top of page

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       Xәнәфи Бәдигый

 

(Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә.
1964-1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1970 елда университетны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли.


1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Х.Бәдигый журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук мавыкса да, моңа җитди әһәмият бирми, язганнары матбугатта соңрак — алтмышынчы-җитмешенче елларда гына күренә башлый. Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора. Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар.
Х.Бәдигый — 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

ЯҢА ЕЛ БАЛДАГЫ (Маҗаралы кыйсса)Абага чәчәге: әдәби тәнкыйть, эссе, рецензияләр. — Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2001. — 192 б. — 1000 д.Күңел ялкыны: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. К.Латыйп. — Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2002. — 184 б. — 1000 д.Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 191 б. — 1000 д.Уроки татарского языка: самоучитель. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. — 256 с.— 100000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаффар Ә. Чәчәкләрнең иң күркәмнәре // Ватаным Татарстан. — 1998. — 16 окт.
Гаффар Ә. Фасыллардан асыллар // Мирас. — 1999. — № 10. — 54 б.
Гарданов X. Күңел күзе//Мирас.— 2001.— № 1.— 47-54 б.
С а д ә Г. Гөлләрнең дә телен белә ул мөгаллим // Мәгърифәт. — 2001. —10 февр.
Зәйнетдинов Г. Гөлләр теле // Арча хәбәрләре. — 2001. — 24 июнь.
Әхмәтҗанов М. Чынлап чәчәк аткан абага // Мәгърифәт. — 2002. — 30 март.
Әхмәдулла Ш. Хакыйкать күзе // Мирас. — 2002. — № 9. — 153-157 б.
Гыйззәтуллин Р. Күңелендә ялкын йөртә // Татар иле. — 2003. — № 33.
Айтуганов Б. Рухи тамырлар ялкыны // Татарстан хәбәрләре. — 2003. — №25.
Гадел Ә. Шагыйрьнең күңел ялкыны җылыта күңелләрне // Шәһри Казан. — 2003. —24 окт.
Мәхмүдов Ә. Күңеле балкып тора // Мирас. — 2003. — № 11. — 146-1516.
А к м а л Н. Догалар дулкынында // Мәдәни җомга. — 2004. — 1 окт.© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

                                  Фасыллар дулкынында

 

Шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләрен күңелемне салып укуга миңа ике вакыйга этәргеч бирде. Иң әүвәл аның иҗатына югары бәясе белән күптән түгел арабыздан киткән сатирик Фәнзаман Баттал таң калдырды. Кемнеңдер концертында урыннарыбыз янәшә туры килде. Сәхнәдән Хәнәфи Бәдигый сүзләренә җыр яңгырагач, иптәш әйтеп куйды: «Тәлгать, бу егетнең шигырьләрен игътибар беләнрәк укып кара әле, анда бер буш строфа, җөмлә, мәгънәсез чагыштыру тапмассың!»

Икенчедән, Хәнәфинең 2013нче елда «Мәдәни җомга»да баш мәкалә буларак бирелгән, Тукайның туган көненә багышланган «Халык улы, халык шагыйре» дигән мәкаләсе сокландырды. Мин, озак еллар дәвамында бөек шагыйребезнең иҗатын өйрәнгән кеше буларак, өздереп әйтә алам: мәкалә Тукайны белеп, аңлап, яратып, берәүне дә кабатламыйча, мисалларны нәзберек сайлап алып язылган.

Хәзерге татар поэзиясендә Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьнең рухи дөньясы нидән гыйбарәт? Кул астымда «Күңел ялкыны», «Яшел чирәм» китаплары булса да, соңгысын – «Тормыш фасыллары» дип аталган, 302 биттән торган шактый калын җыентыгын аркылыга-буйга игътибар белән укып чыктым. Яшәү фәлсәфәсен, табигать күркен, олы шәхесләребезне нәкышлы яктылык белән сурәтләгән затлы шигырьләре, поэмалары олы тарихлы әдәбиятыбызның йөзенә кызыллык китермиләр. Иң мөһиме: Хәнәфинең яшәешнең йөрәк тибешен тоюдан килгән шигъри рухы, әйләнә-тирәнең матурлыгын, тереклек дөньясын аңлавы, чеметеп алуга маһир юмор сәләте бар.

