top of page

Зиннур Тимергалиев

 

  Тимергалиев Зиннур Фирдәвес улы 14.07.74 елда Арча районы Сөрде авылында Римма һәм Фирдәвес Тимергалиевларның бишь балалы гаиләсендә икенче бала булып туа . 1981 нче елны беренче класска укырга керә, 1991 елны Яңа Кенәр урта белем мәктәбен тәмамлый. Әниләре Римма апа озын кышкы көннәрдә  балаларын мич каршына  җыеп, аларга Г.Тукай әкиятләрен яттан сөйли торган була, шул ук ваккытта санамышлар шулай ук татар  фольклоры белән таныштыра. Шулай итеп Римма апа балаларына халык иҗатына хөрмәт уята. Әтиләре Фирдәфес абый үзе дә татар әдәбияты белән танышып барырга тырыша, балалар үсә төшкәч, аларны да әдәби китапларга тарта. Әти укырга дип алып кайткан китапны, барлык балалар да укып чыга торган идек,ди Зиннур. Ахры шуңа Зиннурның бар туганнары да иҗатка гашыйк булып үсәләр. Биш баланың дүртесе үзлегеннән музыка коралларында уйнарга өйрәнәр. Ә Зиннур белән сеңлесе Гөлнур шигриять юлыннан кереп китәләр.

 Зиннур үзе өлкән классларда Муса Җәлил иҗатына гашыйк була. Каһарман шагыйрьнең баш очында балта эленеп торса да башын ими шигырьләр иҗат итә алуы сокландыра яшь егетне.

 Беренче шигырь язу теләге аңа 1992-1992 елларда солдат хезмәтен үтәгән вакытта туа. Грузия ресспубликасында чик сакчысы булып хезмәт итә егет. Ил чиген саклап сигезәр сәгать вышкада торганда, туган якны сангынуын ул шигри юлларга тезә башлый.

 Солдаттан кайткач Зиннур хезмәтен 1996 елда Татарстан Эчке Эшләр Министирлыгы белән бәйли. 2008 кадәр ул шунда эшли , “ Яхшы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

 2008 елда Зиннур каты авырып китә, һәм озак вакыт дәвалангач,  хәрби комисия хезмәткә яраксыз дип табыла,  аны сәламәтлеге какшаган дип пенсиягә чыгаралар. Озак еллар Зиннур үзенең шигырь язганын сер итеп саклап килә. Бу турыда сер саклый белүче иң якын дусты гына белә. Тик шигырьләр Зиннурның күңелендә озак еллар сер булып саклануга риза булмыйча тышка ургып чыгалар. Ул иң беренче үзенең шигырьләрен В.Контакте  сайтындагы төрле шигърият группаларына куя башлый.

-Сызлыймы- дисез дә
Кабаттан ярага тиясез,
-Үткән бит- дисез дә
Сызлаулар бирәсез.

Чәчемнән сыйпатмый,
Башымны борамын.
Сөйләми сагышны ,
Эчемнән янамын .

-Елмаймый кузлэре,
-Ни булган –дияләр.
Утларын өстиләр ,
Суларын сипмиләр .

Яшермим күзләрем,
Елмая белмиләр .
Бары бер ягымлы ,
Тик усал- димиләр .

-Ачмыймын күңелем
Тик ачулы түгелдер.
Кирәкми тимәгез , . 
Чишелмәс ул сердер.

Язмышларны җиде күпер диләр,
Ул күперләр кемнәр салдырган .
Бу бәхетләр сиңа –бусы аңа диеп,
Бизмән салып үлчәп калдырган.

Күперләрне чыккан чакта ,
Әйләнә бит әдәм башлары .
Ничә күпер чыктым икән ,
Кайсысыннан белмим чыкканны.

Тик минемчә ул күперләр ,
Оста уйлап бер дә салмаган.
Чыккан чакта егылмаска диеп,
Култыкса да хәттә куймаган .

Күпер дисәң исең китәр ,
Тап тар гына куйган тактаны,
Бизмәне дә бик кечкенә аның
Сыйдырмый ул хәттә ярманы .

Сорама син !

Сорама син –Сөясеңме диеп 
Сүзләр белән әйтә алмамын .
Мәхәббәткә күптән учак яккан ,
Теләсәм дә сүндрә алмамын .

Күрдең микән йолдыз атылганын,
Ул да ярын эзләп төшкән жиргә
Сөясеңме –диеп сору кирәк микән ?
Бер елмайсаң миңа шул җитә

Мәңгелекме –диеп ник сорыйсың
Кирәк микән вәгдә бирүләр .
Вакытлыча була алмыйдыр ул.
Чын йөрәктән шашып сөюләр.

Күрәсеңме алсу таң атканын,
Елмаялар миңа синең күзләрен
Мәңгелеккә ярлар булсын –диеп ,
Никах укыгандыр күкләрем.

Таңнарымнан мин сорадым,
Бармы диеп җаннар дәвасы.
Таң алдыннан искән җилләр,
Бирер микән миңа шифасы?

Мин көннәргә сорау бирдем,
Җылытырлык кояш чыгармы.
Кайчан икән узар ,кара болыт,
Юл күрсәтер нурлар булырмы?

Төннәренән сорыйм хаман,
Узар микән инде саташу .
Юатуны көткән сабый кебек,
Өмет утын хаман пскыту.

Җавап бирде миңа дөнья ,
Башка яктан үзең карыйсын.
Акыл күзең сукыр калып,
Зарланудан хаман туймыйсың!

Зарланулар бәхет бирмәс ,
Юраганы -юрап чакырыр.
Бер адым да алга атламый,
Тик торганнар икән ни кырыр !!!!!!

Нигә үтә икән җәйләр,
Ник сайрамый тургайларым.
Кабат сулган гүзәл гөлләр,
Шыксыз җилләр ошетәләр.
Көзләр моңсу шулай дисәм,
Кара болыт каплап алса .
Минем күңел язга кайта,
Тик уйласам синең хакта.
Язлар безне кавыштырды,
Тургайларым җырын сузды.
Шаян җилләр пышылдады 
-Бир син аңа назларыңны .
Көзләр күпме еласа да ,
Сүндерә алмый ялкынымны.
Салкын көздә җылы миңа,
Әгәр тотсам карашыңны.

bottom of page