top of page

Нурзадәнең зур сәхнәгә чыкканына да ун ел булган икән инде. 2006нчы елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим иткән иде ул. Быел менә унынчысын – юбилей тамашасын әзерләп йөри. Ун ел элеккеге һәм бүгенге Нурзадә турында җырчының үзе белән очрашып сөйләштек.

Башта ук шуны әйтеп куйыйм әле: репертуарында шаян җырларга өстенлек бирүче җырчы аралашканда да елмаеп-көлеп кенә тора. Үзе белән сәхнәдә (һәм сәхнә артында) булган кызыклы хәлләрне сөйләп, көлдереп алырга да оста ул. Шуңа күрә интервьюда «җырчы елмая, көлә» дигән ремаркаларны куеп торуны кирәк санамадым – сорауларга җавап биргәндә Нурзадәнең йөзеннән елмаю китмәгәнен күз алдыгызга китереп укыгыз.

           АРТИСТ БУЛЫР БУ, ДИГӘННӘР

– «Нурзадә җырчы булачак!» – дигән фикерне беренче булып кем һәм кайчан әйтте икән?

– Белмим шул, кем булды икән ул әй?! Якыннарым мине беренче чиратта биюче итеп күргәндер, мөгаен. Кечкенәдән сәхнәдә биеп йөрдем бит мин.

Мәктәпне тәмамлап чыкканда чыгарылыш альбомына укытучылардан фикерләр яздырдык. Рәфыйк абый исемле математика укытучыбыз бар иде. Бик кырыс, таләпчән иде ул. Укыган вакытта шактый орышкан, «берле»-«икеле»ләр куйган булса да, шул бердәнбер кеше альбомыма: «Нурзадә, синең зур сәхнәдә чыгыш ясавыңны күрәсе килә!» – дип язган булган икән. Ул вакытта укыган да онытылган инде. Күптән түгел авылга кайткач чыгарылыш альбомы кулга килеп керде дә шуннан гына искә төште әле ул.

  Мине, артист булыр бу, дип әйтәләр иде. Һәм үземне артист дип саныйм да. Музыкаль белем алдым дип мактана алмыйм, шулай да даими рәвештә вокал дәресләренә йөрдем. Сәхнәдә җырлап кына калмыйм, биим дә, сөйлим дә. Шулай булгач, артист була торганмындыр инде. Миннән: «Ни өчен театр артисты булмадыгыз?» – дип тә сораганнары бар.

– Чыннан да, ә ни өчен?

– Минем әни авылда оешкан халык театрының режиссеры иде. Шуңа күрә кечкенә вакытымда шактый спектакльдә уйнарга туры килде миңа, суфлер булып та йөрдем. Аннан соң пьесалар да укырга яратам. Менә хәзер «Яңа татар пьесасы» китапларын алып кайтып укый башладым әле.

Театр тормышымда билгеле бер урын алып торса да, ни өчен ул юлдан кереп китмәвемнең сәбәбен таптым. Мин бик нык индивидуалист. Хәтта фитнес үзәккә барсам да, төркем белән бергә шөгыльләнә алмыйм, миңа аерым дәрес кирәк. Ә театрда бит режиссер кушканча эшләргә, аңа буйсынырга кирәк. Ярый да үз концертларымда мин сценарийга төзәтмәләр кертә, программаны үзем теләгәнчә үзгәртә алам. Ә театрда алай түгел, бөтен коллектив белән бер дирижер – режиссер идарә итә. Мөгаен, артык индивидуалист булу сәбәпле театр артисты булып китмәгәнмендер дим мин.

– Артист сезнең һөнәрегезме, әллә хобби гынамы?

– Һөнәр инде ул. Шул кәсеп белән генә көн күрәм бит.

– Ә шушы һөнәрнең иң яратмаган ягы нинди?

– Яратмаганы димим, иң авыры – администратор булмау. Концертны оештыру эшен башыннан ахырына кадәр үзем башкарам. Эш финанс проблемасында да түгел, администратор вазифасына алынам дип торган кеше юк.

Ә барысын да үзең оештыру бик ялкыта. Администраторым булса, хәтта күбрәк тә эшләнгән булыр иде, дим. Мин, мәсәлән, бик теләп Актаныш районына барыр идем. Тик анда концерт оештыру өчен Казандагы бөтен эшемне ташлап чыгып китәргә кирәк. Бервакыт Илсөя Бәдретдинова белән сөйләшкәндә ул: «Шаклар катам сиңа, Нурзадә. Мин кайбер көнне концертымның кайсы авылда буласын да белмим, Илфак оештырганга барып җырлап кына кайтам. Син ничек түзәсең икән?» – дигән иде.

Бәлки, күпчелек татар артистларының һаман бер җирдә генә кайнавы шул администратор булмауга бәйледер дә. Тикмәгә генә администратор, продюсер кебек һөнәрләрне уйлап тапмаганнардыр инде.

