
Ф.Зыятов-бакчачы
Төркиядә яшәүче якташыбызның бакчасында (фотода Фәнис сулда) Якташыбыз – Арча районы Өчиле авылында туып үскән Фәнис Зыятов ике дистә елга якын инде Төркиядә яши. Фәнис хөрмәтле ветераныбыз, тамада, үзешчән сәнгать остасы, озак еллар укытучы булып эшләгән райондашыбыз Фәрхәт Зыятовның улы. Фәнис безне үзенең яшәешен чагылдырган мәкаләләре белән сөендереп тора. бу мәкаләдә аның бакчасына сәяхәт кылырбыз. Бакчабыз һәм бакчачыбыз Безгә җәй көннәре кунакка килгән әти-әни, туган