top of page

 

                                   Юныс Орыви әл-Казани 

                              (1636 - XVII гасыр ахыры)

Юныс Орыви әл-Казани 1630 елда Казан артындагы Оры авылында (хәзергеАрча районы) туган, XVII гасыр ахырында үлгән. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, имам-мөдәррис булып эшләгән.Үз дәверенең укымышлы, гыйлем дөньсы белән кызыксынучы кешеләреннән берсе булган. Шиһабетдин Мәрҗанинең ышанычлы чыганакларга таянып әйтүенәкараганда, ул - Мавәраэннәһердә (Урта Азия) гыйлем алган зат.

Юныс Орыви шул заманның укымышы кешеләреннөн саналган, фарсы һәм гарәп телләрен яхшы белгән. Ул мөселман хокук белеме һам башка мәсьәләләр белән кызыксынган, күп кенә фәннн хезмәтләр язып калдырган. Алар шул заманның укымышлы кешеләре өчен кулланма булган.

Галимнең игътибарга лаеклы хезмәтләренең берсе - “Шәхри Фәраиз әс-Сиҗәвәнди”. Кулъязма XVIII гасырның өченче чирегендә фарсы телендә күчереп язылган, күләме 96 бит. Ул Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенен сирәк китаплар бүлегендә саклана.Китап өч бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән тора.

XVII йөз ахырында һәм XVIII йөзнең икенче яртысында Юныс Орывиның әлеге хезмәтенә карата галимнәр язып калдырган ике кулъязмааңлатма да Фәнни китапханәдә саклана. Аларның күләме - 129 бит. Кулъязмалар 1935 елда Кама Тамагы районының Каратай авылыннан китерелгән.

Кулъязмада әйтелгәнчә, Юныс Орывиның әлеге трактаты XIX йөзнең беренче чирегенә кадәр барлык  мәдрәсәләрдә дә математикадан укыту ярдәмлеге булып хезмәт иткән. Чөнки мирасны бүлү мәсьәләләре мәдрәсәпрограммаларына математиканың бер бүлеге буларак кертелгән.

Юныс Орыви мәсьәләләренең күбесе шактый  четерекле, алар оригиналь чишү алымнарын таләп итә.

Күренекле татар галиме Юныс Орыви математика  тарихында лаеклы урын алып тора.

bottom of page