы курчакны.

Хөрмәт итәр бала кечкенәдән, 

Ак калфаклы ерак кунакны.

 

Тибрәтсә анасы нарасыен,

Көйли-көйли, йөрәк җырларын.

Сөяр сабый, сөяр балачактан,

Бу галәмнең яшел нурларын.

 

Балаларга ата җавап бирсә,

Сөяр Иделкәйнең буйларын.

Хөрмәт итәр бала кечкенәдән

Илкәенең милли туйларын.

 

Аңлатса әбисе әкият күк,

Изгеләрнең ислам көрәшен.

Белер үсмер, белер гомер буе,

Нурлы йортта йөзнең көләсен.

 

Иренмичә, бабай, сөйләп торса,

Батыр аталары турында.

Яклар әлбәт, егет шәһитләрне,

Горур басып тиеш урындa.

    13.09.2005.

 

 

ИМАН ИҢДЕР МИЛЛӘТЕМӘ

 

«Бисмиллаh», – дип башлыйм һәрвакыт,

Эшләремне башлар алдыннан.        

Изге сүзнең сихри көче       

Йолкып алды көмеш-алтыннан.

 

Олугъ Раббым, синең кодрәтең

Кабатлана hәрбер адымда.

Изгелек кыйлсам, уң фәрештәң,

Гөнаh кыйлсам, сулы янымда.

 

Таң атканчы намазыма, 

Сәждәләргә тизрәк ашкынам.

Иман иңдер милләтемә,

Булсын догам, бу Ходам!

            1998  

 

 

 

İMAN İÑDER MİLLÄTEMÄ

 

«Bismillah», – dip başlıym härwaqıt,

Eşläremne başlar aldınnan.        

İzge süzneñ sixri köçe       

Yolqıp aldı kömeş-altınnan.

 

Oluğ Rabbım, sineñ qodräteñ

Qabatlana härber adımda.

İzgelek qıylsam, uñ färeştäñ,

Gönah qıylsam, sulı yanımda.

 

Tañ atqançı namazıma, 

Säjdälärgä tizräk aşqınam.

İman iñder millätemä,

Bulsın doğam, bu Xodam!

                                  1998  

ҮРНӘК СЫЙФАТЛАР

 

Сабыр булыйк, чыдам булыйк, дөрес һәм тугъры булыйк!

Хаталардан, ялгыш юлдан, зинадан ерак торыйк!

 

Яхшы кешедән үрнәк алыйк, начарыннан гыйбрәт,

Тирләтер мәхшәр көнендә, ялган әйтү һәм гaйбәт.

 

Әти-әни, өлкәннәргә итәгатъ, хөрмәт итик

Яшь буын тәрбиясенә берүк игътибар итик!

 

Әхлак, гыйлем, игелеккә өндәү – безнең эшебез,

Дин вә телнe саклыйк, бердәм булыр безнең көчебез!

 

Ерак торыйк кяфер, мөшрик, мөнафыйкъ ишеләрдән.

Ырымнарга ышанучы, мәкерле кешеләрдән.

 

Харут, Марутның кыйссасын дөрес өйрәник, белик,

Сихер, күрәзә, багуның гөнаһ икәнен белик!

 

Хәрәм ризык, кеше хакы – бигрәк нечкә мәсьәлә.

Киң күңеллелек белән тик чишелә бу мәсьәлә.

 

Изгелек, юмартлык – рәсүлемнeң үрнәк сыйфаты,

Тәкәббер, саран булуның җәзалары бик каты.

 

Хакыйкатькә иман итик, өйрәнергә омтылыйк,

Җыен юк-бар сафсатадан, дусларым, ерак торыйк!

         02.11.2005.

 

 

 

ÜRNÄK SIYFATLAR

 

Sabır bulıyq, çıdam bulıyq, döres häm tuğrı bulıyq!

Xatalardan, yalğış yuldan, zinadan yıraq torıyq!

 

Yaxşı keşedän ürnäk alıyq, naçarınnan ğıybrät,

Tirläter mäxşär könendä, yalğan äytü häm gaybät.

 

Äti-äni, ölkännärgä itäğät, xörmät itik

Yäş buın tärbiäsenä berük iğtibar itik!

