top of page

Әле бер язучының китабы чыккан. Башкаларның тетмәсен теткән, ә үзе иң батыр, иң матур, иң акыллы… Бу китапны укыганда пычрак ерып барган кебегрәк тойгы туа. Шул хәлгә төшүдән, Аллаһым, үзең сакла.

Үзем турында сүзем.

«Безнең гәҗит»тән юбилеем уңаеннан бер мәкалә кирәк, дигән хәбәр килгәч, уйга калдым. Беренчедән, кирәкме бу? Әле «Казан утлары»ның июль санында гына халык шагыйре Зиннур Мансуровның иҗатыма багышланган саллы гына мәкаләсе чыкты. «Идел»нең тугызынчы санында Ркаил Зәйдулланың кереш сүзе белән бер көлтә шигырьләремне биргәннәр, котлаганнар. Фоат Галимуллинның зур гына мәкаләсе юбилей җиткәнне көтә бугай. Рашат Низамиев, интервью, дип йолкый. Бу зур шәхесләрнең иҗатыма уңай бәя бирүләрен мин үзем өчен бик зур мәртәбә дип саныйм. Шушы уңайдан Мәскәүдә (русча), Уфада шигырьләрем чыкты, «Мәдәни җомга»да, «Казан утлары»нда басылачак диләр. Билгеле, кәгазь сырлаган һәркем өчен бу зур шатлык. Ләкин,

Шатлыклар күп булса,

Кадере бетә,

Кайгылар күп булса,

Кабергә кертә.

Шуңа күрә берничә газета-журналдан баш тартырга туры килде. Тик «Безнең гәҗит»нең даими авторы буларак, укучыларның бу күп язучы абзыйның кем икәнен якыннанрак беләсе киләдер, бәлки, дигән уй килде.

Икенчедән, вакыт та аз калды, кемне борчырга? Борчу дигәннән, язарга теләүчеләр, шөкер, юк түгел. Хәнәфи Бәдигый хәйраннан, үзең турында мәгълүматлар бир әле, синең турыда язасы килә, дип тинтерәтә. Ләкин бу очракта минем иҗатыма иң зур тәэсир ясаган шагыйрь Равил Фәйзуллин искә төште. Ул үзенең берничә китабына кереш сүзне үзе язган иде. Чөнки һәркем үзе турында башкаларга караганда яхшырак белә, шкафында нинди скелетлар торганын да онытып бетерми. Ләкин бу очракта объектив булып калу кыен. Әле бер язучының китабы чыккан. Башкаларның тетмәсен теткән, ә үзе иң батыр, иң матур, иң акыллы… Бу китапны укыганда пычрак ерып барган кебегрәк тойгы туа. Шул хәлгә төшүдән, Аллаһым, үзең сакла.

Үз-үзенә: «Кем соң мин?» – дип сорау бирмәгән кеше сирәктер. Мин дә бу сорауга еш тукталам. Үземне яхшы белсәм дә, җиңел генә җавап бирә алмый азапланам. Мәсәлән, минем русча язылган бер мәкаләмә комментарийларда капма-каршы фикерләр ярылып ята иде. Бер анонимның бәясе: «А компромат Курбанова пахнет навозом, честное слово. Какая черная энергия, мелкое паскудство, которое и так надоело в татарской среде». Икенчесе бик зурлаган: «Спасибо Курбанову за статью. За гражданскую позицию, автору, отдельное спасибо. Благодаря людям с такой позицией, и существует мир…» Хәтта татарча да бар иде: «Рәхмәт сезгә Рифат. Ниһаять,Туфан абый кебек, үз сүзен фәнни, дөрес, курыкмыйча куштанланмыйча әйтеп бирүче бер ИР-АТ табылды». Ягъни, һәркемнең үз бәясе.

Хәзер дә җавап бирергә җыенмыйм. Бары форсаттан файдаланып, узган гомернең кайбер мизгелләренә тукталып үтмәкче булам. Ә укучылар бәяне үзләре бирерләр.

