top of page

 ФИКЕРЛӘР

3 март,2015

 Сайтны оештыручы мөхтәрәм якташларым!

Хөрмәтле Фәрит Вәдүт улы! Бик изге, кирәкле эш башлагансыз. Арча районы үзенең тарихи шәхесләре, хезмәт сөюче, фидакарь халкы белән республикада гына түгел, дөнья күләмендә дан тота. Арча районы җәүһәрләрен бер таҗга җыю бик зур осталык, җаваплылык таләп итә. Бу таҗда һәр асылташның үз урыны, үз дәрәҗәсе бар. Бу таҗның һәр җәүһәре, һәр энҗесе аның балкышын тагын да нурлый, кыйммәтен тагын да арттыра. Игелекле башлангычыгызда җиңеллекләр, матур табышлар, иҗади куәт теләп калам.

Якташыгыз Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

6 апрель,2015

 Шушы Арча сәхифәсен оештыручы кешеләргә, бигрәк тә бу эшне башлап йөрүче тынгысыз Фәрит абыйга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 
Арчабызның күренекле хезмәткәрләрен, үзешчәннәрен, галимнәрен, язучы һәм шагыйрьләрен, җырчыларын, рәссамнарын... бер "түбә астына җыю" бик яхшы гамәл. Чөнки интернет чорында яшибез, шуның өчен бер беребезне белү, тану, якташларыбызның иҗат җимешләре белән танышып тору өчен иң уңайлы ысул интернет челтәре һәм аның аша аралашу. "Соң булса да уң булсын!" дигәндәй сәхифәбез уңышлы һәм хәерле булсын!
Барыгызга да исәнлек саулык телим. Якташыгыз Фәнис Зыялы

 

20 октябрь,2016

Бик күркәм һәм кирәкле сәхифә, бер беребезне танып яшәр өчен, хәбәрләрне белеп тору өчен. Бу сәхифәне оештыручы Фәрит әфәнде Вафинга бик зур рәхмәт! Эшләгән эшегез хәерле булсын! Исәнлек-саулык теләп калам. Ерактагы якташыгыз: Чулпан Зарипова-Четин

1/1

Please reload

Фикерләрегезне язып калдырыгыз

Информация успешно отправлена!

bottom of page