top of page

 Рөстәм Галиуллин.

Наласа авылында туып үскән язучы Рөстәм Галиуллинга Татарстан Хөкүмәте карары белән республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. Карарда әйтелгәнчә, ул бу бүләккә татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше һәм яшьләргә атап язылган «Юлларда җил ак иде…», «Одиночество» китаплары өчен лаек булды.

Бүгенге көндә якташыбыз, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Галиуллин Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел-әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе вазифасын башкара, докторлык диссертациясе өстендә эшли һәм иҗатын дәвам итә.

bottom of page