top of page

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 1966 елның 2 декабрендә Арча районының Казанбаш авылында туып-үскән. Ике югары белеме бар. Мәктәптән соң киләчәктә балалар укыту теләге белән Казан дәүләт педагогика университетының физкультура факультетын, аннары Санкт-Петербург дәүләт инженер-экономик университетының экономик факультетын тәмамлый.

Беренче эш урыны «Максат»  фирмасының Вице-президенты. Кәрим Тинчурин театрына килгәнче ул 2001 елда Татар яшьләр театрында директор булып эшли. Ә инде  2002 елдан бүгенге көнгә кадәр  Кәрим Тинчурин театрында директор вазыйфасын башкара. Ул  актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкара.

bottom of page