Данлыклы Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Хәнәфи хезмәт юлын математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә. Өч ел армия сафында ил сагында тора, анда кече командирлар әзерләү мәктәбендә укый, дивизия штабында хезмәт итә. Кайткач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый, укыганда, шул факультетның студентлар советы рәисе вазифасын башкара. Университетны тәмамлагач, Мәгариф министрлыгы юлламасы белән, ун ел чамасы урта мәктәп директоры булып эшли, читтән торып, университет каршындагы аспирантураны тәмамлый. Аннан соң ул Муса Җәлилнең фронт лирикасын һәм «Моабит дәфтәрләре»нең тел-өслүб үзенчәлекләрен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклады, соңрак «Муса Җәлил әсәрләренең поэтик лингвистикасы» дигән темага докторлык диссертациясе язды, шул темага дистәләгән фәнни хезмәт нәшер итте, халыкара, төбәкара, вузара фәнни конференцияләрдә докладлар белән чыгышлар ясады. Дәүләт, педагогия, милли университетта, консерваториядә доцент, профессор дәрәҗәсендә укытып, декан ярдәмчесе, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкарды. Кайсы шагыйребез шундый бай биографиясе белән мактана ала?!

Хәнәфи Бәдигыйның шигърият мәйданына килеп керүенең үзенчәлеген танылган тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗанов ачык итеп аңлатып биргән: «Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый иҗатының нәкъ менә 90нчы еллар башында аеруча активлашып китүе игътибарны җәлеп итә. Әлбәттә, моның ныклы җирлеге бар.

Беренчедән, ул коеп куйган, фәкать үз зәвыгын гына күздә тотып иҗат итүче шагыйрьләрдән түгел. Шуның белән бергә – галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм журналист буларак та милли-азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган лидерларның берсе, милләтпәрвәр.

Шуңа күрә аның шигърияте дә беренче чиратта – җитлеккән, актив гражданлык, патриотик хисләр белән сугарылган шигърият. Әлеге әсәрләрнең идея-эстетик әһәмияте, тема-эчтәлегенең актуальлеге, тел-стиль һәм шигъри бизәкләрнең камиллеге, эчтәлек белән форманың тәңгәл килеп, чын сәнгать әсәре булып формалашуында чагыла. Аларда халкыбыз, телебез, дәүләтчелегебез язмышы калку булып гәүдәләнә».

Хәнәфи Бәдигыйның шигърияткә килергә ашыкмавының бер сәбәбенең сере аның «Көзге чәчәкләр» циклындагы юлларында ачыла кебек:

Яшьлегемдә көзге чәчәкләргә

Багышланган җырлар язмадым.

Кара көзне мактау заманында

Алдашырга никтер базмадым.

Бу юлларның нәрсә турында булуын тарихны белүчеләр чамалыйдыр. Бабаларын кулак дип, большевиклар хакимияте куштаннарының бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын талап алып бетергәнен, «кулак калдыгы», «контр», «бабаңнар эзеннән барасыңмы?» дигән дәһшәтле сүзләрне кечкенәдән ишетеп-белеп, фәкыйрь тормышта үскәнгә язылган ул.

Хәнәфи Бәдигый, байтак еллар дәвамында Казан дәүләт консерваториясе укытучысы буларак, үзенең шигырьләренә ике дистәдән артык көй иҗат иткән автор да. Аларның күпчелеген консерваториядә үзе укыткан талантлы яшь башкаручылар күп тапкырлар яңгыратып, тыңлаучыларның һәм тамашачыларның ихтирамын казандылар.

Кырык елдан артык актив әдәби-гыйльми, журналистик, педагогик иҗат белән актив шөгыльләнеп, күп хезмәтләр язып, әсәрләр иҗат итеп, китаплары чыгуга карамастан, аның бу хезмәтләренә тиешле һәм лаеклы бәя – әдәби премияләр, мактаулы исемнәр бирелмәгән. Ул Муса Җәлил, Җамал Вәлиди, Һади Такташ исемендәге премияләргә кат-кат һәм Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исемгә тәкъдим ителүгә карамастан, Язучылар берлеге идарәсе моңа күз йома, танырга теләми, үткәрми. Бәлки, алар аның иҗатын белми дә, укымый да торгандыр әле дигән уй килә. Әллә кара көнчелек зәхмәтеме? Ә бәлки: «Әнә, Тукайның бер бүләге дә булмаган якташы Хәнәфи Бәдигый аңардан артык түгелдер бит!» – ди торганнардыр. (Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим ителеп, югарыда үткәрелмәвен дә искәртергә кирәктер әле.)

Вакыт шәрифләре безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Ул, ахыр чиктә, барысын да үз урынына куя. Иманым камил: хәзерге татар шигъриятендә әлегәчә үзенә тиешле бәясен алмаган, намуслы һәм тормышның, замандашларының йөрәк тибешен тоеп, иҗат белән яшәүче Хәнәфи Бәдигый эзләнүләре үз бәясен алыр. Әлегә аны якынлашып килүче олуг юбилее белән котлыйбыз.

Тәлгать ГАЛИУЛЛИН,

язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, академик.

Чыганак: http://beznen.ru/basma/2016-2/fasillar-dulkininda/

bottom of page