«МИНЕ БИЕП ҖЫРЛАУ ТАНЫТТЫ»

– Ничек уйлыйсыз, башка артистлардан нәрсә белән аерылып торасыз? «Изюминка»гыз нәрсәдә?

– Мине сәхнәгә җыр белән биюне бергә алып чыгу танытты. Хәзер дә биеп җырлаган артистларны яраталар бит. Ә ун ел элек, мин сәхнәгә аяк кына басканда, ул яңа күренеш иде. «Яңа гасыр» телеканалындагы «Җиде йолдыз» тапшыруы өчен «Кояшым» дигән җырны яздырдык. Җырның башыннан ахырына кадәр биючеләр белән беррәттән биедем. Аннан соң номер барышында сәхнәгә кара тәнле егетләрнең чыгуы да тыңлаучыны җәлеп иткәндер.

– Ә хәзер кайсы җырыгызны аеруча яратып тыңлыйлар?

– Әле май аенда гына сәхнәгә алып чыгуыма карамастан, «Безнең җизни» дигән җырым бик популяр. «Вконтакте» сайтында шул җырның минусын сорап язучылар 40ка җитте инде. Тик әлегә көен кешегә бирә алмыйм, альбомымда да дөнья күрмәде бит әле. Менә күптән түгел клип төшердек – аны юбилей концертымда тәкъдим итәрбез, мөгаен. Клибы да чыккач, ул җырны яратып тыңлаучылар тагын да артачак – шулай сизәм.

– Исеменә караганда, шаян җыр булырга кирәк…

– Шулай. Май аенда «Җомга киче» концертында сәхнәләштерелгән номер итеп әзерләп күрсәттек. Халык бик ошатты, ята-ята көлделәр. Анда сәхнәгә эт чыга, ул бавына чуалып беткән, мескенем. Клибы да шундый ук шаян килеп чыкты.

Бу җыр махсус язылды бит. Бервакыт әни: «Җизниләр турында җырлар сирәк, берне яз әле», – дип әйтеп куйды. Ярар, мин әйтәм. Гөлфия апа Шакировага да шалтыратып әйттем.

Февраль аенда бер туганым шалтырата. Март башында җизнинең юбилее, онытма әле, ди. Ә минем җырым да әзер түгел! Тиз генә Гөлфия апага шалтыраттым. Җизнине сурәтләп бирдем, ул мыеклы, елмаеп кына тора, дим. Көен эчтән генә уйлап йөри башлаган идем. Шулай итеп, бик тиз арада гына туды ул җыр.

Шулай килеп чыкты: җизнинең юбилее буласы көнне мин туйда эшләргә тиеш идем. Җизнине шалтыратып котладым, килә алмыйм, дип гафу үтендем. Ә теләгем – сюрприз ясау: туйда тәнәфес вакытында тиз генә юбилейга барып, җизнине котлап теге җырны башкарып килү. Алып баручы Фәнис Кәлимуллин белән икебез генә белдек бу серне. Мине юбилейда күреп бөтен туганнар да бик гаҗәпләнде, сөенде инде – килә алмый дип уйлаганнар бит. Җизни турындагы җырны да бик ошаттылар.

– Шаян җырлар башкара торган Нурзадәне сәхнә артында да кызыклы хәлләр читләтеп үтмидер…

– У-у, андыйлар бик күп инде. Берничә ел элек «Ярамыйга карамый» дигән җырның репетициясендә булган хәл һаман исемдә. Бу номерда шундый урын бар: җырлаган хутка мин артка егылырга, ә биюче егетләр мине тотып калырга тиеш. Әйбәт кенә килеп чыга иде. Берзаман биючеләр алышынды. Репетиция вакытында, гадәт буенча, теге егыла торган урында тоттым да артка егылдым. Биюче егетләр мине тотып калырга кирәклеген онытканнар бит! Шап итеп идәнгә килеп төштем. Тынлык! Мин идәндә яткан килеш көлә башлагач кына биючеләрем дә миңа кушылды.

Шул ук көнне «Эх, карап торуларың»ны кабатлыйбыз. Анда бер биюче егет мине кочакламакчы була да мин аның кулы астыннан чыгып китәм. Биюче егет яңа, исендә калдырмаган, күрәсең. Кулы астыннан бөгелеп чыга гына башлавым булды маңгаема шалт итеп китереп бәрмәсенме! Миннән тизрәк котылырга ахры исәбегез, дип көлдем инде ул көнне.

«ЧЫРШЫ ДА, СӨЛГЕ ДӘ БИРӘЛӘР»

– Нурзадә, дүрт клибыгыз бар – барысы да шаян. Берәр салмак җырга төшереп карыйсы килмиме?

– Кайвакыт кеше: «Бу Нурзадә бер дә җитди була белми», – дия торгандыр инде. Алай түгел. Тормышта болай да мәшәкатьләр җитәрлек бит. Өч-дүрт минутлык шаян клип дәвамында булса да кеше бөтен борчуларын онытып торып, рәхәтләнеп ял итсен – мин менә шундый принцип буенча эшлим.