Шигырьләрне язу бер нәрсә, ә аларны халыкка тәкъдим итү бөтенләй икенче мәсьәлә. Чама белән бишенче класстан башлап шигырьләр язсам да, мин аларны кайда да булса басылырлык югарылыкта дип санамадым. Әле күптән түгел китапларымны актарганда Камил Мостафинның «Җыр сафка чакыра» дигән шигырьләр җыентыгы килеп чыкты. Аның беренче битенә «Яз бәйрәменә карата шигырь язу конкурсында беренче урынны алган 8«А» классы укучысы Корбанов Рифат бүләкләнә» дип язылган. Хәтта бу да мине үз көчемә инандыра алмаган. Чөнки Республиканың бер почмагына урнашкан кечкенә генә авыл малаена язучылар да, галимнәр дә буй җитмәс биеклектә рәвешләнеп, алар минем өчен бөтенләй башка дөнья кешеләре иде.

Шунлыктан, мин беркайчан да галим булырга да, шагыйрь булырга да хыялланмадым. Шигырьләрнең дә язганын ташлап бардым. Инде ташларга җыенган соңгы шигырьләремне очраклы рәвештә язучы Шаһинур Мостафин күреп, минем теләгемә каршы диярлек, бастырып чыгарды. Бу вакытта миңа 43 яшь, мин инде профессор, кафедра мөдире идем,

Бәлки, шуның белән беткән дә булыр иде. Әйтеп тордым: «Шаһинур, бастырма! Минем «железный Курбанов» дигән имиджым бар, моңа кеше ышанмаячак, алайса, менә бу «…теләсәң тезләнәм алдыңа» дигән юллар булган шигырьне булса да кертмә, минем тезләнмәгәнне беләләр бит». Шаһинур: «Бу корректура бит, иртәгә чыгачак», – диде. Мин: «Ватаным Татарстан» гәҗитендә чүп-чар бастырмаслар инде», – дип кул селтәдем.

Каршы булуымның тагын бер сәбәбе:

Шигырьдә алдап булмый шул,

Эчеңдәге тышыңда.

Курыксаң әйтер сүзеңнән,

Эчеңнән тик пышылда.

Миңа табигатьтән дә, әти-әнидән бик күп бирелгән булып чыкты. Санап тормыйм, озакка китә, җае килсә, язармын. Шуңа күрә янәшәмдә бик еш хөсетлекне тоеп яшәдем. Күп кешеләрне узарга туры килде. Билгеле, алар мине моның өчен мактамадылар. Шуңа күрә мундирымны бөтен төймәләренә дә төймәләп йөрергә тырыштым.

Күңелем йомшакка

Мин аны яшердем

Уйладым, саклармын,

Күрәсең, яшь идем.

Күңелем яшердем

Усаллык артына,

Хисләрем күрсәтмим,

һаман да тартынам.

Күңелем яшердем –

Усал сүз җитмәсен,

Күңеле керлеләр

Ат итеп җикмәсен.

Күңелем яшердем

Чыраем артына.

Чыраем түзә лә,

Тик күңел ярсына.

Күңелем яшердем –

Кыраулар алмасын,

Тик дуслар өзсеннәр

Күңелем алмасын!

Күңелем ачамын

Дусларга, якынга,

Тик алар өчен ул

Ак кына, пакъ кына.

Шуңа күрә академиядә минем шигырь язганымны белгән кешеләр булмады. Беренче тапкыр шигырьләремне бастыру минем өчен «душевный стриптиз», ягъни күңелемнең иң тирәндәге, иң яшерен хисләрен мәйданда чишендерүгә тиң иде.

Чыкты шигырьләр. Берничә көннән бер «яхшылык теләүче» килеп: «Рифат Җамалович, анда Корбанов акча түләп шигырь яздыра икән, дип сөйлиләр», – диде. Шулай буласын белә идем, ләкин «акча түләп» дигән сүзләр бик ярсытты. Чөнки

Гомер елгасында

Баткан чаклар булды,

Тик шулай да

Агымнарга ятып акмадым.

Тормыш булгач

Кара-аклар булды,

Тик шун(ы)сы хак –

Сатылмадым һәм дә сатмадым.

