Мостафа Ногман
Шагыйрь, тел галиме һәм тәрҗемәче Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Арча районы Кызыл Яр авылында туган. Ул Казан педагогия техникумын, Дүшәмбе педагогия институтының кичке бүлеген, Мәскәүнең Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты, 1965 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат була.
Мостафа Ногманның 1944 елда дөнья күргән “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда саклана. Аңа автор тарафыннан “Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”, —дип истәлек тә язылган.
“Дозорда” дигән шигыре.
Мин дозорда. Бозлы яңгыр сибә —
Тәннәремә үтә салкыны.
Тик сыкранмыйм, чөнки мине җылыта
Илемә булган сөю ялкыны.
Ул ялкынны миңа беренче кат
Каны белән әнием тамызган.
Һәм туган ил аны йөрәгемә
Суынмаслык итеп кабызган.
Ватан өчен барган олы сугыш кырларында М.Ногман төрле вакыйгаларга багышлап бик күп шигырьләрен яза. Шагыйрь–солдат үзенә төшкән миссияне дөрес итеп аңлый, көрәшче буларак, шушы авыр сугышта катнашуы белән хаклы рәвештә горурлана.
“Госпитальдә” дигән шигырен М.Ногман 1943 елда Мәскәү шәһәрендә госпитальдә дәваланган чакта медицина хезмәте майоры Иосиф Ильич Лукомскийга багышлап язган.
Җаным доктор, тизрәк терелт мине,
Теләсәң генә ничек төзәлдер.
Исем китә ничек шундый чакта
Мин биредә ятып түзәмдер.
Якташыбыз Мостафа Ногман туган илне, туган җирне ярату тойгыларын шигырьләрендә ачык һәм гади сүзләр белән үтемле итеп сүрәтли, кичерешләрен шигъри юллар аша безгә җиткерә.Мостафа Ногман хәрәкәттәге армия сафларында офицер буларак хезмәт иткәндә, ил буйлап канлы фронт юлларын кичкәндә, Болгария халкына азатлык яулаганда иҗат иткән шигырьләрен һәркем яратып укый.
Үз вакытында укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән бу китаптан соң 70 ел вакыт үткән. Бөек Җиңүне якынайтуда рухи азык буларак әдәбият зур роль уйнаган.