 

Äxlaq, ğıylem, igelekkä öndäw – bezneñ eşebez,

Din wä telne saqlıyq, berdäm bulır bezneñ köçebez!

 

Yıraq torıyq kyäfer, möşrik, mönafıyq işelärdän.

Irımnarğa ışanuçı, mäkerle keşelärdän.

 

Xarut, Marutnıñ qıyssasın döres öyränik, belik,

Sixer, küräzä, bağunıñ gönah ikänen belik!

 

Xäräm rizıq, keşe xaqı – bigräk neçkä mäsälä.

Kiñ küñellelek belän tik çişelä bu mäsälä.

 

İzgelek, yumartlıq – räsülemneñ ürnäk sıyfatı,

Täkäbber, saran bulunıñ cäzaları bik qatı.

 

Xaqıyqätkä iman itik, öyränergä omtılıyq,

Cıyın yuq-bar safsatadan, duslarım, yıraq torıyq!

                                                           02.11.2005.

 

 

Фәнис Зыялы: Төркиядәге яңа буын татарларны Казанда укытырга кирәк.

 

байбулат дәүләт "Азатлык".http://www.azatliq.org/content/article/27293249.html

 

Әңгәмәдәшебез, Төркиядә гаиләсе белән яшәүче Фәнис Зыялы – яңа буын татар мөһәҗире. Ул хокук белгече булып эшләүдән тыш, интернетта, социаль челтәрләрдә билгеле кеше, татарлар тормышы белән кызыксынып бара, үзе дә кайвакыт язмалар, фикерләр яза, бигрәк тә милли хисләрен шигырьләргә салырга ярата икән. Төркиягә Казаннан журналистлар килүен белсә, алар белән аралашып, мөмкинлек булу белән теләк-уйларын җиткерергә тырыша. Безнең Төркиядә булуыбызны ишетүгә ул бик теләп очрашуга килде. Әңгәмәбездә чит илдәге яңа буын татарлар тормышын, аларны кайда яшәүләрен, Татарстандагы милләттәшләр белән мөнәсәбәтләрен барладык. Бу юлы әле Фәнис әфәнде Төркиядә күпме татар яшәвен әйтә алмады, бу сорауна аңа еш ишетергә туры килгән, шуңа да, киләсе күрешүдә мәгълүматларны барлап, туплап саннар белән әйтергә сүз бирде.

– Төркиядә бүген татарлар милли җанлымы, алар Татарстан белән элемтәдәме? Мондагы яшь буын татар булуын оныта бармыймы?

– Татарларның иң күп яшәгән шәһәрләрнең берсе – Искешәһәр. Анда соңгы елларда Татарстаннан килүчеләр бик күп, язучылар-җырчылар, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре дисеңме. Милләттәшләребез яшәгән Кутахия шәһәрендә Әфәнде күпересе авылы күпләргә яхшы таныш. Искешәһәрдәге Госмания авылы да татарлар күп яшәгән сала санала.

Шулай ук Самсунда тагын бер татар авылы бар. Ул бераз күләгәдә кала бирә. Боларга өстәп, Анкарага якын, Конья шәһәре янәшәсендәгеБөгределик авылына игътибар итәсем килә. Анда Себердән килгән татарлар яши. Омски татарларының бу авылга күчкәннәренә 100 ел тулды. Шуңа багышлап, бик зур бәйрәм узды. Татарстаннан да сәнгать әһелләре, язучылар, җырчылар килде. Алар арасында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да бар иде. Татарстанның матбугат чаралары да булды. 100 еллыкка багышланган бәйрәм чарасы Бөгределик авылын Төркиядә генә түгел, Татарстан да танытты.  

– Бу авылда күпме халык яши?

– Бу авылда 300 хуҗалык бар. Чама белән 1000-1300ләп кеше яши. Җәй айларында авылда халык саны бермә-бермә арта.

– Алар милли йолаларны саклап кала алганнармы?

– Бөгределик авылында бик матур йола бар. Май аеның икенче якшәмбесендә халык яңгыр догасын укый. Күрше авыллардан, шәһәрләрдән бик күп кеше җыела. Истанбулдан да татарлар килә. Коърән укыла, яңгыр яусын өчен догалар укыйлар. Аннан урамда карга боткасы кебек ризык пешереп, халыкны сыйлыйлар.

