top of page

Безнең Арчабыз зыялы шәхесләргә искиткеч бай. Шулар арасында үзләренең бөтен тормышын фәнгә багышлаган, Арчада тумасалар да, Арча белән нык элемтәдә булган яки әти-әниләре Арчаныкы булган шәһесләр дә шактый. Менә шундыйларның берсе – академик Мазһаров Әхмәт Мазһар улы. Аны да нәсел тамырлары Арчага алып килә. Шул турыда бу язмам.

Әхмәт Мазһаровның әнисе Рәкыйга 1908 елда Угез Елга авылында туа. Аңа 3 яшь булганда әтисе үлә, ә 8 яшендә әнисе дә вафат булып ул дөм ятим кала. Әтисе Хәйрулла шактый хәлле игенче була, кыш айларында дистәләгән олаулар белән Урал-Себер якларына барып, уңышлы гына сәүдә итә. Әнисе Рәбига исә шул төбәктәге мәшһүр зыялы нәселдән, ул һәр эшкә  сәләтле булуы белән аерылып торган. Хәтта, мәсәлән, ат җигеп эшләргә дә һәвәс булган.

Рәкыйганы дәү апасы Әсмабикә тәрбияләп үстерә. Ул искиткеч булдыклы, һөнәрле һәм зыялы, зур ихтыяр көченә ия булган мәгърур зат булган. Беренче ире үлгәннән соң, Әсмабикә үз улын һәм апасының кызы Рәкыйганы ияртеп Балтач районындагы Сәрдек авылы мулласы Кәрим хәзрәткә кияүгә чыга. Озакламый дөньяларның асты өскә килә. Үз тырышлыгы белән генә укып мулла булган игенче улы Кәримне бер гаепсез килеш атып үтерәләр, хатынын балалары белән урамга куып чыгаралар. Ә менә Әсмабикә бирешми, коточкыч авырлыкларны җиңеп, ятимнәрен аякка бастыра. Аның тәрбиясендә Рәкыйга чибәр, һөнәрле һәм зыялы кыз булып өлгерә. Рәкыйга үз вакыты өчен белемле кыз була. Ул гарәп, латин һәм кирилл графикасында укый-яза белгән. Үги әнисе аны Арчада рус мәктәбендә дә укытып ала. Шунлыктан ул русча җитәрлек дәрәҗәдә сөйләшә һәм яза-укый алган. Ул укырга яраткан, Тукай, Дәрдмән, Гафури шигырьләрен яттан белгән.

1928 елда аны Сосна мулласы дип даны таралган Хафиз хәзрәтнең улы Мазһарга кияүгә бирәләр. Бу рухи-әхлакый бердәмлектә корылган ифрат бәрәкәтле никах була. Биредә Мазһаровлар нәселенең Пенза якларыннан булуын әйтергә кирәк. Алар безнең якларга ничек килеп чыкканнар? Пенза якларында муллалар нәселенең дәвамчысы булган Мирхафиз Кайбелев 1865-70 елларда Казан артының данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә килеп, танылган мөгаллимнәрдә уку бәхетенә ирешә.Тырыш максатчан Мирхафиз Кышкар мәдрәсәсенең көчле шәкерте булып таныла һәм бу мәгълүмат Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волосте Сосна авылыннан чыккан Гомәр бай Якуповка барып ирешә. Ул Мирхафиз Кайбелевны 1882 елда Соснаның икенче мәхәлләсенә иман булып килергә күндерә. Аны икенче мәдрәсәгә мөдәррис итеп тә билгелиләр, шәп йорт салып бирәләр һәм хаҗ кылырга бару өчен ярдәм итәргә вәгъдә итәләр.

Мирхафиз Сосналар ышанычын аклый, мәхәллә халкы белән уртак телне тиз таба. Ныклы белеме һәм үз вазыйфаларына җаваплы каравы белән зур ихтирам казана. Мирхафиз хәзрәт 1913 елда хаҗ сәфәренә дә тәвәкәлли. Сәфәр 8 айга сузыла.24 яше тулган улы Мазһар әтисе хаҗда вакытта аны алыштыра, чөнки ул мәчеттә дә, мәдрәсәдә дә әтисен алыштырырлык дәрәҗәдә була.

Илдә тетрәндергеч вакыйгалар башлана. Кайбелевлар гаиләсенә дә тулысы белән эләгә бу газаплар. Сиксәнен тутырып килүче Мирхафиз хәзрәтне бөтен гаиләсе белән өйләреннән куалап чыгаралар, бар мал-мөлкәтен тартып алалар һәм гаилә күршеләр йортында гына сыену таба. Ләкин моның белән генә бетми. Аягында йөри дә алмаган Мирхафиз хәзрәт урынына аның икенче группа инвалид улы Мазһарны репрессия корбанына әйләндерәләр. Сосна, Шода мәктәпләрендә эшләп, сәләтле укытучы булып танылган Мазһар мөгаллимгә, гәрчә ул заманда укытучыларга зур кытлык булса да, фәкать Вологда  лагерьлары гына лаеклы табыла.