Шуннан үземә: «Корбанов, «а», дип әйткәнсең икән «б», дип тә әйтергә кирәк», – дидем. Шаһинур минем шигырьләр чыккан газета-журналлар күтәреп килә башлады. Без аларны матур гына «юа» идек. Күңел нечкәргәч, мин яңа шигырьләр укыйм. Шаһинур алып китә… Редакцияләргә шигырь күтәреп йөргәнем булмады. Берзаман Шаһинур: «Синең хәйран гына шигырьләрең тупланды, китап чыгарырга кирәк», – ди. Моңа да каршы булдым, минем уйда – фәнни китаплар. Шаһинур китапны, үзе мөхәррире булып, әвәләп чыгарды. Ул да булмады, 1998нче елның башы бугай, Шаһинур яңадан килгән:

– Язучылар берлегенә керергә гариза язарга кирәк.

– Шаһинур, кеше көлдермә инде, нинди шагыйрь булыйм мин. Минем ише эш арасында кәгазь сырлаучылар күп булыр ул. Әйдә, юк белән булышмыйк. Эшләрем дә күп.

– Сиңа рекомендацияне Илдар Юзеев үзе бирә. Ул теләсә кемгә рекомендация бирә торган кеше түгел. Рәдиф Гаташ та сине шагыйрь дип саный.

Уйга калдым. Илдар абыйны шагыйрь буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт итә идем. Шушы зур шәхес мине язучылар берлегенә тәкъдим иткәч, күрәсең, минем шигырьләрдә нәрсәдер бар.

– Ярар, алайса.

Язучылар берлегенә алыну бу өлкәдә эшләгән һәркем өчен зур мәртәбә, танылу. Күпләрнең хыялы. Берлеккә керәм, дип, әрсезләнеп йөрүчеләр дә аз түгел. Ә минем өчен бу ул вакытта уен гына иде. Балачакны исәпләмәгәндә, минем кәгазь, каләм алып, шигырь язам, дип, өстәл артына утырганым булмады. Кич, соң гына, ветеринария академиясенең клиникасы тынлыкка баткач, кайвакыт фәнни фикер каядыр килеп төртелгәч, кайвакыт дуслар килеп киткәч, музыка куя идем. Кинәт кенә күңелдән ниндидер моң ага башлый, ниндидер сүзләр. Аларны онытмаска тырышып, үзем өчен генә кәгазьгә терким. Билгеле, бу минем өчен эш түгел, ял гына иде. Бөтен җаным-тәнем белән, гөжләп, фән, укыту белән шөгыльләнгән вакыт. Мин иң яшь фән докторы, профессор, кафедра мөдире. Корбанов ректор була икән, дигән сүзләр йөри. (Чынлап та, язучылар берлегенә алынып ярты ел үтүгә, мин Татарстанның иң яшь ректоры булып сайландым.) Берлеккә алынып 1-2 ай үтүгә, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирделәр, ә миңа бары 46 яшь. Бу исемне гадәттә 60 тирәсендә бирәләр иде. Мин боларны ни өчен Язучылар берлегенә керүгә җиңелчә караганымны аңлатыр өчен генә язам. Минем әле ул вакытта, 50 яшь тулыр-тулмас яраткан эшемнән мәхрүм итәрләр, дип, уема да китергәнем булмады.

Аннан соң күп сулар акты.

Менә шулай җиңел генә килеп кергән шигърият, әдәбият, язучылар берлеге минем өчен иң кыен чакларымда төп терәк булыр дип кем уйлаган? Шулар аркасында тулы тормыш белән яшим. Форсаттан файдаланып, язучылар берлегенә, бөтен язучыларга (дусларымны санап чыксам, озакка китә) зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Зурламагыз –

Мин батыр түгел,

Хурламагыз –

Мин бахыр түгел!

Көнләшмәгез –

Мин бөркет түгел,

Өркетмәгез –

Мин көртлек түгел.

Юатмагыз –

Мин юаш түгел,

Елатмагыз –

Күңел таш түгел!

Сөйләнмәгез:

«Ул кеше түгел!»

Яратсагыз,

Мин – кече күңел!

Рифат ҖАМАЛ КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

bottom of page