Дөрес, телләре бераз төрекләшә башлады. Шуңа да карамастан, бу татарлар җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, аш-суларын саклап яшиләр. Бүген дә бәлеш кебек милли ризыклар пешерәләр.  

– Фәнис әфәнде, шәхсән сез, яңа буын Төркия татары буларак, ничек көн күрәсез, милләт өчен нинди хезмәт куясыз?

– Адвокат, юрист эшеннән тыш, мин шигырьләр язам. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең “Иман” нәшриятында “Иман иңде милләтемә” дигән кечкенә китабым да чыккан иде. Кирилл, латыйн алфавиты белән икенче китабымны да бастырырга уйлыйм. Татарларга миллилекне саклау, динебезне таныту, халыкны уяту, көрәшкә чакыру хисләрен җиткерү өчен латин алфавитында да чыгарырга телим.

– Истанбулдагы Татарстан вәкилчелеге актив эшчәнлек алып барамы?

– Зур чараларны күздә тотсак, Татарстан вәкилчелеге һәр елны Госмания авылында Сабантуй оештыра. Берничә тапкыр Әфәнде күпере авылында да узган иде. Үзләренчә нидер эшлиләр, алар белән шул милли бәйрәмнәрдә генә күрешәбез. Һәркемнең үз эше, үз сәясәте дигәндәй. Киләсе елларга вәкилчелеккә ел саен Төркиянең татарлар яшәгән төрле авылларында Сабантуй үткәрергә тәкъдим итәм, мисал өчен 2016 Бөгределик авылында булсын.

– Төркия татарлары Татарстан матбугатын, татар сайтларын укыймы, чит илләрдәге милләттәшләрнең тормышы аларга кызыкмы?

– Монда бит бер хикмәт бар – Төркия татарларының күбесе кирилл хәрефләре белән укый белми. Ни өчен татарларга латин алфавитына күчәргә ирек бирмәделәр? Татар матбугатын укый алмасыннар өчен. Милләт телендә аралашу булмасын өчен дә кириллда калдык дип уйлыйм. Шул сәбәпле, Төркиядәге татарларның шактые ирекле рәвештә татар матбугатын укый алмый. Латин алфавитында булса, миллилекне дә, тарихны да белерләр иде. Кызыксынучы яшьләр юк. Милли җанлылар да азайды.

– Ни өчен латин алфавитына күчәргә ирек булмады дип уйлыйсыз сез?

– Һаман да шул сәясәт, бастыру. Телне бетерү макъсаты белән яшиләр хәзер, чөнки тел бетсә, милләт бетә. Бишектән үк Тукай теле булмаса, кеше милли җанлый булмый. Соңыннан гына миллилек авыр керә.

– Татарстан һәм Төркия татарлары арасындагы мөнәсәбәтне ничек ныгытып була?

– Татарстандагы уку йортларына Төркия студентларын да чакыру мөһим. Истанбулдагы татар вәкиле дә мондый тәкъдим белән чыккан иде. Елга ун укучыны чакырсыннар, кирәк булса, егермене. Бу элемтәләрне ныгытыр өчен яхшы адым булыр. Төркия татарлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миннехановка мөрәҗәгать итәбез, татар телен, милләтен өйрәнергә теләгән татар студентларын Казан уку йортларында белем алырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Татарстан белән Төркия арасында салават күпередәй күпер ныгысын иде. Анда кара төсләр кермәсен. Бердәмлек, тынычлык, матурлык булсын. Бу эш башланса, Төркиядә дә ярдәмчеләр табылыр иде. Мин үзем дә андый изге эшләрдә, милләткә хезмәттә ярдәм итәргә һәрвакыт риза.

 

 © Сайтка язмалар һәм фотоларны шушы битнең авторы үзе бирде.Авторлык хокукларын бозмавыгызны сорыйбыз.Материалларны өлешчә яки тулысынча күчереп алганда автордан язмача рөхсәт алу һәм “Арча җәүһәрләре”  (http://faritvafin.wix.com/archa ) сайтына туры сылтама бирү мәҗбүри.

bottom of page