Гаиләләре өчен иң авыр шушы чорда Кайбелевлар яшь буынның фамилиясен  Мазһаровка алыштыралар. Мөгаен, бу адым күрәчәк михнәтләрне чикләү теләгеннән чыгып эшләнгәндер.

Бер игелекле кеше Вологда лагеренда Мазһар хәзрәтне урман кисү отрядына язудан, димәк үлемнән саклап кала, сәламәтлеген сәбәп итеп, хәтта лагерьдан иреккә чыгарга да ярдәм итә.

Мирхафиз хаҗи 1934 елда вафат була. Йортсыз да, мал-мөлкәтсез дә,эшсез дә калган Мазһарны “налогын түләмәгән өчен” дип кабат төрмәгә утырталар. Мазһар  монысыннан да исән-имин котыла.

Лагерь, төрмә газапларын узып, гаилә бергә җыелгач, Мазһар хәзрәт белән Рәкыйга абыстай 1937 елда кыз  бала Сәлманы, 1943 елда ир бала Әхмәтне алып кайталар. Биредә тагы бер тукталыш ясап алырга кирәк дип саныйм. Әхмәт Мазһаровның паспортында аның 1943 елның 1 январенда Арча районы Сосна авылында туган дип язылган. Менә шушы язма мине Әхмәт Мазһаровның тормыш юлын өйрәнергә этәрде дә.

Ә бу турыда мин дипломат, Көнбатыш телләр белгече,Евразия халыкара экономик академиянең член-корреспонденты Йолдыз Халиуллинның “На стыке двух тысячелетий” китабыннан укып белгән идем.

Шулай итеп Кайбелев-Мазһаровлар гаиләсендә өч бала үсеп килә.  Аларның кечесе Әхмәт Сосна  һәм Балтач мәктәпләрен яхшы билгеләренә генә тәмамлап  Казан химия – технология  институтына укырга керә, нефтехимия  белән кызыксына һәм институтны уңышлы тәмамлаганнан соң үз теләге белән катлаулы технологик цехта гади эшче-оператор булып эшли башлый, 2 елда цех башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1970 елда Мәскәү  химия-технология институтының кафедра мөдире  профессор Н.Н. Лебедев чакыруы буенча Мәскәүгә барып углеводородны күкерттән чистарту юнәлешендә белемен арттырып, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсендә Казанга ВНИИУС-фәнни институтка лаборатория мөдире  булып кайта, тиздән аны директорның фәнни  эшләр буенча урынбасары итеп куялар  һәм соңрак директор булып сайлана.  Әхмәт Мазһаров техник фәннәр докторы, профессор, ВНИИУС – Бөтен Россия  углеводород  чималы  фәнни-тикшеренү институты директоры, 1992 елдан академик, 2006-2014 елларда ТР фәннәр академиясе президенты. Ул 200дән артык патент авторы, шуның 6 сы  рәсми рәвештә АКШта, Алманиядә һ.б. илләрдә беркетелгән. Мазһаров технологияләре нигезендә Россиядә 40 газ, бензин һәм суларны күкерт кушылмаларыннан чистарту җайланмалары эшләнгән. Ул дөньяда беренче булып нефтьне чистарту-демеркаптанизация процессын уйлап тапкан һәм промышленность масштабында эшләтеп җибәрүче галим (ул процесс “ДМС процессы дип атала).

Әхмәт Мазһаров Россия һәм Татарстан хөкүмәтенең һәм дәүләтебезнең күп санлы премияләре иясе. Ул Татарстанның атказанган химигы.

Без үзебезнең Үгез-Елга кызы Рәкыйга абыстайның улы Әхмәт Мазһаров белән чиксез горурланырга тиеш дип саныйм. Ул үзе дә аның нәсел җепләре Үгез-Елга авылына алып кайтуын инкарь итми.  Хәтта минем сизүемчә, ул сөенде дә, дулкынланды да. Минем “Арча зыялылар” китабы белән танышкач, ул үзенең “Дорогой созидания” китабын “Хөрмәтле якташыбыз Ринат әфәндегә изге теләкләр белән академик Әхмәт Мазһаров” дип имзалап  миңа бүләк итеп җибәрде.

Ринат Фазлыйәхмәтов

Чыганак: http://arskmedia.ru

bottom of page