Гел шаян гына булмас, мин дә бүтән артистлар шикелле агачлар кочаклап, үләнгә ятып та бер клип төшерим дип, берне төшергән идек. Сиңа туры килми бу, диделәр. Шулай итеп, ул дөньяга чыкмый калды.

– Фанатларың арасында башкалардан аерылып торганнары бармы?

– Ба-ар. Биектау районы, Айбаш авылында яши торган Мөнәвәрә исемле әби, мәсәлән. Бер тапкыр концерт белән килгәч, грим бүлмәсенә керде ул, бизәнү әйберләремә кадәр тотып карады, мин сине бик яратам, ди. Аннары сәхнәгә чыгып чәчәк тә бүләк итте. Берәр елдан соң бу авылга кабат бардык. Әбиебез, без киләсен белгәч, йон башмаклар бәйләп куйган.

Гомумән, авыл кешесе бик ихлас ул. Чын күңелдән алкышлый, бүләген дә чын күңелдән бирә. Бер тапкыр кыш көне Алексеевск районының кайсыдыр бер авылына бардык. Авылда чәчәк таба алмагач, чыршы ботакларын сындырып алып кергәннәр иде.

Әлки районында бер абыйның сөлге бүләк иткәне бар. «Әле генә эштән кайттым, районга чәчәк алырга барып йөреп булмады – ачуланма, менә мин сезгә сөлге алып килдем», – ди. Чын күңелдән биргәч, ничек алмыйсың?!

– Быелгы юбилей концертыңда нинди «мөгез» чыгарырга җыенасыз?

– Концертның бер бүлеге тамашачы яратып соратып алган җырлардан торачак. Хәзер «Вконтакте»дагы төркемдә «Кайсы җырны яратасыз?» дигән сораштыру үткәрәбез.

Юбилей концертымда Фердинанд абый Сәләхов катнашачак. Ул беренче концертымда гына җырлаган иде, быел да килергә ризалык бирде менә. Башкортстаннан кунаклар килүе көтелә. Радик Динәхмәтов, Азат Тимершәех, яшь җырчылар да булачак. Үземә дә сюрпризлар күп булачак әле ул концертта – тамашачы турында әйтмим дә.

Тамашаны «Әрүгәйдә» төркеме алып барачак. Алар белән дуэт та яздырдык. Кыскасы, концертым һәрвакыттагыча шоу-тамаша рәвешендә үтәчәк. Яраткан тамашачымны 9-10нчы ноябрьдә 18.30да Тинчурин театры бинасында көтеп калам. Билет бәясен арттырмадым: 300дән 500 сумга кадәр.

– Димәк, быел Тинчурин театры бинасын сайларга булдыгыз?

– Кечкенә чагымда әни белән Казанга килдек. Хәзерге Тинчурин театры бинасында ул вакытта Камал театры урнашкан иде. Шунда сәхнәнең зурлыгын, өстәвенә әйләнә торган да булуын күреп, шаккаткан идем. Карале, монда зур үскәч тә килергә кирәк әле, дип уйлап куйганым хәтердә. Быел менә шул хыялны тормышка ашырырга булдым. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов якташым да бит әле. Аннан соң тамашачы театр бинасына аеруча яратып, үз итеп йөри. Андагы атмосфера да бик җылы бит.

– Авылга еш кайтасызмы, Нурзадә? Анда кемнәр бар?

– Әти белән әни икесе генә яшәп яталар. Атнага ике дә кайтыла, соңгы арада кайта алганым юк – ял көннәрендә дә эш килеп чыга. Ике көн рәттән эшләгәч, авылга кайтып ял итәсе килә. Йөзләгән кешене күрү, алар белән аралашу эмоциональ яктан бик арыта.

Ә рәхәтләнеп ял итә торган җирем – чит ил. Үзем йөзә белмим – үзем диңгезне яратам. Ярты көн буе диңгезгә карап, җырлап утыра алам – менә бу минем өчен ял. Тарихи урыннар буенча йөрергә яратам. Төркиягә барсам, татарча гына сөйләшәм. Беркайчан да «Мин Русиядән», – димим. «Мин Татарстаннан, Казаннан», – дим.

P. S. «Безнең гәҗит» белән берлектә Нурзадә концертына билетлар уйнатырга булды. Билетлы булу өчен Нурзадәне ун төрле яктан ачарга кирәк. Концертның тематикасы да шундый булачак. Ул җырчы, биюче, көй язучы… Тагын кем? Нурзадәнең тагын кайсы һөнәрен сәхнәдә күрсәтеп була? Менә шушы сорауга иң тулы җавап биргән өч кешене Нурзадә билет белән бүләкләячәк. Җавапларны beznen@mail. ru электрон адресына «Нурзадә» дип тамгалап, йә булмаса beznen.ru интернет сәхифәбездә шушы мәкалә астына 2нче ноябрьгә кадәр юлларга, ә сишәмбе көнне 2724217 телефонына шалтыратып әйтергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

bottom of page