top of page

Арча кызы Айсылу


Арча шәһәренең үзәгендә “Арча йолдызлары” исемендәге Дан аллеясе бар. Анда Айсылу Сабирова исеме дә балкып тора. Моннан берничә ел элек Арчаның 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлап чыкканда спорт өлкәсендәге һәм укудагы уңышлары өчен ирешкән иде ул аңа. Бүген инде Айсылу Казан милли тикшеренү технологик университетының 3 курс студенты.Үткән уку елында Айсылу университетта спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Ел отличнигы” дипломына ия булды.Укуда да ,спортта да алдынгы бу Арча кызы белән якыннанрак танышыйк әле.

-Айсылу,спорт ярышларында алган медальләрең бармы?

-Әйе,бар.30га якын медалем һәм 60лап грамотам бар.

-Берүзеңә шуның кадәрме? Кайчан,ни арада өлгердең шуның кадәр бүләк җыярга?

-Мин инде мәктәптә укыганда ук спортның күп төрләре белән шөгыльләнә идем.Йөзү,сикерү,йөгерү буенча мәктәп һәм район ярышларында еш катнаштым.Иң яратканым-футбол уйнау булды.Кечкенәдән малайлар белән туп типтем.Баштарак капка сакладым.Әмма бер урында гына басып торырга түземлегем җитми иде.Һәм мин малайлардан да уздырып йөгерә башладым.Аннан, безнең кебек яшь кызлар элегрәк ир-егетләрнеке генә саналган спорт төрләре белән көннән-көн күбрәк шөгыльләнә башладылар бит.Бокс,хоккей,штанга күтәрү,көрәш төрләре буенча хәтта дөнья беренчелекләре уздырыла.Мин дә үзем өчен кызлар футболын сайладым.2009нчы елдан Казанда“Мирас” кызлар футбол командасында уйный башладым.Футбол буенча хәзергә 2нче разрядым бар.

-Кемнәр белән ярышасыз,көч сынашасыз инде?

-Казанда тагын 4 кызлар футбол командасы бар.Кыш буена шулар арасында 4-5 ярыш уздырыла. Аннан Идел буе өлкәләренә кергән Мордовия,Йошкар-Ола,Саратов,Ижевск командаларына каршы уйныйбыз.Бу ярышларда җиңүчеләр Кырымда яки Сочида үтә торган федерация дәрәҗәсендәге ярышларда катнашалар.

-Укырга вакыт каламы соң?

-Минем төп эшем уку,белем алу.Футбол уйнау башны сафландыру,ял итү,үземне камилләштерү өчен генә.Гомумән,мин спорт белән шөгыльләнмичә яшәүне күз алдына китермим.Вакытларын Интернетта утырып яки төнге клубларда сыра эчеп күңел ачкан яшьтәшләрем кызганыч.Аракы эчкән,тәмәке тарткан кешеләрне җенем сөйми.Кеше акыл ягыннан да,физик яктан да сау-сәламәт булырга тиеш.Аннан әти-әнинең йөзенә кызыллык китермичә дә яшәргә кирәк бит әле.Яшь чагында үзеңә охшаган һөнәр сайлап алдагы тормышыңда кешечә яшәү өчен җирлек хәзерләргә кирәк.Менә шуның өчен Казан милли тикшеренү технологик университетына укырга кердем дә инде.Мин монда “Кыйммәтле ташлар һәм металлар эшкәртү технологиясе” белгечлеге буенча белем алам.Уку бик кызык һәм мавыктыргыч.Практик дәресләрдә үзебезгә ювелир әйберләр ясарга өйрәнәбез.Әле күптән түгел генә мин үземә футбол символикасы кулонын ясадым.Киләчәктә үзебезнең милли ювелир эшләнмәләрен камилләштерергә дә хыялым бар. Без укый торган белгечлек буенча эшли торган һөнәр ияләре Татарстанда юк әле.Мин “ювелир-консультант” булачакмын.Группабызда 6 студент.Укулар иртәнге 8дә башланып,өчләргә кадәр дәвам итә.Аннан 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр “Мирас” стадионында тренировкалар.

-Стипендия,яшәү шартлары ничегрәк?

-Футбол командасында булуым аркасында миңа 8 мең стипендия бирәләр,тулай торакта үземнең кечкенә генә бүлмәм бар.Аллага шөкер, үзем теләгәнчә торам.Хәер,мин анда уку һәм футбол күнегүләреннән соң кайтып егылам гына инде.Арчага әти-әни янына да еш кайтып йөрим.

-Район белән элемтәң өзелми алайса?

-Ничек өзелсен ди инде.Мин бит Арча кызы. Әле менә Яңа ел алдыннын Арчада Боз сараен ачканда Президент белән очрашуга чакырдылар.Универсиада факелен Арча үзәгендә 100метр дистанциядә мин алып бардым.Сабантуйларда катнашам.Быел йөгерү буенча 2нче урын алдым.

Арчада футболга ихлас күңелен биреп өйрәтүче остазым Сахбиев Таһир Зөлфәтовичны сагынып кайтам.Ял көннәрендә аңа яшь команданы уйнарга өйрәтергә булышам.Күнегүләр арасында үзебез дә “яшь чакларны искә алып” уйнап алабыз.

-Башкаларны спортка өйрәтә аласыңмы?

-Алам.Александр Дубковтан (Рәсәйдә беренче фитнес клубына нигез салучы) дәресләр алып 3 сертификат алдым.Берсе-“Шәхси тренер”, икенчесе-“Күнегүләр залы инструкторы”, өченчесе-“Стретчинг-тренер”.

Районыбызның Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм житәкчесе Сагитов Зиннур Вазихович киләчәктә Арчада спорт төрләрен арттырачакбыз, син безгә кирәк буласын, яхшылап әзерлән, ди.

-Сиңа,киләчәктә асылташлар белән эш итәсе кешегә,боларның кирәге булырмы соң?

-Спорт мәңгелек.Асылташлар бүген бар,иртәгә юк.Спорт-сәламәтлек ул.Ә сәламәтлектән кыйммәтрәк тагын нәрсә бар? Күп кеше таза вакытында сәламәтлегенә төкереп карый.Күп кеше үз кулы белән сәламәтлеген юкка чыгара:тәмәке тарта,аракы эчә,наркотик кадый.Кызганыч,әлегә тән ягыннан гына түгел,рухи яктан да авыру җәмгыятьтә яшибез.

-Сәламәт яшәү синеңчә ничек була?

-Сәламәт яшәү, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы сәламәт булу ул. Кешенең акылы төзек булырга тиеш. Шуннан соң гына физик сәламәтлек турында уйларга мөмкин. Ә физик сәламәтлекнең нигезен, яман гадәтләрдән азат булу, күп хәрәкәтләнү, дөрес туклану тәшкил итә. Ләкин монда ихтыяр көче булу да зур роль уйныйдыр. Ихтыяр көче булмаган кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бара алмый, минемчә....

Featured Posts
Recent Posts
Archive
Search By Tags
Follow Us
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square
bottom of page